Илдус Садыйков
Внешний вид
Илдус Садыйков | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Илдус Харис улы Садыйков |
Туган | 28 ноябрь 1932 Красноярск крае Төньяк-Енисей районы Вельмо-2 |
Үлгән | 25 сентябрь 2001 (68 яшь) Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан милли тикшеренү технология университеты |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Валентина Николаевна |
Балалар | улы Ринат, кызы Эльмира |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() |
Илдус Садыйков | |
---|---|
![]() | |
Вазыйфада 1983 ел – 1985 ел | |
Аңа кадәр | Гомәр Усманов |
Дәвамчысы | Минтимер Шәймиев |
Туган | 28 ноябрь 1932 Вельмо[d], Төньяк Янәсәй районы[d], Красноярск крае, СССР |
Үлгән | 25 сентябрь 2001 (68 яшь) Казан, Россия |
Белем | Казан милли тикшеренү технология университеты |
Илдус Садыйков, Илдус Харис улы Садыйков, рус. Садыков Ильдус Харисович (1932-2002) — ТАССР министрлар шурасы рәисе (1983–1985), Түбән Каманың шәрәфле ватандашы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1932 елның 28 ноябренда Красноярск крае Төньяк-Енисей районы Вельмо-2 бистәсендә туган. Ата-бабасы Арча районы Чөмә-Елга авылыннан Чита өлкәсенә сөрелгән булган. Вельмо -2 бистәсендә җидееллык мәктәпне, гаиләсенә кайтырга рөхсәт алынгач (1948 елда), Казанның 2 нче санлы татар мәктәбенең ун классын, «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт химия-технология институтын (1955) тәмамлаган[1] .
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1955-1966 Казан резина-техник эшләнмәләр заводында цех механигы, цех башлыгы, баш инженер урынбасары, завод һөнәри берлеге комитеты рәисе, фирка комитеты сәркатибе, баш инженер.
- 1966-1967 КПССның Идел буе районы (Казан) комитеты беренче сәркатибе.
Түбән Камада
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1969 елда Түбән Кама шәһәренә килә. Шәһәр һәм химия комплексы төзелешенә зур өлеш кертә.
- 1969-1983 КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты беренче сәркатибе. Бу чорда Түбән Кама химия-технология институты (филиал), политехник һәм нефтехимик көллиятләр, медицина һәм музыка укуханәләре, һөнәри лицейлар, 12 гомуми белем мәктәбе, балалар иҗаты һәм техник иҗат йортлары, балалар бакчалары ачыла. Ел саен 160 мең м² торак куллануга тапшырыла. ТЭЦ-1, ТЭЦ-2 төзелә [2].
Казанда
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1982, ноябрь-1985 ТАССР министрлар шурасы рәисе.
- 1985-1991 Бөтенсоюз күмерсу чималы фәнни-тикшеренү институты директоры.
- 1991 Швейцария-Татарстан уртак «Волгапласт» ширкәте генераль директоры.
Иҗтимагый эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1967-1990 4 чакырылыш Татарстан АССР югары шурасы депутаты.
- 1985-1990 2 чакырылыш РСФСР югары шурасы булып сайлана[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Октябрь Инкыйлабы ордены
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- Түбән Кама шәһәренең шәрәфле ватандашы.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2002, декабрь Балалар һәм яшьләр иҗаты йортына (Түбән Кама, Тукай ур., 2) исеме бирелгән, йорт фасадында барельефы, холлында бюсты куелган[4].
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- И.Х. Садыйков. Забота наша такая. Казан, 1983.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ И. Демина. Аның иң бәхетле еллары(үле сылтама)
- ↑ Түбән Кама телерадикомпаниясе (НТР) сайтында
- ↑ «Милләттәшләр» сайтында
- ↑ Иҗат йорты сайтында, archived from the original on 2020-08-12, retrieved 2015-10-09
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Түбән Кама районы рәсми сайты 2014 елның 31 август көнендә архивланган.
- Татарстанның күренекле шәхесләре(үле сылтама)
- И. Садыйков Edu.rt.ru сайтында 2015 елның 12 август көнендә архивланган.
- Илдус Садыйков (видео)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төркемнәр:
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- 28 ноябрь көнне туганнар
- 1932 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Красноярск краенда туганнар
- 25 сентябрь көнне вафатлар
- 2001 елда вафатлар
- Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Казанда вафатлар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Казан химия-технология институтын тәмамлаучылар
- Түбән Кама шәһәренең шәрәфле ватандашлары
- Инженерлар