Кызыл Чишмә (Азнакай районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кызыл Чишмә (Азнакай районы) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Кызыл Чишмә (рус. Кзыл-Чишма) ― Татарстан Республикасы Азнакай районында бетерелгән торак пункт. Азнакай районы Чубар Абдул авыл советы авыл җирлегенә караган. Соңгы хуҗалык авылдан 1979 елда күченеп киткән.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге Татарстан Республикасы Азнакай районы территориясендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән 100 км, Яр Чаллы пристаненнән 80 км ераклыкта урнашкан.[1]

1930 елдан Сарман районы Чубар Абдул авыл советы, 1935 елдан Тымытык районы Буралы авыл советы, 1963 елдан Әлмәт районының Чубар Абдул авыл советы, 1965 елдан Азнакай районы Чубар Абдул авыл советы составында. Халкы 49 кеше (1930 ел, татарлар).[2]

Кызыл Чишмә авылы Азнакай районы Буралы авылы белән хәзер Сарман районына керүче Җәлил бистәсе арасында, урман куенында урнашкан булган.

АзнакайЧаллы юлыннан килгәндә, Буралы авылы турыннан сулга таба урман юлы кереп китә. Шул юлдан Буралы авылы кешеләре, атларга утырып, җир астыннан фонтан кебек бәреп торган чишмә янына күңел ачарга менгәннәр. Чишмәнең исеме дә Кызыл чишмә булган. Әлеге чишмә янында төзелгән яңа авылга да Кызыл Чишмә исеме бирелгән. Халык телендә «Отруб», «Мантымас» исеме дә булган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Торак пунктка 1921―1922 елларда Буралыдан күчеп утырган ун хуҗалык (Гыйльфан Исмәгыйлев, Нургали Минһаҗев, Йосыф Юнысов, Сөнгатулла Хәлиуллин, Хәсән Гайсин, Сөләйман Ихсанов, Гыйздулла Заһидуллин, Әхмәтхан Мирханов, Нуретдин Сәгъдиев, Төхбәтулла Сафиуллин хуҗалыклары) нигез салган. Алар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Соңрак Иске Минзәләбаш, Рангазар, Сөләй авылларыннан да күчеп килгән хуҗалыклар өстәлә. Тимерче Искәндәр Гыйльфанов Чаллыдан күчеп килә.

1930 елда хуҗалыклар «Кызыл Чишмә» күмәк хуҗалыгына берләшә (колхозның беренче рәисләре Гыйздулла Заһидуллин, Нуретдин Сәгъдиев). Колхозның чәчүлек җирләре 300-400 гектардан артмаган. Колхоз төзелгәч, авылда ныклап төзекләндерү эше башлана. Сарык фермасы, тавык фермасы, ат торагы (конюшня) төзелә. Авылның зур умарталыгы була. Басуларда бөртекле культура игелгән. Фермаларда 40-50 баш сыер, 250 баш сарык, 11-12 баш ат асраганнар. 1938 елдан рәис ― Таһир Гыйльфанов (1914 елгы). Ул сугышка киткәч, колхоз рәисе булып аның хатыны Әминә (Рантамак кызы) кала. Сугыш вакытында һәм сугыштан соң җитәкче булып Төхбәтулла Сафиуллин, Мөхәммәтхан Миннеханов (Яңа Ташлыярдан), Сәхәп Гыйльфанов эшләгәннәр. Сәхап Гыйльфанов хатынын сугыштан соң Украинадан алып кайткан. Татьяна Захаровна озак еллар Александровкада рус теле укыткан.

Бөек Ватан сугышында бу кечкенә авылның 7 кешесе һәлак булган.

1950 елдан «Кызыл Чишмә»не Буралыга кушалар һәм ул Куйбышев исемендәге (1959 елдан Тукай исемендәге) күмәк хуҗалыкның[3] бер бригадасы гына булып кала.

Сугышка кадәр авылда мәктәп булмаган. Сугыш вакытында һәм сугыштан соң авылда башлангыч мәктәп эшләгән (сугыш вакытында балаларны Яңа Ташлыярдан Җәмилә Әхмәтҗанова укыткан).

Авылда мәчет булмаган, мәчеткә Буралыга йөргәннәр.

1954 елда авылда 15 хуҗалыкта 64 кеше яшәгән. Авыл кешеләре 1963 елда авылдан ерак түгел үсеп чыккан Җәлил бистәсенә эшкә урнашып, күчеп бетәләр. Авылдан иң соңгы кеше булып Бөек Ватан сугышында һәлак булган Сәлах Гыйльфан улы Гыйльфановның (1907―1942) хатыны Миңнегаян әби Гыйльфанова (Шириева, 1909 елгы) 1979 елда кызы Азия (Гарипова, 1932 елгы) гаиләсенә, Сарман районы Татар Карамалысы авылына күченә. Кызыл Чишмә авылы тарихта гына кала.

Авыл яшәгән урынга стела куелган.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Марсель Гыйздулла улы Заһидуллин (1942), Россия Федерациясенең мактаулы нефтьчесе (1994).
  • Хәмит Мисхәт улы Төхбәтуллин, Татарстанның атказанган нефтьчесе.
  • Мөбарәкҗан Җомагылислам улы Хуҗин (1948), РФ энергосәнәгать министрлыгының мактаулы нефтьчесе.
  • Фәндәс Мөҗәһит улы Шәрипов, Татарстанның атказанган нефтьчесе.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кызыл Чишмә. Татарская энциклопедия TATARICA
  2. История деревни Кзыл-Чишма (Кызыл Чишмә). Татары без границ
  3. Буралы. Татарская энциклопедия TATARICA

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дания Шәрипова. Кызыл Чишмә // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 318-331нче бит.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]