Википедия:Бәйгеләр/Төрки марафон/2023
Внешний вид
Проект һәм белешмәлекләр | Төп бит 2023 | Бәяләү 2023 | Нәтиҗәләр 2023 | Оештыру 2023 |
«Төрки марафон 2023» — төрки халыклар, аларның телләре, мәдәниятләре һәм яшәгән ил-төбәкләренең чынбарлыклары турында мәгълүматы белән Википедияне баету чарасы. Июль ае дәвамында үткәрелә. Викимедиа хисап язмасы булган һәркем катнаша ала. Бәйге сыман оештырылган бу чара 2020 елдан бирле уза. Быелгысының махсус темаларына шулай ук Төркия Җөмһүриятенең 100-еллыгы (1923-2023) керә.
Бу битнең кыска адресы w.wiki/6vLq
Үткәрелү вакыты
[вики-текстны үзгәртү]- Бәйгенең старты: 1 июль 2023 0:00 UTC (Мәскәү вакыты буенча 03:00 дән).
- Бәйгенең финишы: 31 июль 2023 23:59 UTC (Мәскәү вакыты буенча 1 август 02:59 кадәр).
Тәртипләре
[вики-текстны үзгәртү]2023 елгы конкурсның рәсми мәгълүматлары һәм тәртипләре:
- Бәйге барышы дәвамында булдырылган яки тулыландырылган (преквалификациядә автоматик килеш тикшерелә)
- Татарча Википедиянең гамәлдәге тәртипләрен бозмый
- Төрки халыклар яки төрки телләр төркем агачына керә.
- Татарлар төркем агачына керми (чара дәвамында кардәш халыклар турында язу санала).
- Өстәлгән материал күләме кимендә 1500 байт (преквалификациядә автоматик килеш тикшерелә)
- Вики-бот ярдәмендә статистик күрсәткечләре белән генә аерылган стандарт эчтәлекле мәкаләләр түгел.
- Проектта катнашуыгызны Татарча Википедиянең тарихына кертү өчен, вики-мәкаләнең бәхәс битенә түбәндәге калыпны урнаштырыгыз:
{{Төрки марафон мәкаләсе | ел = |халык = |ил = |кулланучы= Викимедиа хисап язмагыз}}
Танылу
[вики-текстны үзгәртү]- квалификацион өлеше булган һәрбер кулланучы катнашучыга электрон (вики-кулланучы битенә) һәм кәгазьдә бастырырлык катнашу таныклыгы булдырыла, кулланучы хисап язмасы исеме бәяләү җәдвәлендә һәм бәйле хезмәт төркемнәрендә күрсәтелә.
- кимендә 4 мәкалә булдырганы - финалист дип билгеләнә, нәтиҗәләр битенә чыгарыла һәм дипломга ия була.
- иң күп мәкаләләр булдыручыга «Татарча Википедиядә төрки дөнья илчесе 2023» (ингл. Tatar Wikipedia Turkic World Ambassador 2023)
- халык буйлап иң күп мәкаләләр булдыручыга «Татарча Википедиядә төрки халык илчесе 2023» (ингл. Tatar Wikipedia Turkic people Ambassador 2023)
- темалар буенча елның алдынгылары бәйгенең «Дан аллеясенә» кертелә.
- актив катнашучыларга татар телле вики-волонтёрлары төркемен халыкара төрки вики-җыеннардагы вәкиле булып катнашырга тәкъдим ясала.
Киңәшләр
[вики-текстны үзгәртү]- Нәтиҗәле катнашу киңәшләре: Тәрҗемә итү коралын куллану
- Гамәлдәге материаллар:
- күптелле Википедиянең төрки халыкларына һәм төрки телләренә багышланган төркемнәр җыентыгы
- Мультимедиа саклагычы Викиҗыентыкта төрки халыклары һәм төрки телләр төркеме
Тат.Википедиядә төрки халыклар
[вики-текстны үзгәртү]Тат.Википедиядә төрки телләр
[вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[вики-текстны үзгәртү]- Сорауларны бирү юллары:
- Татарча Википедиядәге бәйгенең бәхәс битенә урнаштыру
- Татарча Википедиядә барган бәйгеләр турында аралашу каналы
- Мөрәҗәгатьләр статистикасы: Бу биткә • Теркәлгән татарча мәкаләләр исемлегенә • Җирле нәтиҗәләргә исемлегенә кабул ителгәннәренең укылулары (бәйгедән соң булдырыла)