Эльвира Кудрецкая
Внешний вид
Эльвира Кудрецкая | |
---|---|
Туган телдә исем | Эльвира Геннадьевна Кудрецкая (Кудрятова) |
Туган | 1942 ССРБ, РСФСР |
Үлгән | 31 декабрь 2020 Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | журналист |
Балалар | улы Айдар Хәбетдинов, тарихчы |
Ата-ана |
|
Эльвира Кудрецкая — Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист. Казан шәһәрендә 1942 елда туа. 1959-1964 елларда Казан дәүләт университетының рус телен милли мәктәпләрдә укыту бүлегендә укый. 1968-1970 елларда «Кировец» газетасында эшли. 1970-2002 елларда «Татарстан» радиосында «Между Волгой и Уралом» (Идел-Урал арасы) дигән сәяси-мәгълүмати тапшырулар алып бара. 2002 елда лаеклы ялга чыга. 2020 елның 31 декабрендә Казанда вафат булды. Казанның «Курган» зиратында җирләнә.
Эльвира Геннадьевна Кудрецкая (Кудрятова) — шагыйрь Һади Такташның хатыны Гөлчирәнең (Гөлчәһрә) кызы, тарихчы Айдар Хәбетдиновның әнисе.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Казанда журналист Эльвира Кудрецкаяны соңгы юлга озаттылар. Татар-Информ, 01.01.2020.