Роберт Андреев
Роберт Андреев | |
---|---|
Туган телдә исем | Роберт Егор улы Андреев |
Туган | 31 март 1956 (68 яшь) Баткак, Сарман районы, Татарстан АССР, СССР |
Милләт | татар |
Әлма-матер | Казан дәүләт мәдәният институты |
Һөнәре | төзүче, җырчы, композитор |
Җефет | Мәдинә |
Балалар | улы, кызы |
Бүләк һәм премияләре | (2008) Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1997) Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002) |
Роберт Андреев, Роберт Егор улы Андреев (1956 елның 31 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Баткак) — җырчы, композитор, Тукай бүләге (2008) һәм Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1997) иясе. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1956 елның 31 мартында Татарстан АССРның Сарман районы Баткак авылында туган.
1963 — 1965 елларда Баткак башлангыч, 1965 — 1971 елларда Салкын Алан сигезьеллык мәктәбендә белем ала. 1971 — 1975 елларда Әлмәт газ сәнагате техникумында «сәнагать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге ала. 1986 — 1991 елларда читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укый.
1975-1978 елларда Хәрби-Диңгез флотында хезмәт итә.
1978 елдан Әлмәттә төзелеш остасы булып эшли.
1982 елдан «Татнефть» ААҖ нең «Татнефть — газ эшкәртү» идарәсе «Ромашкино» санаториенда (Зәй районы) эшли: әйдәүче инженер, санаторий директорының күмәк эшләр өчен җаваплы урынбасары[1].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1986 елдан башлап, җырларга көйләр яза. Аеруча халык яратып тыңлый торганнары:
- «Су буенда кыяк үлән» (Клара Булатова сүзләренә)
- «Яшьлекне сагыну»
- «Кызара инде миләшләр» (Клара Булатова сүзләренә)
- «Өзгәләнү» (Клара Булатова сүзләренә)
- «Ак нигез» (Р.Гайнанова сүзләренә)
- «Шаулый урман» (Гөлшат Зәйнашева сүзләренә)
- «Биш алма» (Җәүдәт Дәрзаманов сүзләренә)
- «Мәхәббәт ул булмый җавапсыз» (Р. Андреев сүзләренә)
- «Язлар кайтты» (Клара Булатова сүзләренә)
- «Җавап көтмә» (Рамил Чурагулов сүзләренә)[2]
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Нефть регионының автор-башкаручылары конкурсында I урын — «Бишек җыры» (Э. Мөэминова сүзләре) өчен[3].
- 1997 — Әлмәт районы хакимиятенең Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиясе.
- 2002 — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
- 2008 — Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе — «Мин яратам сине, Татарстан!» җырының көен язган өчен (җырның сүзләрен язган Роберт Рәкыйпов, җырны башкаручы Салават Фәтхетдинов белән бергә)[4].
«Мин яратам сине, Татарстан»
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Роберт Рәкыйпов сүзләре, Роберт Андреев көе, Салават Фәтхетдинов репертуарыннан | |||
---|---|---|---|
|
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Әлмәт районы мәдәният бүлеге сайты, archived from the original on 2014-07-22, retrieved 2014-08-12
- ↑ Җырлар.ру сайтында
- ↑ «Сөембикә», 2002 ел, апрель, 28нче бит
- ↑ ТР мәдәният министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-03-16, retrieved 2014-08-12
- ↑ Илһамлы Сарман (төзүчесе һәм мөхәррире Дамир Гарифуллин).К.: «Яз» нәшрияты, 2017 ел, 295нче бит. ISBN 978-5-9500696-1-1
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Т. Г. Дунаева. Керәшеннәр: тарихы, бүгенгесе. Библиографик күрсәткеч. Казан, 2008.[1]
- Сарман районы энциклопедиясе (төзүчесе Дамир Гарифуллин), 1нче китап: Чаллы, 2000.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
- 31 март көнне туганнар
- 1956 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Сарман районында туганнар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Татар композиторлары
- Татарстан композиторлары
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреатлары
- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар