Флорид Бүләков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Флорид Бүләков latin yazuında])
Флорид Бүләков
Флорид Бүләков
Туган телдә исем Флорид Миңнулла улы Бүләков
Туган 23 февраль 1948(1948-02-23)
Олы Шады, Мишкә районы, БАССР
Үлгән 18 гыйнвар 2015(2015-01-18) (66 яшь)
РФ, БР, Уфа
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ→РФ
Һөнәре драматург
Җефет Светлана
Ата-ана
  • Миңнулла (Миңнемулла) (әти)
  • Сәния (әни)
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1994)
РФ дәүләт премиясе
БАССР атказанган сәнгать эшлеклесее (1993)
Сайт http://buljakov.ucoz.ru/index/0-2

Флорид Бүләков (Флорид Миңнулла улы Бүләков) – язучы, драматург. Башкортстанның халык язучысы (2013). РФ дәүләт бүләге иясе (1995). Салават Юлаев премиясе лауреаты (1994)

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елның 23 февралендә БАССР Мишкә районы Олы Шады авылында туган. Мишкә урта мәктәбен, Стәрлетамак мәдәният-агарту укуханәсен, Уфа мәдәният институты курсларын, Бөре педагогия институтын тәмамлаган.

Төзүче, авыл укытучысы, музыкант булып эшләгән. Этнография бию ансамбле оештырган. Озак еллар район газетасында, республика газеталарында эшләгән. Совет Армиясендә төзелеш батальонында, аннары Мангыштауда хәрби оркестрда хезмәт итә. Ишембайда «Советская Башкирия» газетасының үз хәбәрчесе була.[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мангыштауда хезмәт иткәндә проза белән мавыга. «Гөлнара» повестен яза. Утыздан артык пьеса авторы. Беренче куелган пьесасы – Стәрлетамакта рус драма театрында куелган «Ширбәт ае» пьесасы. Әсәрләре Уфа, Владимир, Иркутск, Екатеринбур, Хабарау, Киров, Пенза, Казан, Махачкала, Черкесск, Якутск, Улан-Удэ, Алма-Ата, Целиноград, Брест, Чернигов, Тамбов, Киров, Тубыл, Ырынбур театрларында уйналган. Пьесалары «Современная драматургия» альманахында, ССРБ , АКШ журналлларында басыла. 3 кинороман язган. Уфаның БСТ каналында «Ай кызы» сериалы, «Аркайым сере» минисериалы төшерелгән. Салават Низаметдиновның «Мәхәббәт йолдызы» рок-операсының либретто авторы.[2]

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ширбәт ае (1989)
  • Татак, талак (1989)
  • Атылган өер (1989)
  • Онытылган дога (1994)
  • Бибинур,ах,Бибинур (1995)
  • Таштугай (1996)
  • Ярангөл (1997)
  • Дала кыйссасы (1997)

Г. Камал театры Ф. Бүләковның «Әбиләргә ни җитми», «Go! Баламишкин» әсәрләрен сәхнәгә куйды. Әлмәт, Минзәлә театрлары аның күп әсәрләрен сәхнәләштерде.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БР халык язучысы (2013)
  • РФ дәүләт бүләге (1995) – «Бибинур,ах,Бибинур» (1995) спектакле өчен
  • Салават Юлаев премиясе (1994)- «Онытылган дога» спектакле өчен
  • БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993)

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
  2. Антология поэзии Башкортостана. Уфа, 2007.(рус.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]