Яңа Ташлыяр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Ташлыяр latin yazuında])
Яңа Ташлыяр
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Азнакай районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423323
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Новый Ташлыяр

Яңа Ташлыяр, Буклы, Чулпан (рус. Новый Ташлыяр) ― Татарстан Республикасы Азнакай районында бетерелгән торак пункт, 1965-1982 елларда Азнакай районы Чубар Абдул авыл советына караган. Белешмә басмаларда 1982 елдан соң телгә алынмый[1]. Соңгы хуҗалык 1982 елда янгында юкка чыккан.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Көнчыгыш Кама аръягында, Татарстанның Азнакай районы Буралы һәм Сарман районы Александровка авыллары арасында, 1935-1963 еллардагы район үзәге Тымытык авылыннан 40 км, Бөгелмә тимер юл станциясеннән – 78 км, Чаллы пристаненнан 76 км ераклыкта урнашкан булган.[1].

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязенең Александр-Карамалы волостена керә. 1920 елдан ― Татарстан АССРның Минзәлә, 1921 елдан ― Чаллы кантоннары составында. [2] 1930 елдан ― Сарман районы Чубар Абдул авыл советы, 1935 елдан – Тымытык районы Буралы авыл советы, 1963 елдан ― Әлмәт, 1965 елдан Азнакай районнары Чубар Абдул авыл советы составында. [1]

Халык саны – 131 кеше (1930 ел, татарлар) [3], 29 хуҗалыкта 137 кеше (1954 ел, татарлар).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәҗибә Ихсанова
Әзһәр Шакиров

Авылның тарихы зур түгел. 1885 елда Уфа губернасы Минзәлә өязе (Татарстанның хәзерге Мөслим районы) Ташлыяр (Иске Ташлыяр) авылыннан Әхмәтҗан атлы кеше, авылларында җир җитмәү сәбәпле, (хәзерге Сарман районы) Александровка авылы алпавытыннан җир алган. [4] Аңа алпавыт көтүлегенең туплау урыны бирелә. Әхмәтҗан 6 малае белән шул урында иген үстерә башлаган. 5-6 ел буе яздан көзгә кадәр иген үстереп, чишмә буенда ком өйдә яшәп, кыш көненә Ташлыярга кайтып китеп яшәгәннәр. Әхмәтҗанның малайлары үсеп-өйләнеп, үзләренә йорт салып чыга башлаган. Икенче булып Дәүләтҗан Аблаков биредән җир ала. Алар янына Ташлыярдан туган-тумачалары күченә башлаган: Шәйхелислам Ихсанов (Н. Ихсанованың бабасы, әтисе Гыймаделислам 1900 елгы, авылга килеп төпләнгәч туган), соңрак колхоз рәисе булачак Хәсәнша Әхмәтшин һ. б. килеп урнашкан. Авыл көтү туплау урынында салынганга, аны әүвәл Буклы авылы дип атаганнар (гидроним ― Буклы (рус. Буклинка) елгасы атамасыннан да булырга мөмкин), соңрак күмәк хуҗалык исеме белән Чулпан, Яңа Ташлыяр исемнәре белән дә йөртелгән.

Октябрь революциясенә кадәр авылда мәчет булган, совет чорында ябылып, бинасы көндез башлангыч мәктәп, кичен клуб итеп файдаланылган. Авыл кешеләре 1920 елгы сәнәкчеләр фетнәсендә зыян күргән.

1930 елда авылдагы ялгыз хуҗалыклар «Чулпан» күмәк хуҗалыгына берләшкән. Колхозның ат, сыер, сарык, тавык фермалары, яшелчә бакчасы, амбарлары булган. Су тегермәне эшләгән. Төрле елларда колхоз рәисе булып Хәсәнша Әхмәтов, Әбүбәкер Абдуллин (сугышта үлеп калган), Салих Юнысов, сугыш вакытында Нәсимә Нигъмәтҗанова (хәзерге Сарман районы Рангазар авылыннан), Мөҗәһит Әхмәтҗанов эшләгән. 1938 елның августында янгын чыгып, авылның яртысы диярлек янып беткән.

Сугышка кадәр авылда мәктәп булмаган, балалар Буралыга йөреп укыган. Сугыш чорында авылда башлангыч мәктәп ачылган (укытучы булып Үзбәкстаннан кайткан Зөһрә Миңнегулова эшләгән). Сугыштан соң балаларны әлеге мәктәптә Сәхипҗан (Әхмәтҗанов), Җәмилә, Асия, Мөнәвәрә (Газизуллина), Мөнәздәһә (Минһаҗева) исемле укытучылар укыткан.

1950 елда «Чулпан» колхозын Буралы авылы күмәк хуҗалыгы белән берләштергәч, авыл Куйбышев (1959 елдан Тукай) [5] исемендәге колхозның бригадасы булып калган.

1959 елның июлендә Чубар Абдул һәм Буралы авыл советлары Чубар Абдул авыл Советына берләштерелә. Берләшкәннән соң Яңа Ташлыяр Чубар Абдул авыл советы составына керә. [6]

1966 елдан башлап, яңаташлыярлылар Азнакайга, Әлмәткә, авылдан ерак түгел төзелә башлаган Җәлил бистәсенә, Буралыга күченә. Иң соңгы күченгән хуҗалыклар – Шәмси Садыйков, Мөбәрәкхан Дәүлиев, Моратхуҗа Гәрәев хуҗалыклары. Шәмси Садыйков 1980 елда Җәлилгә күченсә дә, авылдагы өенә кайтып йөри. 1982 елда авыл буасына карп балыклары җибәрәләр. Шунда килгән балыкчылар гаебе белән авылның соңгы йорты – Шәмсинең йорты янып юкка чыга. Ташлыяр авылы тарихта гына кала. [1] Авылның зираты һәм чишмәсе исән.

Тышкы рәсемнәр
Яңа Ташлыяр урынында ачылган стела фотосурәте.

2013 елда авыл булган урында «Бу урында Яңа Ташлыяр авылы гомер кичергән. 1885-1982» дигән язулы биек стела ачылган.[7]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Яңа Ташлыяр // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 148-157нче бит.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]