Бырыс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бырыс latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бырыс
Тасвир
Озынлыгы 34 км
Бассейн мәйданы 252 км²
Бассейны Чулман тамагынан Кама Тамагы бистәсенә чаклы Куйбышев сусаклагычының Чулман участогы, Чишмә һәм Идел елгаларын кертмичә
Елгалар бассейны Идел, Куйбышев сусаклагычы башыннан Каспий диңгезенә койганчы
Елга тамагы Куйбышев (Чулман култыгы) сусаклагычының уң ярында, Имәнкискә авылы янында 24 км ераклыкта
Урнашкан урыны
Ил Русия

Бырыс рус. Брысса елгасы, Көнбатыш Кама алдында. Чулманның уң кушылдыгы. Озынлыгы 32,2 км, бассейнының мәйданы 331,8 км². Елга башы Питрәч районының Яңа Питрәч авылыннан 3 км көньяк-көнбатыштарак, аз гына Балык Бистәсе районы территориясеннән ага, тамагы Лаеш районының Имәнкискә авылыннан 2 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы - 53 м. Су җыелу мәйданы - кушылдыкларының киң үзәннәре белән бүлгәләнгән, көньякка аз гына авышкан, гадәти эрозия тигезлеге. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 12%. Бырыс елгасының 2,1 дән алып 10,4 км га кадәр озынлыктагы 9 кушылдыгы бар, иң зурысы - Сикец елгасы (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,45 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,11-0,5 л/с•км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 80 мм, ташу агымы катламы 66 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,053 м³/с. Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л га кадәр. Бырыс бассейнында гомуми күләме 0,7 млн. м³ булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]