Нәҗибә Ихсанова
Нәҗибә Ихсанова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Нәҗибә Гыймай кызы Ихсанова |
Туган | 25 гыйнвар 1938 (82 яшь) Буралы (Яңа Ташлыяр), Азнакай районы, ![]() ![]() ![]() ![]() |
Яшәгән урын | Толстой урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Әлма-матер | М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе[d] |
Һөнәре | театр артисты |
Җефет | Туфан Миңнуллин |
Балалар | Әлфия Юнысова-Миңнуллина |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Сайт | http://nazhibaihsanova.blogspot.ru/ |
Нәҗибә Ихсанова (Нәҗибә Гыймай кызы Ихсанова) – татар театры артисты, Татарстанның һәм Русия Федерациясенең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1938 елның 25 гыйнварында Татарстан АССРның Азнакай районы Буралы (Яңа Ташлыяр) авылында туган. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесын (вуз) тәмамлый. 1961 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сәхнә белән беренче танышуы авылда ук башлана. Үзешчәннәр куйган “Беренче театр”, “Асылъяр”, “Галиябану” спектакльләрендә катнаша. Әзһәр Шакиров: «Гомерендә радио ишетмәгән, тере артист күрмәгән кечкенә авылның ике баласы гомерләрен олы сәнгатькә багышласын әле. Бу – язмыш.” [2]
Мәскәүгә театр уку йортына эләгүе дә очраклы була, Казанга университетка укырга керергә барган җирдән ишетеп кенә, авылдашы Әзһәр Шакиров белән сынауларны үтәләр һәм 1956 елда Мәскәүдә М.Н. Гладков һ.б. укытучыларда укый башлыйлар.1961 елда уку йортын тәмамлап кайтып, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый.
- Беренче уйнаган рольләре: Гандәлиф (Аяз Гыйләҗев “Көзге ачы җилләрдә”), Маһисәрвәр (Таҗи Гыйззәт “Чаткылар”), Фатыйма(“Мирсәй Әмир “Тормыш җыры”), Газизә (Шәриф Камал “Акчарлаклар”), Җомабикә — (Таҗи Гыйззәт «Кыю кызлар» )
яшь, гади авыл кызлары булу белән җиңел уйнала.
- 1966 елдан театрга баш режиссёр булып Марсель Сәлимҗанов килгәч, Н. Ихсанова текә холыклы, бер-берсенә охшамаган
каһарманнарны уйный: Мәйсәрә (Кәрим Тинчурин “Американ”), Розина (Пьер Бомарше “Фигароның өйләнүе”), Фемида (Мостай Кәрим “Ташлама утны, Прометей”), Элеонора (К. Гольдони “Хатын-кыз гайбәте”), Таланова (Л. Леонов “Ябырылу”), Зифа (Нәкый Исәнбәт “Зифа”), Тәңкәбикә (Мостай Кәрим «Ай тотылган төндә»).[3]
- Тамашачы сокланган каһарманнарының берсе – 25 ел буена уйнаган Миләүшә (Туфан Миңнуллин “Миләүшәнең туган көне”, «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз!»).
- 1970 ел урталарыннан тулы канлы геройларны , гади татар аналарын уйный: Гөлниса (Таҗи Гыйззәт "Ташкыннар“), Җәмилә (Галиәсгар Камал “Бәхетсез егет”), Мәхбүзә (Гаяз Исхаки “Зөләйха”), Гөлфинә (Туфан Миңнуллин “Әниләр һәм бәбиләр”, Гөлчирә (Шәриф Хөсәенов «Әни килде»), Нәгыймә (Кәрим Тинчурин «Назлы кияү»), Рокыя (Гариф Ахунов «Чикләвек төше»), Сәрдия (Юныс Әминов «Кан кардәшләр»), Миңзифа (Роберт Батулла «Кичер мине, әнкәй!»), Мария (Туфан Миңнуллин «Илгизәр + Вера»), Хәбирә (Туфан Миңнуллин «Сөяркә»), Шәмсенур (Туфан Миңнуллин «Үзебез сайлаган язмыш»), Гөлсем (Гафур Каюмов «Мирас»), Хәнифә (Мансур Гыйләҗев «Баскетболист»), Роза (Флорид Бүләков «Ташлама мине»), Хәлимә (Туфан Миңнуллин “Шулай булды шул”), Нурзидә Мөбәрәковна (Туфан Миңнуллин “Алты кызга бер кияү”), Зәйнәпбану (Туфан Миңнуллин “Дивана“), Мөхлисә Бубый (Ркаил Зәйдулла ”Үлеп яратты “)[4]
- 1980 елларда көчле сатирик образлар тудыра: Гөлҗиһан (Галиәсгар Камал “Банкрот”), Өммия (Туфан Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр”), Хәдичә (Кәрим Тинчурин “Зәңгәр шәл”), Сәхилә (Нәкый Исәнбәт“Хуҗа Насретдин”), Әүдәки (Туфан Миңнуллин “Гөргөри кияүләре”), Әсимә (Туфан Миңнуллин “Йөрәк маем”)[5]
Мактаулы исемнәре.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татарстан АССРның атказанган артисты (1976). Татарстан АССРның халык артисты (1982). РСФСРның атказанган артисты (1987). Русиянең халык артисты (2000).
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1998) - Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Хушыгыз!» спектаклендә Миләүшә ролен уйнаган өчен.
- Разил Вәлиев Нәҗибә Ихсанованың иҗатына олы бәя биреп: «Син – сәхнә ханбикәсе!» – дип, аңа шигырь багышлады.
- Радио-, телевидение спектакльләрендә катнаша.
Ире – Туфан Миңнуллин, язучы.[6].
Кызы- Әлфия Юнысова – журналист.
Римзил Вәли: "Cәхнәдә 338 роль уйнаган бу ханым яшь кызлар кебек очып йөри һәм сәхнәдә шпагат ясый. Бернинди 60 - 70 яшьләр күренми дә, ишетелми дә. Җылы, якты энергия йомгагы. Гаҗәп хәл, үзе бер могҗиза"[7]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Нәҗибә Ихсанова. Уйнап узган гомер. Казан, 2008.
- Нәҗибә Ихсанова. Ул-Таһир, мин-Зөһрә түгел. Сәхнә, 2014, № 7-8, 36 бит.
- Луара Шакирҗан. Театр гаиләсенең олы кызы"Сөембикә", 2008 ел, №12.
- Рәсиха Фәизова. «Син – сәхнә ханбикәсе»Шәһри Казан,30 апрель 2014 ел.
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
http://shahrikazan.com/tt/component/k2/item/7493-sin-%E2%80%93-s%D3%99hn%D3%99-hanbik%D3%99se.html
http://www.kino-teatr.ru/teatr/acter/w/ros/382323/bio/
сайты http://nazhibaihsanova.blogspot.ru/
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ https://zhitely.info/kazan
- ↑ http://shahrikazan.com/tt/component/k2/item/7493-sin-%E2%80%93-s%D3%99hn%D3%99-hanbik%D3%99se.html
- ↑ "Уйнап узган гомер" китабында Нәҗибә Ихсанованың йөз спектакльдәге рольләре исемнәре язылган
- ↑ http://tatarile.org/congress/tt/content/%D0%BD%D3%99%D2%97%D0%B8%D0%B1%D3%99-%D0%B8%D1%85%D1%81%D0%B0%D0%BD%D0%BE%D0%B2%D0%B0
- ↑ http://www.kamalteatr.ru/news/presstat/92.html
- ↑ http://www.tufanminnullin.com/p/blog-page.html#uds-search-results
- ↑ http://www.azatliq.org