Шамил Монасыйпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамил Монасыйпов latin yazuında])
Шамил Монасыйпов
Туган телдә исем Шамил Хәмит улы Монасыйпов
Туган 31 октябрь 1944(1944-10-31) (79 яшь)
Украина, Днепродзержинск шәһәре
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Российская академия музыки имени Гнесиных[d]
Һөнәре музыкант, педагог
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2002)
М. Җәлил премиясе (1987)
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать белеме нәмзәте[d]

Шамил Монасыйпов (Шамил Хәмит улы Монасыйпов) – музыкант (скрипка), педагог. Казан дәүләт консерваториясе скрипка кафедрасы профессоры (1999). Сәнгать фәннәре кандидаты (1982). РФ атказанган артисты (2006). ТР халык артисты (1999). ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). М. Җәлил (1987) һәм Тукай (2002) премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1944 елның 31 октябренда Украинаның Днепродзержинск шәһәрендә туган. Казанның 4-музыка мәктәбен (Л.Г. Каминер, Н.Э. Сәйдәшев сыйныфы) (1959), Казан музыка укуханәсен (Ф.Л. Бурдо сыйныфы), Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге музыка-педагогика институтын (хәзер академия) (А.А.Марков сыйныфы) (1968), шунда ук аспирантураны (А.А. Марков җитәкчелегендә) (1971) тәмамлаган. Мәскәү дәүләт консерваториясендә «Татар кыллы уен кораллары мәдәнияте үсеше» темасына сәнгать фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1982).

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Концерт программасы гаять бай. Татартстан дәүләт симфоник оркестры (дирижёрлар Фуат Мансуров, Натан Рахлин, Г. Проваторов), Түбән Новгород филармониясе симфоник оркестры (дирижёр И. Гусман) белән чыгышлар ясый. ТР дәүләт кыллы квартеты белән Россия шәһәрләрендә, Алмания, Франция, Финляндия, Һолландия, Чехия, Италия, Словакия, Бөекбритания, АКШ, Япония, Австралия, Малайзия, Һиндстан, Күвәйт, Сүрия, Согуд Гарәбстаны, Төркиядә гастрольләрдә була.

Идел буе шәһәрләрендә, чит илләрдә мастер-класслар үткәрә: Казан (1990-2008), Йошкар-Ола, Яр Чаллы, Саранск (1970-2007), Токио (Япония, 1994, 1996). Башкаручыларның V һәм VI бөтенроссия конкурсларында (Казан), бөтенсоюз (Таллин) жюри составында эшли.

Аудиоязмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар композиторларының камера-инструменталь әсәрләре: Ренат Еникиев, Заһид Хәбибуллин. Ленинград, 1980 (грампластинка, «Мелодия» фирмасы).
  • Татар композиторларының квартет миниатюралары (М. Мозаффаров, Ш. Шәрифуллин). Ленинград, 1983 (грампластинка, «Мелодия» фирмасы).
  • Татарстан композиторларының камера музыкасы: Рафаэль Билалов. Фольклор-сюита. Ленинград, 1983 (грампластинка, «Мелодия» фирмасы).
  • Классик ансамбльләр: Моцарт - Квартет Л.478, Дворжак - Фортепиано квинтеты op.81, Нарита - Хамабеноута. Токио: «Art Union Records», 1995 (CD).
  • «Токио-концерт»: Барбер - Адажио op.11, Шнитке - Фортепиано квинтеты, Рәшит Кәлимуллин - Квартет № 4, Асака - Лулабай. Токио: «Art Union Records», 1996 (CD).
  • Татар тынлы музыкасы, квартет һәм ир-ат тавышы өчен аранжировкада (солист - Д. Зәйнуллин). АКШ: San-Francisco University, 1997 (CD).
  • Рәшит Кәлимуллинның камера музыкасы: Кыллы квартетлар № 3, 4. Мәскәү: «Ореал-Лайн», 1998 (CD).
  • III халыкара «Европа-Азия» фестивале (Р. Ахиярова әсәрләре). Мәскәү: «Ореал-Лайн», 1998 (CD).
  • Татар квартет музыкасы. Казан, 2000 (CD).
  • Җан өчен музыка (Музыка души): Квартет миниатюралары. Казан: Барс-Медиа, 2005 (CD).

Шәкертләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аяз Зәйнуллин – кыллы уен коралларында уйнаучыларның ачык республика конкурсы (Уфа, 1990) - I премия лауреаты.
  • Гүзәл Ситникова – Пётр Чайковский исемендәге ачык республика конкурсы (Ижау, 1990) - I премия лауреаты.
  • Екатерина Яковлева - кыллы уен коралларында уйнаучыларның ачык республика конкурсы (Йошкар-Ола, 1992) - II премия лауреаты.
  • Ренат Сафин - «XXI гасыр сәнгате» халыкара конкурсы (Киев, 2001) - II премия лауреаты.
  • Лилия Ситдикова - кыллы уен коралларында уйнаучыларның халыкара конкурсы (Болгария, 2002) - III премия лауреаты.
  • Яна Чернышева - кыллы уен коралларында уйнаучыларның халыкара конкурсы (Болгария, 2005) - II премия лауреаты.
  • Ирина Осипова – скрипкачыларның халыкара конкурсы (Вена, 2007) - I премия лауреаты.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Фәнни мәкаләләре 2010 елның 20 декабрь көнендә архивланган.
  2. Яшь скрипач: музыка мәктәпләре өчен хрестоматия. I-II кисәк. Казан, 1977-1978.
  3. Татарстан композиторларының скрипка һәм фортепиано өчен әсәрләре. М.: Сов. композитор, 1982.
  4. Беренче адымнар: татар халык көйләрен эшкәртү. Казан, 1985.
  5. Хөснулла Вәлиуллин. Романслар: Күчерү. Казан, 1978.
  6. Фәрит Яруллин. «Шүрәле» балетыннан ике фрагмент: күчерү. Казан, 1978.
  7. Нәҗип Җиһанов. Кереш һәм токката. М.: Сов. композитор, 1982.
  8. Белялов Р. Скрипка һәм фортепиано өчен соната. Казан, 1979.
  9. Белялов Р. Скрипка һәм фортепиано өчен 2 пьеса. М.: Сов. композитор, 1980.
  10. Бату Мулюков. Скрипка һәм фортепиано өчен соната. М.: Сов. композитор, 1982.
  11. Ренат Еникиев. Кыллы квартет № 2. М.: Сов. композитор, 1983.
  12. Ренат Еникиев. Скрипка һәм фортепиано өчен вальс-скерцо. М.: Сов. композитор, 1984.
  13. Ренат Еникиев. Скрипка һәм фортепиано өчен романс. М.: Сов. композитор, 1986.
  14. Белялов Р. Скрипка һәм фортепиано өчен пьесалар. Казан, 1986.
  15. Л. Хәйретдинова. Скрипка һәм фортепиано өчен бию. М.: Сов. композитор, 1987.
  16. Белялов Р. Скрипка һәм фортепиано өчен соната. М.: Сов. композитор, 1990.
  17. Блинов Л. Кыллы квартет № 3. М.: Сов. композитор, 1991.
  18. Мансур Мозаффаров. Кыллы квартет өчен әсәрләр. Казан, 2002.
  19. Ренат Еникиев. Скрипка һәм фортепиано өчен пьесалар. Казан, 2007.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан дәүләт консерваториясе рәсми сайты 2010 елның 20 декабрь көнендә архивланган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]