Бәтке

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәтке latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бәтке
Тасвир
Озынлыгы 37 км
Бассейн мәйданы 343 км²
Бассейны Чулман тамагынан Кама Тамагы бистәсенә чаклы Куйбышев сусаклагычының Чулман участогы, Шишмә һәм Идел елгаларын кертмичә
Елгалар бассейны Идел, Куйбышев сусаклагычы башыннан Каспий диңгезенә койганчы
Елга тамагы Куйбышев (Чулман култыгы) сусаклагычының уң ярыннан 55 км ераклыкта
Урнашкан урыны
Ил Русия

Бәтке елгасы, Көнбатыш Кама алды төбәгендә. Чулманның уң кушылдыгы. Озынлыгы 32,3 км, бассейнының мәйданы 375 км2. Балык Бистәсе районы территориясеннән ага. Елга башы Яңа Арыш авылыннан 4 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Балык Бистәсе авылыннан 2 км көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы - 53 м. Елга бассейны аз гына көньякка авышкан калкулыклы тигезлек. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 13%. Бәткенең 17 кушылдыгы бар, иң зур уң кушылдыклары - Пановка (11,4 км) һәм Укмас (19,5 км) елгалары.

Елга челтәренең тыгызлыгы 0,32 км/км². Бәткенең үзәне асимметрияле елга тамагы өлешендә киңлеге 2-3 км га кадәр, сулъяк ярлары биек һәм текә. Тугае тар. Елга юлы бормалы, киңлеге 6-8 м. Елганың тирәнлеге 1 м га кадәр, сай урыннарда 0,2-0,4 м. Елга режимы 1935-88 елларда Яншык авылы янындагы су үлчәү постында өйрәнелә. Елга күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты сулары белән туену модуле елганың өске агымында 5-10 л/с•км2, елга тамагына таба 0,26-0,5 л/с•км2 га кадәр. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Язгы ташу вакытына еллык су агымының 70% чамасы туры килә. Яншык авылы янында су биеклегенең уртача еллык тирбәлеше 2,7 м (макс. 4,3 м). Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 190 мм, ташу агымы катламы 130 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Кыш ахырына бозның калынлыгы 83 см га җитә. Елга тамагында суның иң аз вакыттагы уртача күпьеллык чыгымы 0,067 м3/с. Яншык авылы янында уртача еллык су чыгымы 0,99 м3/с тәшкил итә. Суның иң зур чыгымы - 128 м3/с - 1979 елның язында билгеләнә. Суы сульфат-гидрокарбонат-кальцийлы, язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-250 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр. Ташу вакытында елгада суның болганчыклыгы 1500 г/м3 га җитә. Елга утырмаларының уртача еллык агымы 50 мең т га тигез. Бәтке бассейнында гомуми күләме 1,8 млн. м3 булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла. Бәтке бассейнының уңъяк яр буе Мишә аучылык тыюлыгына керә. Бәтке - ТРның табигать истәлеге (1978).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]