Эчтәлеккә күчү

Әсәй

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әсәй latin yazuında])
Әсәй
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Асеевское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Асеевское сельское поселение[d][1]
Халык саны 542 (2002)[2]
Почта индексы 423310
Карта

ӘсәйТатарстан Республикасының Азнакай районындагы авыл. Әсәй авыл җирлеге муниципаль берлегенең административ үзәге.

Халык саны — 567 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 423310.

Азнакай шәһәреннән 14 км көнчыгыштарак, Эстәрле елгасы буенда урнашкан.

Авылга XVII гасырның икенче яртысында юрмый кабиләсе һәм типтәрләр нигез сала. XVIII-XIX гасырларга хәзерге татар халкының ата-бабалары типтәр һәм башкорт вотчинниклары катламына бүленә[3]. Авылда 1762 елда Юрмый волосте старшинасы Казбулат Мютюков кул астында 48 җан ясаклы татар ире булган, ә 1782 елда Нагайбәк Асанов җитәкчелегендә 79 җан типтәр исәпләнгән[4].

1795 елда авылда 72 башкорт һәм 182 типтәр; 1816 елда - 98 башкорт һәм 282 типтәр яши. XIX башыннда Әсәй авылында яшәгән башкорт сословиясенә кергән бер төркем халык Карамалы авылына нигез сала[5].

Авыл халкының төп шөгыле - игенчелек, мөгезле эре терлек асрау. 1859 елгы мәгълүматларга караганда, Әсәй авылында мәчет була. 1910 елда 3 мәчет, 3 мәктәп һәм 3 су тегермәне эшли. 1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 2944 дис.тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Азнакай волостенә керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан - Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән - Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән - Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районына карый[3].

Халык саны
1859 1897 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
794 1450 1771 1236 1299 744 605 687 554 495 546 567

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Танылган шәхесләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Н. Г. Әхмәдиев (1946—2021) - язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
  • Г. Г. Әхмәдиева (1937) - Социалистик Хезмәт Герое (1981), ТАССРның атказанган төзүчесе, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе орденнары кавалеры.
  • Н. Х. Ахунов (1941—1996) - техник фәннәр докторы, профессор.
  • Ф. С. Гыйззәтуллина (1931) - язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.
  • И. В. Закиров (1949) - Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТРның Дәүләт премиясе лауреаты, 1981-1998 елларда совхоз җитәкчесе.
  • Н. Ф. Шаһиев (1952) - архитектор, Яр Чаллы шәһәрендәге "Тәүбә" мәчете проектын ясаучыларның берсе.
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.8 °C 4.6 °C 13.8 °C 19.1 °C 20.9 °C 18.3 °C 12.5 °C 4.5 °C -4.8 °C -10.4 °C 4.2 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[6]. Уртача еллык һава температурасы 4.2 °C.[7]

  1. 1,0 1,1 ОКТМО
  2. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2002 года
  3. 3,0 3,1 Татар энциклопедиясе: 6 томда /Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов, җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. Казан: "ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты" дәүләт учреждениесе, 2008. 1т.: А-В. с.309|isbn=ISBN 978-5-902375-04-5
  4. Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг. / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 89,178. — 192 с. — ISBN ISBN 978-5-94981-351-5.
  5. Асфандияров А. З. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 284—293. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
  6. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  7. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.