Илназ Гарипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илназ Гарипов latin yazuında])

Илназ Гарипов - автор-башкаручы

Файл:Илназ Гарипов.jpg
Илназ Гарипов - автор-башкаручы 1987 елның 2 ноябрендә Казан шәһәрендә туган

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Гарипов Илназ Искәндәр улы 1987 елның 2 ноябрендә Казан шәһәрендә дөньяга килә. Гаиләләре белән берничә ел Казанда яшәгәч, алар әти-әнисенең туган ягы Арча районы Хәсәншәех авылына кайтып төпләнә. 1 сыйныфка Илназ Хәсәншәех мәктәбенә укырга килә. Мәктәп тарихына актив, тәрбияле укучы, иҗади бәйгеләрдә җиңүче, КВН командасының алыштыргысыз уенчысы буларак кереп кала. Мәктәпне тәмамлагач, ул Арча педагогия көллиятенә укырга керә. Анда музыка укытучысы һөнәрен генә үзләштереп калмый, “Арча егетләре” ансамблендә җырлап-уйнап белем, тәҗрибә туплый. “Арча егетләре” ансамбленең данлыклы җитәкчесе Марсель Фәйзрахмановның биш ел дәвамында ярдәмчесе булып тора. “Арча егетләре” сәхнә өчен, гомумән төрле яклап кешенең шәхес булып өлгерүенә зур этәргеч бирде”,- дип саный Илназ.
Шул ук вакытта “Арча” радиосында “Музыкада кунакта” тапшыруы алып бара.

Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арча педагогия көллиятен уңышлы тәмамлый, музыка укытучысы белгечлеге ала. Бүгенге көндә ике югары белеме бар: музыка буенча һәм юридик белем.

Музыка өлкәсендә эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар эстрадасына Илназ Гарипов “Әйтче, сөеклем” һәм “Ятим бала” кебек җырлары белән керә.
2009 нчы елның августында Илназ Гариповның “Яшьлек микән…” исемле 16 җырдан торган беренче җыр җыентыгы дөнья күрә. Икенчесе “Миңа барыбер” дигән исем астында 2014 елда чыга, анда 17 популяр җыр тупланган.
2012 елда беренче булып “Өннәремдә көткән хыялым” җырына клип чыга.
2015 елның 22 февралендә Казанның филармония концертлар залында беренче концертын тәкъдим итә. Илназ үзе алып баручы, җырчы, фокусчы, төрле уен коралларында уйнау осталыкларын күрсәтә.
Илназ Гарипов күбрәк яшьләр стилендә җырлый, җырлары радио-телевидениедән еш яңгырый. Илназның һәр иҗат җимешен яшьләр сагынып көтеп ала.
2013 ел – “Барс Медиа” продюсерлык үзәге, “Татар Радиосы” радиостанцияләр челтәре һәм “TMTV” телеканалы оештырган “Татар җыры 2013” фестивалендә “Яшьләр проекты” номинациясендә «Алтын барс» премиясе лауреаты. 2015 ел – “ТМТV” татар музыкаль премиясе лауреаты.
ТМТV телеканалында “Шоубез” тапшыруы алып баручысы.
Бүгенге көндә Илназ актив иҗади эшчәнлекне алып бара, җырлый, музыка яза, аранжировкалар ясый, татар дискотекаларында күп чыгыш ясый. Аны яшьләрнең бик кубесе яратып тыңлый. Бу, әлбәттә, аңлашыла — Ильназның җырлары мәгънәле, моңлы, йөрәккә үтеп керерлек.

Җырлар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“Ятим бала”,”Кызлар”, “Сөеклем”, ”Өннәремдә көткән хыялым”, “Югалттым яратып”, “Яратам, бетте-китте”, “Син бит ул”, “Ялгышма”, “Авылымнан килми китзсем”, “Авылым сабантуйлары”, “Әйе Яратам! Ә Син?”, “Син минем сонгы тукталышым”, “Миңа барыбер”, “Кайтам Хәсәншәехка”, “Гашыйк булып үтсен гомерләр”, “Әй чабабыз”, “Туй”, “Абзый” һ.б.

Музыкаль клиплар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

”Өннәремдә көткән хыялым”, “Миңа барыбер”, “Яратам, бетте-китте”, “Ялгышма”, “Ярат син”, “Әй чабабыз”.

Искәрмәләр

  1. https://kurshe.ru/ilnaz-garipov
  2. http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ilnaz-garipov-khsnshekhk-ze-ukygan-mktpk-ochrashuga-kaytty