Әмин Тынчеров
Күренеш
| Әмин Тынчеров | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Әмин Хәлил улы Тынчеров |
| Туган | 1907 Тамбов губернасы Ялатма өязе Бостан авылы |
| Үлгән | 1980 Мәскәү |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Хәрби-һава мөһәндисләре академиясе[d] |
| Һөнәре | сәясәтче, хәрби |
| Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
| Балалар | улы Гадел |
| Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Әмин Тынчеров | |
|---|---|
| Вазыйфада 1938 ел – 1940 ел | |
| Аңа кадәр | Әхмәтсафа Дәүләтьяров |
| Дәвамчысы | Сөләйман Гафиятуллин |
| Туган | 1907 Тамбу губернасы, Россия империясе |
| Үлгән | 1980 Мәскәү, СССР |
| Белем | Хәрби-һава мөһәндисләре академиясе[d] |
| Сугышлар/бәрелешләр | Алман-совет сугышы |
Әмин Тынчеров, Әмин Хәлил улы Тынчеров, Тынчеров Амин Халилович (1907-1980) – ТАССР ХКШ рәисе (1938-1940) [1]. ВКП (б) әгъзасы (1928 елдан).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1907 елда Тамбов губернасы Ялатма өязе (хәзерге Рязань өлкәсе Сасово районы) Бостан авылында туган. Рязаньда шура-фирка мәктәбен (1929), Казанда Татар коммунистчыл университетны (1932), ССРБ хәрби-һава көчләренең Кызыл Байраклы академиясен (1955) тәмамлаган[2].
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бостан авылында комсомол башлангыч оешмасы сәркатибе.
- 1924-1926 Рязань губернасы ВЛКСМның Сасово вулыс комитеты инструкторы.
- 1927-1928 уку йорты мөдире.
- 1932-1933 ВКП (б) Татарстан өлкә комитетының үгетләү-гаммәви бүлеге инструкторы.
- 1933-1935 ТАССР Беренче Май МТСы сәяси бүлеге башлыгы урынбасары.
- 1935-1936 ТАССР ВКП (б) Дөбъяз район комитеты сәркатибе урынбасары.
- 1936-1937 ТАССР ВКП (б) Чистай район комитеты икенче сәркатибе.
- 1937-1938 ТАССР ВКП (б) Тәкәнеш район комитеты беренче сәркатибе.
- 1938-1940 ТАССР ХКШ рәисе.
- 1938 елның 15 июленнән РСФСР Югары шурасы рәисе урынбасары[3] .
Бөек Ватан сугышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 4- Аерым армиянең фирка комиссиясе җаваплы сәркатибе.
- Фронт тыл идарәсе башлыгының сәяси бүлек буенча урынбасары, хәрби комиссар.
- Волхов хәрби округының 8- армиясе хәрби шурасы әгъзасы.
Сугыштан соң
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ТР милли архивы, archived from the original on 2014-05-18, retrieved 2015-10-03
- ↑ Татарстанның күренекле кешеләре(үле сылтама)
- ↑ Жданов, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-10-03