Роза (Азнакай районы)
Викибирелмәләрнең буш элементы |
Роза (рус. Роза) ― Татарстан Республикасы Азнакай районында бетерелгән торак пункт. Азнакай районы Чалпы авыл советы[d] авыл җирлегенә караган. Соңгы хуҗалык авылдан 1970-елларда күченеп киткән. 1966 елдан соң белешмә басмаларда искә алынмый.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәзерге Татарстан Республикасы Азнакай районы территориясендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән – 88 км, Чаллы пристаненнан 94 км ераклыкта урнашкан була.[1]
Яңа торак пунктка Ирекле һәм Курай-Елга авыллары арасында, Наратлы елгасының уң кушылдыгы булган Роза елгачыгы[2] ярында, бик матур аланда нигез салынган. Халык риваяте буенча, әлеге аланда роза чәчәгенә охшаган чәчәкләр мул үскән, авылга да шуннан чыгып исем бирелгән.
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1930 елдан – Тымытык районы Зур Сукаеш, 1935 елдан – Камышлы авыл советлары, 1963 елдан Әлмәт районы Чалпы авыл советы составында. Халык саны – 191 кеше (1930 ел, мордвалар), 123 кеше (1963 ел, мордвалар).[1]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Торак пунктка 1926 елда Бөгелмә кантоны Васильевка авылыннан күчеп утырган алты хуҗалык (Гавриил Алаев, Илларион Алаев, Прохор Алаев, Михаил Балыков, Дмитрий Комаров, Исай Чебарев хуҗалыклары) нигез салган. Алар башта землянкалар казыган. Авылны төзегәндә, 1919 елда гына барлыкка килгән Каенлы Күл авылына барып кунганнар. Васильевка авылы белән элемтәне өзмәгәннәр, бәйрәмнәрдә кунакка йөрешкәннәр, егетләр шул авылдан өйләнергә тырышкан. Йортлар төзегәннәр, мал асрап, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә башлаганнар.
1930 елда авылда «Роза» күмәк хуҗалыгы төзелгән, әмма ул таркалган. Колхозны таркаткан өчен берничә кешене җәзага тартканнар. Берничә ай төрмәдә утырып кайткан Иван Прохор улы Алаев колхоз рәисе итеп билгеләнә. Колхоз ныгыгач, фермалар, тораклар, амбарлар корыла, авыл хуҗалыгы инвентаре, молотилка, жнейка, бер автомобиль сатып алына. Авылда мәктәп, клуб эшләгән. «Роза» колзозы дуңгыз фермасы белән данлыклы булган.
Бөек Ватан сугышына 44 кеше киткән, 18 кеше исән-сау әйләнеп кайткан. Сугыштан соң хезмәт көне өчен бодай, бераз акча белән түләү кертелгән. Авыл халкына үз хуҗалыкларында терлек асрарга мөмкинлек ачылган.
1953 елда «Ирекле» колхозы (үзәге Ирекле авылы) составына Каенлы Күл, Наратлы, Роза авыллары (барысы дә юкка чыккан), Камышлы авылы («Камышлы» колхозы) керә. [3] 1960 елда колхозларны янәдән эреләндерү була. «Перспективасыз» авылларны бетерү сәясәте башлангач, авыл кешеләре күченә башлый. 1970-елларда авыл бөтенләй таралып беткән. 1966 елдан соң белешмә басмаларда искә алынмый. [4]
Ата-аналар көнендә авылдан киткән кешеләр һәм аларның балалары зират янында җыелып, очрашалар.
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Иван Матвеевич Касыймов (1932), нефтьче, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1976), Хөрмәт Билгесе ордены (1976) кавалеры.
- Дмитрий Матвеевич Касыймов (1925), нефтьче, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1971), Октябрь революциясе ордены (1973), II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985) кавалеры.
- Виталий Феофанович Фадеев (1962), Әфганстанда хезмәт иткән, Кызыл Йолдыз ордены (1983) кавалеры.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Иван Касимов. Роза // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 291-297нче бит.