Үрнәк (Азнакай районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үрнәк (Азнакай районы) latin yazuında])
Үрнәк
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Азнакай районы
Координатлар 54°54'42.8994"тн, 52°57'51.6539"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423320
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Урняк

Үрнәк (рус. Урняк) – Татарстан Республикасы Азнакай районында бетерелгән торак пункт, 1948-1970 елларда Азнакай районы Кәкре Елга авыл советына караган. 1974 елда авылдан соңгы кеше күчеп киткән. Авыл 1989-1990 елларда таралып бетә. Белешмә басмаларда 2005 елдан соң телгә алынмый[1].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АзнакайҖәлил асфальт юлының 6нчы километрында сул якта, Кәкре Елга авылыннан 6 км, Куәтле Елга авылыннан 3 км ераклыкта, Коры Кул башы дип аталган урман аланында урнашкан булган. Авылның табигате бай: авылны һәрьяклап урманнар каплаган, өч чишмәсе булган. Авылны Кәкре елан чокыры дигән елгачык икегә аерып торган. Аның аша салынган кабык күпер аша Куәтле Елга авылына юл чыгып киткән.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елдан – Азнакай районы Кәкре Елга авыл советы, 1963 елдан – Әлмәт районы Кәкре Елга авыл советы, 1966 елдан – Азнакай районы Кәкре Елга авыл советы составында[1].

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны – 53 кеше (1930 ел, татарлар), 140 кеше (1940 ел, татарлар), 88 кеше (1958 ел, татарлар), 70 кеше (1963 ел, татарлар)[1]. Авылда Вафиннар, өч Мостафиннар (Һади, Габдрахман, Хәф), Фәсхетдиновлар, Хәсәновлар, Нигъмәтҗановлар, өч Шакирҗановлар (Галимҗан, Салихҗан, Сәлимҗан), Хәйруллиннар, Хәбировлар, Миңнебаевлар, Гатиннар, Җамалиевлар, Мортазиннар, Хәбибуллиннар, Хәлиуллиннар, Әһлиуллиннар, Нуриевлар, ике Гәрәевлар (Әхмәтсафа, Гәрәйхан), Вәгыйзовлар (Луганск шәһәренә күченгәннәр), Алтынбаевлар, Минһаҗевлар, Җиһаншиннар, Хәбировлар һ. б. гаиләләре яшәгән[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 елда Кәкре Елга авылыннан 25 гаилә-хуҗалык Коры кул башы дигән урынга күчеп утырган. Урман өлеше 5 елга бер кисеп торылган, авыл халкы утын өчен файдалана торган әлеге урында көчле эшчән гаиләләр (авылның төп оештыручылары – әтисе белән Гарифҗан Галимов, Рәйхан, Хәмзә, Баһман, Зәки, Сафа, Габдрахман Мостафин, бертуган Сабирҗан, Сәлимҗан, Галимҗан Шакирҗановлар), агачларны төпләп, файдаланырлык җир итеп эшкәртеп, мал-туарларын, каралты-кураларын, икмәк саклау өчен келәтләрен туплап, күмәкләшеп яши башлаганнар. Һәр гаиләдә 6-7 бала булган. Авылны киртә белән әйләндереп, һәрьяклап басу капкалары булдырганнар. Авылны тәртиптә тоту, чит-ятлардан саклау максатыннан каравыл посты булдырылган. 1930-елларда авыл «Үрнәк» күмәк хуҗалыгы булып оеша (колхозның беренче рәисе ― Гали (Миңлегали) Хәйруллин). Колхозда 30 хуҗалык исәпләнгән. Иң беренче атлар асрыйлар. Колхозның үзенең амбарлары, сарык, сыер, тавык фермалары булган. Басуларындагы икмәкне сугарга Кәкре Елга МТСыннан комбайннар килгән. Авылда клуб, клубның бер башында башлангыч (4 класслы) мәктәп (укытучы Фатыйма Ишмуллина (Галиева), Башкортстаннан килгән), кибет (кибетче Гарифҗан Галимов), булган. 5 класска балалар Куәтле Елгага, аннары Кәкре Елгада 1934 елда ачылган җидееллык мәктәпкә йөргән, анда Ирекледән, Кәтемнән, Илбәк, Мәсгут авылларыннан балалар йөреп укыган[3].

Сугыш чорында үрнәклеләр үз көчләре белән, читтән бернинди ярдәмсез, техникасыз, хуҗалыкны юкка чыгармыйча алып баралар. Сугыш чорында ангина чиреннән үлгән балалар булган.

1950-елларда хуҗалыклар берләштерелә. 21 ел мөстәкыйль хуҗалык булып яшәгәннән соң, «Үрнәк» күмәк хуҗалыгы «Марс» колхозы (1928 елда Кәкре Елгада оешкан) составына бер бүлекчә булып керә. «Үрнәк»тән башка, «Марс» колхозы составына Куәтле Елга, Якты Юл, Яшләү, Кәтем авыллары кертелә[3]. Авыл халкы Үрнәктә яшәп, эшләргә 5 км ераклыктагы Кәкре Елга авылына йөрергә мәҗбүр булган. Шуңа күрә авыл халкының кайсы яңадан Кәкре Елгага, кайсы Азнакайга күченә башлый. 1973 елда иң соңгы булып Әхәт Миңнебаев күченгән. Авыл 1989-1990 елларда таралып бетә.

Хәзерге вакытта авыл булган урында Азнакай кешеләренең «Үрнәк» бакчачылыгы урнашкан. Авылның зираты сакланган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Үрнәк. Татарика онлайн энциклопедиясе
  2. Үрнәк // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016
  3. 3,0 3,1 Кәкре Елга. Татарика онлайн энциклопедиясе

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Үрнәк // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 158-163нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]