Сәләх Низамов
Сәләх Низамов | |
---|---|
Туган телдә исем | Сәләх Низам улы Низамов |
Туган | 1905 Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Теләче районы) Шәдке авылы |
Үлгән | 1975 Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР ССРБ |
Һөнәре | дәүләт эшлеклесе |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре |
Сәләх Низамов | |
---|---|
ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе | |
Вазыйфада 1952 ел – 1959 ел | |
Аңа кадәр | Гали Динмөхәммәтов |
Дәвамчысы | Камил Фасиев |
Туган | 1905 Шәдке, Теләче районы, Татарстан АССР |
Үлгән | 1975 Казан, РСФСР, СССР |
Сугышлар/бәрелешләр | Алман-совет сугышы |
Сәләх Низамов (Сәләх Низам улы Низамов) – Татарстанның совет фирка һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан АССР Югары шурасы президиумы рәисе (1952-1959).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1905 елда Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге ТР Теләче районы) Шәдке авылында туган. Казанда Татар югары коммунистчыл авыл хуҗалыгы мәктәбен (1937) тәмамлаган.
1941-1946 елларда фронтта батальон командирының сәяси бүлек буенча урынбасары була. Батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Туган авылында кулак хуҗалыкларында батрак булып эшләгән. 1925 елда Иваново өлкәсенә торф чыгару эшенә китә, Иваново шәһәрендә туку фабригында эшли. 1928 елда ТАССРга кайта, туган ягы Шәдкедә авыл советы сәркатибе була.
- 1928-1931 Шәдке уку йорты мөдире, авыл советы сәркатибе.
- 1931-1935 ВКП(б) Балык Бистәсе райкомында сәркатиб ярдәмчесе, эш башкаручысы.
- 1937-1938 ВКП(б) Беренче май райкомы инструкторы.
- 1938-1941 Казанның ВКП(б) Сталин райкомында фирка кабинеты мөдире, пропаганда һәм агитлау бүлеге мөдире, сәркатиб.
- 1946 елдан Казанның ВКП(б) Дзержинский райкомында: 1946 сәратиб, 1950 икенче сәркатиб, 1950-1952 беренче сәркатиб
- 1952-1959 ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе.
Иҗтимагый эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кызыл Йолдыз ордены
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- 1905 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казан губернасында туганнар
- 1975 елда вафатлар
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Теләче районында туганнар
- Казанда вафатлар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Сәясәтчеләр
- Татарстан сәясәтчеләре
- Татар сәясәтчеләре
- Татарстан парламенты җитәкчеләре