Чулпан (Азнакай районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чулпан (Азнакай районы) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Чулпан (рус. Чулпан) ― Татарстан Республикасы Азнакай районында бетерелгән торак пункт. 1930 елдан Тымытык районы Чалпы авыл советына[d] караган. 1930 елда халык саны 150 кеше (татарлар). 1940-еллар ахырыннан соң белешмә басмаларда искә алынмый.[1]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге Татарстан Республикасы Азнакай районы территориясендә, Азнакай шәһәреннән төньякка таба 38 км, Бөгелмә тимер юл станциясеннән – 89 км, Чаллы пристаненнан 92 км ераклыкта, Чалпы һәм хәзерге Башкортстанның Бакалы районы Ивановка авылларыннан бертигез ераклыкта (алар арасында) урнашкан була. Авыл урнашкан урын атласларда урочище Чулпан дип күрсәтелә.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елдан Тымытык районы Чалпы авыл советы составында булган. [2]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа торак пунктка 1925 елда нигез салынган. Совет власте урнашкач, авыл халкы, 2011 дисәтинә казна җире, 1000 дисәтинә бояр җире алынганнан соң, Чалпыдан тирә-якка аерылып чыга. Чалпыдан 14 хуҗалык, Шөгер районы Иштирәк авылыннан 25 хуҗалык кечкенә авыл төзиләр, аңа Чулпан дип исем бирәләр. Башлап йөрүче Габделхәй Нәҗип улы Хәкимов булган.

Чулпанда 20 хуҗалык берләшеп оешкан күмәк хуҗалыкка (коммунага) «Париж коммунасы» исеме бирелгән (беренче рәисе Гарифҗан Бакиров). «Кызыл Татарстан» газетасында И. Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» мәкаләсе басылгач, теләмәгәннәр колхоздан чыга. Иштирәктән килгән 25 хуҗалык кире үз якларына кайтып китә. «Фордзон» тракторы килеп, колхоз басуында язгы чәчүне уздыра. 1930 елда оешкан колхозга «Коммунага» исеме бирелгән (рәисе Кыям Тимкин, сугыштан соң Сәгадәт Аппаков). Язгы чәчү алдыннан күмәк хуҗалыкта 310 ат һәм җир эшкәртү коралы берләшә. Берничә дистә савым сыеры булган сыер фермасы барлыкка килә. Кырчылык бригадасы төзелә. Ындыр табагы, симәнә амбарлары, 1939―1942 елларда 200 башлык сарык фермасы салына (сарык фермасы 1966 елларга кадәр эшли, терлекчеләр байтак еллар Чалпыдан төшеп сарык караган). Өйләрнең дә, фермаларның да түбәләре саламнан булган.

Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, авыл бетүгә дучар булган. Хуҗалыкларның абсолют күпчелеге Чалпыга күченгән. 1966 елларда фермада сарыкларны бетергәннәр, Чалпыдан таналар төшергәннәр. Терлекләрдә тилчә (ящур) чире чыккач, 1969 елда ферманы бөтенләй таркатканнар.

Чулпанда мәчет тә, кибет тә, мәктәп тә булмаган. Азык-төлекне Чалпы кибетеннән алып кайтканнар, балалар Чалпыга йөреп укыган. Тау башында авыл зираты булган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рәсимә Шәйхулова. Чулпан // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 298-302нче бит.
  • Чулпан / Исчезнувшие населённые пункты Республики Татарстан: справочник / под ред. Р.В.Шайдуллина. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 320 с. ISBN 978-5-902375-13-5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чулпан. Татарстан Республикасының югалган торак пунктлары

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]