Эчтәлеккә күчү

Дегетле (елга)

55°35′30″ с. ш. 51°02′44″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дегетле (елга) latin yazuında])
Дегетле
Кушыла: Омарка
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 89 метр
Озынлык 11 km
Карта

Дегетле елгасы. Көнбатыш Кама алдында, Омар елгасының уң кушылдыгы (Чулман елгасы бассейны). Озынлыгы 9,5 км, бассейнының мәйданы 47,6 км². Мамадыш районы территориясеннән ага. Елга башы Түбән Яке авылыннан 3 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Бүкәнле авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы - 94 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 53%. Дегетле елгасының 0,9 һәм 3,8 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар.

Су реестры мәгълүматы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Түбән Идел су бассейны округында урнашкан, су хуҗалыгы участогы — Чулман тамагынан Кама Тамагы бистәсенә чаклы Куйбышев сусаклагычының Чулман участогы, Шишмә һәм Идел елгаларын кертмичә. Кече елга бассейны — бассейны юк, елга бассейны — Идел, Куйбышев сусаклагычы башыннан Каспий диңгезенә койганчы.[1]

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[1]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 11010000312112100003494
  • Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 112100349
  • Бассейн коды — 11.01.00.003
  • ГӨ буенча саны — 12
  • ГӨ буенча чыгарылышы — 1