Иске Кырлай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Кырлай latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иске Кырлай
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Арча районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 317 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422021
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Старый Кырлай

Иске КырлайТатарстан Республикасының Арча районындагы авыл. Иске Кырлай авылы район үзәге Арча шәһәреннән 12 чакрым ераклыкта урнашкан.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422021.

Тирә-юнь[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Кырлай тирә-юнендә елга-инеш, чишмәләр күп. Балта, Борау, Шалтыравык, Әпек, Карлыган елгалары суларын Иягә коялар. Әпек, Зират, Кырлай чишмәләре дә, әйләнә торгач, Ия суына килеп кушылалар. Иске Кырлайның данлыклы Изге чишмәсе һәм алма бакчасы бар. Изге чишмәне махсус карап торучы кеше юк. Ләкин аннан су алган һәр кеше аны үзенчә чистартып һәм тазартып китә.

Элек авылның алма бакчасы тирә-юньдә дан тоткан, аны саклау өчен махсус каравылчы булган. Хәзер бу бакчага игътибар юк, ләкин алмагачлар һәр яз саен чәчәккә күмеләләр һәм тирә-юньгә хуш ис таратып утыралар.

Авыл янындагы Мүксаз дип йөртелгән сазда мүк үсә. Өй салганда халык бу саз мүгеннән файдаланган. Аю сазы тирәсендә элекке заманнарда калын урман булган, аюлар да очраштырган. Авыл янында Әкәй өсте дип йөртелгән тау бар.

Иске Кырлай авылы тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Кырлай — күчеп килгән авыл. Ул элекке заманнарда Казанга 40 чакрымда, хәзерге Чыпчык станциясеннән 9 чакрым уңдарак урнашкан булган. Явыз Иван Казанны алгач, урыс алпавыты үз крестьяннарын алып килеп, Кырлайга терәп урыс авылы салдырган, җирен-суын басып алган, халкын җәберләгән, чукындырырга тырышкан. Шуңа чыдый алмыйча, авыл халкы Кырлай авылын хәзерге урынга күчергәннәр. Кырлайның элекке урынында хәзер Күкләү (Хохлово) дигән урыс авылы утыра, диелә.

Казан губерна статистика комитеты гамәли әгъзасы И. А. Износков тарафыннан төзелеп, 1885 елда Казанда басылган «Список населенных мест Казанского уезда с кратким их описанием» дигән китапта Чыпчык волостена багышланган өлешендә, 11 битендә болай дип язылган: «Хохлово. Кырлай. Введенская». Болар Хохловоның 19 гасырдагы рәсми исемнәре. Элек Хохлово урынында Кырлай исемле татар авылы булган. Иске Кырлай һәм Хохлово авылы картларының сөйләгән риваятьләре бу сүзләрнең дөреслеген расларга һәм Иске Кырлай тарихын тагын да ачыкларга ярдәм итте.

Урыс патшасы Явыз Иван гаскәрләре 1552 елның 2 октябрендә Казанны алып, җимерәләр, халкын кырып, кол итмәкче булалар. Шундый гарасаттан соң урыс хөкүмәте Казан ханлыгы, аның барлык халкы үзенеке булды дип ышана. Хәзер күбрәк ясак җыярга һәм хакимлек итәргә генә калды дип уйлый. Ләкин хәл башкача була. Урыс патшасы татарның дәүләтен кире кайтарырга дәрте һәм кодрәте, көрәше сүрелмәячәкне аңламый.

Рус патшасы идеологлары җирле халыкны православие диненә күчерү белән буйсындырып булыр дигән карарга киләләр. Шулай итеп православие рус дәүләтенең башка дәүләт һәм халыкларны талау коралына әверелә. Казан ханлыгы халкын бастыруда чукындыру аркылы урыслаштыру төп сәясәт итеп алына.

1557 елдан башлап татар җирләрен өләшү башлана. Иң яхшы җирләр патшага, аның наместнигына, 1553—1557 еллардагы сугышларда катнашкан урысларга, чиркәү-монастырьларга, патша ягына чыккан хыянәтчеләргә, боярларга, чукынучыларга бирелә. Дворяннарга гына да бер ярым миллион дисәтинә җир өләшелә. Казан ханлыгы җирләренә гаскәрләр, чукындыручылар артыннан урыслар агыла башлый. Аларны чуваш, татар, чирмеш, ар халыклары корал белән каршы ала. Ике яктан да корбаннарның иге-чиге булмый.

Казанны алу һәм аннан соңгы 1553—1557 еллардагы сугышлардан соң, Казан тирәсеннән татарлар куылып, авыллары җир белән тигезләнгәч, Кырлай Казан ягыннан килгәндә, беренче татар авылы булып, чик буенда калган. Шунысы билгеле, урыс гаскәрләре Арчаны алырга барганда, авылга да «тиеп» узганнар, бу чакта Кырлайның күп кешеләре һәлак булган.

XVI гасыр ахырында бу җиргә Нижний Новгород помещигы Хохлов килә. Ул Кырлай авылына терәтеп, үзенең крепостнойлары өчен Хохлово авылын салдыра. Урыс арасында калган Кырлай халкының чукынмыйча калуы гаҗәп зур батырлык. Чөнки чукындыруны архиепископ Гурий коточкыч алымнар белән үткәрә. Авылга чукындыручылар килә. Чукынучыларга акча, кием, эчемлек бирәләр. Карышучыларны карательләр кыйный, җәзалый, үтерә. Чукынмаучыларны җәзалар өчен кибән зурлыгында учаклар яна, казаннар кайнап, табалар кызып тора. Үлем куркыта — чукынучылар була. Ләкин алар христиан динен алган булып кыланалар да, яшерен генә үз диннәрен тоталар. 1591 елда Казан архиепискобы Гермоген яңа чукынганнарның мөселманнар белән аралашып яшәве, ислам динен тотулары турында хөкүмәткә әләк яза. Моңа җавап итеп, патша Федор Ивановичның 1583 елның 18 июлендә дәһшәтле указы чыга. Христиан динен тотмаучы керәшеннәргә карата иң каты чаралар күрергә кушыла. Андыйларны «төрмәгә утыртырга һәм кыйнарга, тимер һәм чылбыр белән богауларга» әмер бирелә. 1681 елның маенда патша татар морзаларын чукындырырга, ә чукынмаганнарнын җирләрен алырга дигән указ чыгара. Морзаларга чукыну өчен ярты ел вакыт бирелә. Петр I заманында исә чукындыру һәм татарларны җәберләү тагын да көчәя. XVII гасыр ахырында, Кырлай янындагы Хохлово авылы помещик Озеровка күчә, ул яңа крепостнойлар китерә, авыл зурая. 1704 елда ул Хохловода зур чиркәү салдыра. Килмешәкләрдән Кырлай халкы зур җәбер-золым күрә — балаларын урлап алып китеп чукындыралар, мәчетләрен җимерәләр, зиратны мәсхәрәлиләр, авылга дуңгызлар кертәләр. Менә шундый шартларда урыс авыллары уртасында калган Кырлай авылы мөселманнарының хәле искиткеч авыр була. Моның өстенә 1744 елның язында чукынудан баш тарткан авылларны урыныннан сөрү компаниясе башланып китә. Власть вәкилләре, солдатлар язгы чәчү башланыр алдыннан авылга килеп, халыкны куа башлыйлар. Ирләрне кулга алалар, хатын-кызларны кырга чыгармыйлар. Чәчү вакыты үтә, кырлар буш кала, ачлык башлана. Җирсезлектән, чукындырудан, вөҗданын мыскыл итүдән гаҗиз булган Кырлай халкы туган-үскән җирен, Болгар заманыннан ук яшәгән изге туфрагын, бабаларының изге зиратларын калдырып, яңа җиргә күченергә карар итә. Бу 1744—1745 еллар тирәсендә булырга тиеш. Чөнки, тарихи документлар буенча, Пугачев сугышы вакытында Хохлово авылы янында Кырлай авылы булу турында мәгълүмат юк инде. Казансуның түбән агымын тулысынча урыс килмешәкләре контрольдә тота. Авыл җыены җыеп, урын карарга берничә кешене чыгарып җибәрәләр кырлайлылар. Юлчылар Себер юлы буйлап Казансуның югары агымына таба күтәреләләр. Себер юлыннан читкәрәк китик, тынычрак булыр дип, Кырлай кешеләре Казансу кушылдыгы булган Ия суы буйлап юлларын дәвам итәләр. Түбән Мәтәскә һәм Югары Мәтәскә исемле мөселман авылларын узгач, шактый зур урман. Урман бетүгә, Ия суы ярларында чишмәләр челтерәп аккан матур урыннар башлана. Яр буйларында урман-кырлары да бар. Берсеннән-берсе ерак түгел ике зират та күренә. Димәк, элек бу урында авыл булган. Кая киткән бу авыл? Хәл болай була: 1555 елларда рус миссионерлары гаскәр белән Әзәк авылын чукындырырга килә. Әзәк халкы каршылык күрсәтә, аларга ярдәмгә тирә-як авыллардан да кешеләр килә. Әзәк беләң Иске Иябаш арасындагы коры елга буенда урыс гаскәре белән сугыш була. Бик күп кан коела, кан елга булып ага. Шуның өчен халык бу елганың исемен Кан елгасы дип атаган. Миссионерлар Әзәк авылын шулай чукындыралар. Ә Иске Иябаш авылы буйсынмый, аларны бары тик 1740 елда гына чукындыра алалар. Әзәктән түбәнрәк, хәзерге Кырлай урнашкан урындагы авыл халкы да баш бирми. Ләкин урыс отрядлары кабат килеп кыерсыта башлагач, бу авыл халкы илен, җирен ташлап, Ык буена китә. Авыл китә, исеме дә онытыла, истәлек булып зират кына кала. Күп еллар үткәч, бу авыл урынына арлар ки-леп утыра. Алар зиратны яр буена ясаганнар. Ләкин урманнар сирәгәйгәч, алар да икенче тарафларга күченеп киткәннәр. Шулай итеп, бу җирдә ике зират кына кала. Кырлай кешеләренә бу урын бик ошый. Авылга кайтып, халыкка сөйлиләр. Халык күчәргә риза була. Зур кыенлыклар белән, шушы урынга барып урнашыр өчен, властьлардан рөхсәт алына. Күченү авыр, газаплы була. Башта землянкаларда торалар. Аннан берәм-берәм өй салып чыгалар. Берничә елдан авыл тернәкләнә башлый. Акрынлап авыл ныгый, халкы арта бара, тормыш җайлана башлаган кебек була. Соңга таба Кырлай кешеләренең бер төркеме күчеп, Ия суы башында Яңа Кырлай авылына нигез салалар. Бераздан Көек авылының нигезе корыла. 1880 еллар тирәсендә Иске Кырлай һәм Мөндеш авылы кешеләре башкорт иле тарафындагы Аксун, Шаран якларына барып, Айдагол авылына нигез салалар. Ул авылга Иске Кырлайдан 33 ир-ат һәм 17 хатын-кыз күчеп китә. 1870—1871 елларда Түбән Әзәк, Югары Әзәк, Иске Иябаш авыллары тулысы белән Ислам диненә кире кайта. Керәшен чорының истәлеге булып «Кан елгасы» дигән атама, керәшен зиратлары гына торып кала. Үзеннән өч авыл бүлеп чыгарса да, Иске Кырлай 1885 елда 2 мәчетле, 91 хуҗалыклы, 611 кешеле таза гына авыл була. Аның 1116 дисәтинә җире булган. Халыкның төп һөнәре игенчелек, терлек асрау. Көзен-кышын Кырлай халкы тула, киндер сугу өчен , кылыч бәйләп сата. Сәүдә белән шөгыльлә-неп, баеп китүчеләр дә була. Әйтик, Камали хаҗи исемле Кырлай кешесе Троицкий ягына күчеп, зур бай булып, гомере буенча кое казатып, юл-күперләрне, зиратны тәрбия итеп тору өчен авыл халкына ярдәм итеп, акча биреп торган. XIX гасыр ахырында авылда мәдрәсә ачыла. 1915 елда анда укытырга алдынгы фикерле җәдитче мөгаллим, шагыйрь Кыям Юлдашев килә. Революциядән соң Иске Кырлайда беренче совет мәктәбен дә ул ача.

Кырлай халкы үзенең элекке урынын беркайчан да онытмаган. Ул халык күңелендә риваятьләр булып сакланган. Аларда сөйләнгәнчә, Пугачев явы авылга якынлашкач, Кырлай ирләре аның янына барып, Хохлово алпавытының элек Кырлай халкын ничек җәберләвен сөйлиләр. Пугачев, Хохловога үзенең сугышчыларын җибәреп, алпавытның мөлкәтен алдыра. Тагын бер кызыклы мәгълүмат бар. Кырлай халкы хәзерге, яңа урынга күчеп киткәч, Хохловога бәла-каза еш килә. Башта мал үләте чыгып, терлек-туар кырыла. Берничә елдан кеше үләте чыгып бик күп халык үлә. Өстәвенә авылда бер-бер артлы зур янгыннар чыгып, мал-мөлкәт күккә оча. Урыс картлары моны үзләренчә юрыйлар: «Безне Кырлай кешеләре каргап китте, картларын алып килеп, дога укытыйк нигезләренә»,— диләр. Шулай эшлиләр дә. Берничә урыс Кырлайга килеп, ялынып-ялварып картларны Хохловога алып китә. Картлар урысларның сүзләрен тыңлап, ата-бабаларының изге зиратына барып, дога укып кайта. 1860 елга хәтле Хохлово кешеләре Кырлай картларын шулай ел саен дога укырга килеп ала торган була.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]