Кәримулла Исмаев
Кәримулла Исмаев | |
---|---|
Туган телдә исем | Кәримулла Хөснулла улы Исмаев |
Туган | 24 июнь 1898[1] Казан губернасы Тәтеш өязе Иске Карамалы авылы |
Үлгән | 1978 |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Әлма-матер | Мәскәү энергетика институты[d] |
Һөнәре | сәясәтче, инженер |
Кәримулла Исмаев | |
---|---|
5 нче ТАССР ХКШ рәисе | |
Вазыйфада 1928 ел – 1930 ел | |
Аңа кадәр | Шәйгардан Шәймәрдәнов |
Дәвамчысы | Кыям Абрамов |
Туган | 24 июнь 1898[1] Тәтеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1978 |
Белем | Мәскәү энергетика институты[d] |
Кәримулла Исмаев, Кәримулла Хөснулла улы Исмаев, рус. Исмаев Каримулла Хуснуллович (1898-1978) — ТАССР ХКШ рәисе (1928-1930). ВКП (б) әгъзасы (1918 елдан).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1898 елның 24 июнендә Казан губернасы Тәтеш өязе Богородск вулысы (хәзерге Кама Тамагы районы) Иске Карамалы авылында туган. Татарча да, русча да укый-яза белүче әтисе 6 малаена, 2 кызына башлангыч белем бирә алган. Кәримулла Тәтеш шәһәрендәге рус-татар училещесын тәмамлаган (1917).
Октябрь инкыйлабы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Инкыйлабны патша армиясе солдаты К. Исмаев Тәтеш гарнизонының инкыйлаби солдат комитеты рәисе иптәше вазифасында каршылый. Крестьян һәм солдат депутаталарының өяз шурасының беренче утырышында Вакытлы хөкүмәтнең комиссарын һәм земский управа рәисен кулга алу һәм шәһәрдән сөрү яклы була.
1918 елның июнендә Тәтештә шураларга каршы фетнә кузгалгач, К. Исмаевны шәһәр коменданты һәм өяз-шәһәр милициясе башлыгы итеп билгелиләр. Шуралар кушуы буенча, шәһәрдә байлар катлавын экспроприацияләү уздыра. Ак чехлар Тәтешне алгач, К. Исмаевны тере яки үле килеш китергән кешегә зур бүләк вәгъдә ителә.
1918 елның сентябрендә Кызыл Армия шәһәрне азат иткәч, К. Исмаев өяз шурасының мөселман бүлеге мөдире һәм «Хәбәрләр» газетасы мөхәррире итеп билгеләнә. Декабрь аенда Гадәттән тыш комиссиядә (рус. ВЧК) эшли башлый. 1919 елның апрелендә, Колчак гаскәре Казанга якынайган көннәрдә, Кызыл Армиягә языла.
1919-1920 елларда Тәтеш өязе, 1920-1921 елларда Буа кантоны башкарма комитеты рәисе.
ТАССР төзелү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]ТАССР төзелгәч, 1921 елның языннан, фирка губкомы тәкъдиме буенча, К. Исмаев, Казанга күчеп, Татарстан кооперациясе оешмасын (рус. Татсоюз) җитәкли. 1923 елның октябреннан Бохарада, Бохара халык шуралар җөмһүриятендә кооперация эшен оештыруда катнаша[2].
- 1924 елның мартыннан Дәүләт банкының Казан өлкә конторасы идарәчесе урынбасары.
- 1925 елда Дәүләт банкының Сарапул бүлеге идарәчесе.
- 1926 елның гыйнварыннан янәдән Татсоюз җитәкчесе, ул җитәкләгән оешма тиз арада табышка эшли башлый: 1927 елда 1 млн сум чиста табыш ала. 1927 елда Стокһольм (Швеция) шәһәрендә кооператорларның халыкара альянсында ССРБ делегаты буларак катнаша.
- 1928 елның 12 февралендә ТАССР ҮБК 4- сессиясендә Татарстан автоном җөмһүриятенең халык комиссарлары шурасы (ХКШ) рәисе итеп сайлана[3].
- 1929 елның 11 декабрендә ТАССР ҮБК 2- сессиясе К.Х. Исмаев тәкъдим иткән «Татарстан АССРның беренче бишьеллык планы»н кабул итә.
- 1935 елда Мәскәү энергетика институтын тәмамлый.
Сәяси золым
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Алтай краена сөрелә. Печора шәһәренә конвой белән китерелә[4].
Бу бүлек тәмамланмаган. Бүлекне төзәтеп һәм тулыландырып, сез проектка ярдәм итә аласыз. |
- 1935-1939 елларда Зуев ГРЭСы баш инженеры урынбасары, соңыннан баш инженер.
- 1940-1961 елларда Коми АССРда электр станциясе инженере, станция башлыгы.
- 1961 елдан пенсиядә.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Борцы за счастье народное. Казан: ТКН, 1983.
- Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстанның хөкүмәт рәисләре
- К.Х. Исмаев Милләттәшләр сайтында
- Новый председатель Совнаркома ТССР Каримулла Хуснуллович Исмаев 2015 елның 5 апрель көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 http://www.edurt.ru/index.php?rubrika=235&type=1&lang=1
- ↑ Татарстанның күренекле кешеләре(үле сылтама)
- ↑ [1] 2015 елның 5 апрель көнендә архивланган. «Красная Татария», 14.02.1928
- ↑ Этапом из Алтайского края, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-09-30
Бу — сәясәтчеләр турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- 24 июнь көнне туганнар
- 1898 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Кама Тамагы районында туганнар
- 1978 елда вафатлар
- Тәтеш өязендә туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Татарстан сәясәтчеләре
- Мәскәү энергетика институтын тәмамлаучылар
- Татарстан хөкүмәте рәисләре
- Сәясәт эшлеклеләре турында тәмамланмаган мәкаләләр
- Сәясәтчеләр