Инсаф Фәхретдинов
Инсаф Фәхретдинов | |
![]() | |
Туганда бирелгән исеме: |
Инсаф Ильяс улы Фәхретдинов |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актеры |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
1983 – 2023 |
Бүләк һәм премияләр: |
|
Инсаф Фәхретдинов, Инсаф Ильяс улы Фәхретдинов (1951 елның 27 апреле, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Губаха) — драма актеры, Минзәлә (1973—1990 елларда) һәм Яр Чаллы (1990―2023) татар дәүләт театрлары актеры, Татарстанның халык (1997), РФ атказанган (2013) артисты. Дамир Сираҗиев исемендәге (2013) һәм «Тантана» (2014, 2017) премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1951 елның 27 апрелендә Пермь өлкәсе Губаха шәһәрендә дүрт балалы шахтер гаиләсендә беренче бала булып туган. Алты яшендә гаиләсе Татарстан АССР Ворошилов районы (хәзерге Тукай районы) Кызыл Байрак авылына күчеп кайта. Кызыл Байрак башлангыч, Яңа Бүләк сигезьеллык, Теләнче-Тамак урта мәктәпләрен, Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтын (рус. ЛГИТМИК) тәмамлый. Институтта Михаил Боярский, Елена Драпеко, Илдус Әхмәтҗанов, Луара Шакирҗанова, Шамил Бариев, Рөстәм Абдуллаев һ. б. театр дөньясында билгеле затлар белән укыган. Театр уку йортын тәмамлагач, үзе теләп, Минзәлә театрына эшкә кайта, 17 ел әлеге театрда хезмәт итә. 1990 ел — Яр Чаллы татар театры оешкан елда Минзәлә театры режиссеры Ф. Ибраһимов Минзәләдән дүрт артистны, шул исәптән Инсаф Фәхретдинов, Әлфия Колмакова, Мәрьям Зәйнетдинованы Чаллыга алып китә.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Минзәлә театрында уйнаган беренче роле — Мәсәдек («Соңгы хөкем») тамашачылар тарафыннан искиткеч җылы кабул ителә. Буслай («Упкын читендә», Дударев) роленә тәнкыйтьчеләр игътибар итә. Минзәләдә эшләгәндә, 1984 елда ТАССР атказанган артисты исеменә лаек була. 1990 елдан 2023 елга кадәр Чаллы татар театрында хезмәт куя[1] Монда да башкарган төп рольләре, җырлы рольләре, үзенең җылылыгы, табигыйлеге белән тиз арада үз тамашачысын таба. Тискәре образларны да күңел җылысын биреп эшли.
Башкарган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәсәдек — «Соңгы хөкем»
- Буслай — «Упкын читендә» Н. Дударев
- Мулланур Вахитов — «Сызылып таңнар атканда» Әхәт Гаффар һ. б.
- Иртуган — «Без бит авыл малае» Туфан Миңнуллин
- Шәкүр — «Гармун белән скрипка» Туфан Миңнуллин
- Җәлил — «Соңгы төн» Илдар Юзеев
- Шагыйрь – «Гашыйклар тавы» Илдар Юзеев
- Иркенбай — «Гарасат» Габделхәй Сабитов
- Рәүф — «Ике килен-килендәш» Хәй Вахит
- Ярми — «Язлар моңы» Әхәт Гаффар
- Котлыбай — «Аты барның дәрте бар» Наил Гаетбай
- Ягъкуб — «Йосыф кыйссасы» Кол Гали
- Әгъзәм Солтанович — «Юлларда бозлавык» Аманулла
- Габдуллаҗан — «Американ» Кәрим Тинчурин
- Милиционер — «Сулкылдап елый җаннар» Зөлфәт Хәким
- Уразгөл — «Күбәләк булып җаның кайтыр» Рабит Батулла
- Харамша — «Ярым ятларга кала» Рабит Батулла
- Мифтах — «Кәләпүшче кыз» Гаяз Исхакый
- Камалетдин — «Банкрот» Галиәсгар Камал
- Мостафа — «Хәят» Равил Сабыр
- Локман — «Абага алмасы ачы була» Равил Сабыр
- Демьян Потапыч — «Бурлак» Мансур Гыйләҗев
- Шәйхразый — «Өч аршын җир» Аяз Гыйләҗев һ. б.
Фильмография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шәүкәт — «Сөмбел» Рәшит Маликов, Рамил Фазлыев (2020)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1984 — Татарстан АССР атказанган артисты
- 1997 — Татарстанның халык артисты
- 2012 — Татарстан хөкүмәте гранты
- 2013 — Дамир Сираҗиев премиясе[2]
- 2013 — РФ атказанган артисты[3]
- 2014 — «Тантана» премиясе[4]
- 2017 — «Тантана» премиясе
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әтисе Ильяс, әнисе Дәрига. Туганнары Илфат (балачакта вафат), Рәмилә, Римма.
Хатыны Раушания Таһирова, Яр Чаллы театры актрисасы (чыгышы белән Яңа Чишмә районыннан, Бәткедә үскән). Кызлары Рузалия, Азалия.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Чаллы татар дәүләт театрының өлкән яшьтәге өч артисты эштән китә. Татар-информ, 17.08.2023
- ↑ Артист татарского драмтеатра Челнов Инсаф Фахрутдинов. «Челны ЛТД», 25.12.2013
- ↑ Инсаф Фәхретдинов 2013 ел ахырында ике зур бүләккә лаек булды(үле сылтама). Чаллы татар театры сайты
- ↑ Өчләтә бәйрәм: сезон ябылу тантанасы, юбилей һәм премьера 2020 елның 26 октябрь көнендә архивланган.. ТР мәдәният министрлыгы сайты
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәкаләләр
- Айгөл Әхмәтгалиева. Без дөньяда кунак кына. «Мәйдан», 2007 ел, март, 116-122нче бит.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Инсаф Фәхретдинов 2019 елның 5 апрель көнендә архивланган.. Чаллы татар театры сайты
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- 27 апрель көнне туганнар
- 1951 елда туганнар
- Пермь краенда туганнар
- Википедия:Театр эшлеклеләре турында портретсыз мәкаләләр
- Татар артистлары
- Яр Чаллы татар дәүләт драма театры актерлары
- Татарстанның халык артистлары
- Россиянең атказанган артистлары
- Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары
- «Тантана» премиясе лауреатлары
- Санкт-Петербург дәүләт театр сәнгате академиясен тәмамлаучылар