Эчтәлеккә күчү

Актай

55°07′37″ с. ш. 49°33′04″ в. д.HGЯO{{#coordinates:}}: нельзя иметь более одной первичной метки на странице
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Актай latin yazuında])
Актай
Кушыла: Куйбышев сусаклагычы
Кушылдыгы Ямбакты (елга), Ромоданка, Салман, Чаллы (Актай кушылдыгы) һәм Чокыр Вершина Актая
Су җыю бассейны Идел бассейны[d]
Су чыгымы 422 м³/с
Бассейн мәйданы 981 км²
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 48 метр
Озынлык 89 km
Карта

һәм

Акта́й (рус. Ахтай) елгасы, Көнбатыш Кама аръягында, Иделнең сул кушылдыгы. Озынлыгы 75,3 км, бассейнының мәйданы 1016 км². Әлки, Алексеевск һәм Спас районнары территориясеннән ага. Елга башы Әлки районының Югары Матак авылы, тамагы Спас районының Вожи посёлогы янында. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы - 53 м. Елганың су җыелу урыны төньяк-көнбатышка авышкан һәм җиңелчә бүлгәләнгән тигезлектән гыйбарәт. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 9%, сөрү җирләре 65%. Елга үзәне асимметрияле, киңлеге үрге агымында 60 м дан тамак өлешендә 2 км га кадәр. Елга ярлары текә (20-60°), кайвакыт 8 м биеклеккә җитеп, тиррас киртләчләре хасил итә. Сул кушылдыкларының үрге агымында карст процесслары күзәтелә. Актай елгасының 1 дән алып 25 км га кадәр озынлыктагы 13 кушылдыгы бар, аеруча зурлары: Чаллы (12 км), Ромодан (15 км) - уң кушылдыклары, Салман (25,3 км), Ямбакты (Сушка) (17,7 км) - сул кушылдыклары. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,46 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена.