Салават Фәтхетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салават Фәтхетдинов latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Салават Фәтхетдинов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Салават Зәки улы Фәтхетдинов

Туу көне

10 гыйнвар 1960(1960-01-10) (64 яшь)

Туу урыны

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, БАССР, Тәтешле районы, Аксәет

Эшчәнлек еллары

1989 - х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы ССРБРоссия байрагы Россия Федерациясе

Һөнәрләр

спорт узышчысы, җырчы

Жанрлар

эстрада

Псевдонимнар

Салават абый

Коллективлар

«Салават» җыр театры

Бүләкләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеМуса Җәлил премиясе - 2003

РФ атказанган артисты - 1991Татарстанның халык артисты - 1995 Башкортстанның халык артисты - 2019
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены - 2020
II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале
II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале
Халыклар дуслыгы ордены (Башкортстан) - 2022

Салават Зәки улы Фәтхетдинов (1960 елның 10 гыйнвары, Аксәет, Башкорт АССР) — җырчы, Татарстанның (1995) һәм Башкортстанның (2019) халык, Россия Федерациясенең атказанган (1991) артисты, автоузышлар буенча халыкара класслы спорт мастеры. Муса Җәлил премиясе һәм Тукай премиясе лауреаты. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының мактаулы профессоры (2017)[1]. Чистай (2020) һәм Казан (2020) шәһәрләренең мактаулы ватандашы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елның 10 гыйнварында Башкортстан АССРның Тәтешле районы Аксәет авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак мәдәни агарту училищесында (хәзерге Башкорт җөмһүрият мәдәният һәм сәнгать колледжы) белем алган, берничә ел клуб мөдире булып эшләгән. Аннары Казан мәдәният институтының режиссерлар әзерләү бүлегенә укырга керә һәм 1989 елда тәмамлый. Шул ук елны «Татар җыры-89» конкурсы лауреаты була. Салаватка «Россия Федерациясенең атказанган артисты», «Татарстан Республикасының халык артисты» исемнәре бирелә, Тукай премиясе һәм Муса Җәлил премиясе лауреаты була. Моннан тыш, ул гер спорты буенча спорт мастерына кандидат, автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры титулларына да ия.

1993 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетының театр, кино һәм телевидение факультетында актер осталыгы педагогы булып эшли; театр иҗаты кафедрасы профессоры (2013)[2].

2002 елдан ― Казандагы «Салават» яшьләр үзәгенең сәнгать җитәкчесе.

2021 елның мартында Татарстан мәдәният министры киңәшчесе итеп билгеләнгән, әлеге вазифаны җәмәгать башлангычында башкара[3].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — Ләйсән, улы — Рөстәм, килене Рузия[4]. Кызлары — Лиана һәм Алина, кияүләре — Фердинанд һәм Марсель, оныклары — Хаят, Рәйхан, Жаннет.

Дискографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • (2019) 31 сезон — «Мин яратам сине...»
  • (2018) 30 сезон — «Күңел көзгесе»
  • (2017) 29 сезон — «Сагынам…»
  • (2016) 28 сезон — «Һәр кешенең үз чоры, һәр заманның үз җыры»
  • (2015) 27 сезон — «XXVII сезон»
  • (2014) 26 сезон — «Икенче 25 еллыкның беренче сезоны»
  • (2013) 25 сезон — «Беренче юбилей»
  • (2012) 24 сезон — «24 ел сезнең белән!»
  • (2011) 23 сезон — «Уйланырга урын бар әле…»
  • (2010) 22 сезон — «22 ел сезнең белән!»
  • (2009) 21 сезон — «И туган тел, и матур тел…»
  • (2008) 20 сезон — «20 ел сезнең белән!»
  • (2007) 19 сезон — «Салаватта кунакта»
  • (2006) 18 сезон — «Әлегә соң түгел»
  • (2005) 17 сезон — «Арыганчы җырлармын — туйганчы тыңларсыз!»
  • (2004) 16 сезон — «Күгәрчен»
  • (2003) 15 сезон — «15 ел сезнең белән!»
  • (2002) 14 сезон — «Соңлама»
  • (2001) 13 сезон — «Яшьлегем кырыкта»
  • (2000) 12 сезон — «Сезгә илтә юлларым»
  • (1999) 11 сезон — «Эх, каласы иде яшьлектә»
  • (1998) 10 сезон — «10 ел бергә!»
  • (1997) 9 сезон — «Дуслар булса кайгырма»
  • (1996) 8 сезон — «Мин яратам»
  • (1995) 7 сезон — «Соңгы мәхәббәт»
  • (1994) 6 сезон — «Куңелеңә авыр алма»
  • (1993) 5 сезон
  • (1992) 4 сезон
  • (1991) 3 сезон
  • (1990) 2 сезон
  • (1989) 1 сезон

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Сираҗи сүзе», 2017 ел. № 16, 12-нче бит.
  2. Фатхутдинов Салават Закиевич. 2021 елның 23 май көнендә архивланган. kazgik.ru
  3. Салават Фатхетдинов стал советником министра культуры Татарстана. ИА «Башинформ», 2.03.2021 года(рус.)
  4. Сын Салавата Фатхутдинова женился. Татар-информ, 13.08.2022
  5. Ләйлә Аралбаева. Радий Хабиров в профессиональный праздник вручил звания лучшим работникам культуры. ИА «Башинформ», 25.03.2019
  6. Салават һәм Чистай. «Безнең гәҗит», 2020 ел, 28 февраль, 2нче биттә
  7. Салават Фәтхетдинов «Татарстан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде. tatar-inform, 12.06.2020
  8. Марат Ишкильдин. Салават Фатхутдинов и Сергей Зайцев получили звание «Почетный гражданин Казани». Татар-информ, 16.06.2020(рус.)
  9. Путин подписал указ о награждении пяти татарстанцев. Татар-информ, 12.05.2021
  10. Радий Хабиров в День работника культуры наградил выдающихся представителей отрасли. ИА «Башинформ», 25.03.2022

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]