Иван Морозов
Иван Морозов | |
---|---|
ВКП(б) Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатибе | |
Вазыйфада 1924–1925 | |
Аңа кадәр | Иван Бажанов в.б. |
Дәвамчысы | Мендель Хатаевич |
РКП(б) Самара губерна комитеты җаваплы сәркатибе | |
Вазыйфада 1922–1924 | |
Аңа кадәр | вазифа булдырылган |
Дәвамчысы | Иван Лычёв |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 1889 Мәскәү |
Үлгән | 1957 Мәскәү |
Сәяси фирка | РСДРП→РКП(б)→ВКП(б)→КПСС |
Иван Морозов, Иван Тит улы Морозов, рус. Морозов Иван Титович (1889, Мәскәү (вариант: Владимир губернасы), Россия империясе — 1957, Мәскәү, РСФСР, ССРБ) — совет фирка һәм дәүләт эшлеклесе, революционер, ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының җаваплы (беренче) сәркатибе (1924—1925). РСДРП әгъзасы (1908 елдан). РКП(б) ҮК әгъзалыгына кандидат (1923-1925), ВКП(б) үзәк контроль комиссиясе әгъзасы (1925-1927), Азәрбайҗан КП(б) ҮК әгъзасы (1932-1933).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1889 елда Мәскәүдә приказчик гаиләсендә туган. Гаиләсе соңрак Владимир губернасына күченеп китә. Башта өйдә белем ала, ике ел Владимир шәһәр укуханәсендә укый. 1899 елда, укуын тәмамламыйча, һөнәр остаханәсендә коючы булып эшли башлый. Соңрак Владимир округ судында писер, губерна земство идарәсендә статист була. 1916 елда армиягә алына.
Инкыйлаб эшчәнлеге өчен җәзага тартыла: 8 мәртәбә кулга алына, 3 елга сөргенгә(1906 елда Вологдага, 1915 елда Енисей губернасы Усть-Пит авылына) җибәрелә.
Инкыйлабтан соң
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1917 елда РСДРП(б) Мәскәү комитеты каршындагы хәрби бюро әгъзасы.
- 1918-1920 елларда Көньяк һәм Кавказ фронтларында комиссар.
- 1917-1919 елларда Тимерчеләр берлеге ҮК казначысы, сәркатип, оештыру бүлеге, хезмәтне саклау бүлеге мөдире.
- 1920 елдан Кызыл гаскәрдә фирка эшендә.
- 1920-1921 елларда Тимерчеләр берлеге ҮК сәркатибе.
- 1921-1922 елларда Самара губернасында фиркане чистарту комиссиясе рәисе, 1922 елның гыйнвар-июлендә РКП(б) Самара губерна комитеты оештыру бүлеге мөдире, 1922 елның февраль-мартында РКП(б) Самара губерна комитеты җаваплы сәркатибе в.б.
- 1922-1924 елларда РКП(б) Самара губерна комитеты җаваплы сәркатибе. Идел буенда җәелгән ачлык белән көрәшә[1].
- 1924-1925 елларда РКП(б) Татарстан өлкә комитеты җаваплы сәркатибе.
- 1925-1927 елларда Казакъ АССР эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары.
- 1928-1930 елларда «Книгосоюз» нәшриятында колхоз әдәбиятын оештыру бүлеге мөдире.
- 1930-1931 елларда ВЦСПС инструкторы.
- 1931-1933 елларда «Бакинский рабочий» (тат. Бакы эшчесе) газетасы мөхәррире, Азәрбайҗан КП(б) ҮК фирка тарихы институты директоры.
- 1933 елда ССРБ җир эшкәртү халык комиссариатының МТСлар идарәсе инструкторы.
- 1933-1934 елларда Берләштерелгән дәүләт нәшриятының баш инспекциясе мөдире.
- 1934-1957 елларда Мәскәүдә хуҗалык эшендә.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Татар энциклопедиясе. Т.4. Казан, 2014.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Борцы за счастье народное. Казань, кн. 1, 1967, кн. 2, 1983.
- Коммунистическая партия в портретах её самарских лидеров. 1917-1991 г.г. Биографический справочник. Самара: ООО «БМВ и Ко», 2010.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1898-1991 ССРБ һәм коммунистлар фиркасе тарихы буенча белешмәлек
- Иван Титович Морозов Самарада(үле сылтама)
- И.Т. Морозов «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә(үле сылтама)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Морозов Иван Титович Самарада ачлык вакытында, archived from the original on 2016-07-16, retrieved 2016-07-04
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- 1889 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Мәскәүдә туганнар
- 1957 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатипләре
- КПССның Куйбышев өлкә комитеты беренче сәркатипләре
- СБКФ әгъзалары