Әлкәй (Азнакай районы)
Әлки | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Республика | Татарстан |
Муниципаль район | Азнакай районы |
Координатлар | 54°53'N, 52°51'E |
Нигезләнгән | 1748 |
Климат | dfb — дымлы континенталь |
Халык саны | 528 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+4 |
Почта индексы | 423309 |
Автомобиль коды | 16, 116 |
Русча топонимы | Алькеево |
Әлки — Татарстан Республикасының Азнакай районындагы авыл. Ул Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк өлешендә урнашкан, Ык елгасының сул як ярларын һәм Ык, Зәй елгалары субүләрен үз эченә алган Азнакай районында урнашкан.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1748 елда нигезләнгән. Аның исеменең тарихы бик борынгы заманнардан ук килә. Әлкәй авылы урнашкан җирләргә иң беренче булып Галкәй атлы кеше килеп урнашкан. Тора-бара авылның исеме дә Әлкәйгә әйләнгән. 1920 нче елга кадәр ул Бөгелмә өязенә кергән.
Авылтирәсендә нефть чыгару скважиналары күп. Кара алтын 1500-1900 метр тирәнлектә ята.
Авылга терәлеп Койгылдаш инеше ага. Авылда Сабантуй чишмәсе, Әҗми чишмәсе, Атлар чишмәсе, Габбас чишмәсе, Хәмзә чишмәсе, Ташлы сылау чишмәсе бар.[1]
Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халык саны | |||||||||||
1859 | 1897 | 1920 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
899 | 1843 | 1901 | 1516 | 1555 | 1025 | 895 | 1017 | 876 | 565 | 565 | 528 |
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.2 °C | -11 °C | -5.8 °C | 4.6 °C | 13.8 °C | 19.1 °C | 20.9 °C | 18.3 °C | 12.5 °C | 4.5 °C | -4.8 °C | -10.4 °C | 4.2 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.2 °C.[3]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ М. Закирова, М. Шарифуллин. "Төлке чапкан шул ук Әлкәй". Бөгелмә. 2011.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.