Дилә Барышева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дилә Барышева latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Дилә Барышева
Д.Р.Барышева.jpg
Туган телдә исем Дилә Рәшит кызы Барышева
Туган 1 февраль 1962(1962-02-01) (57 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре рәссам, укытучы
Ата-ана
  • Рәшит Фатыйх улы Галиуллин (әти)
Сайт dila.baryseva

Дилә Барышева, Дилә Рәшит кызы Барышева (кыз фамилиясе Галиуллина, 1962 ел, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән) — рәссам, батик остасы, 1997 елдан Татарстан рәссамнары берлеге, 2003 елдан РФ рәссамнары берлеге әгъзасы. Яшел Үзән балалар сәнгать мәктәбенең өстәмә белем бирү укытучысы[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан АССРның Яшел Үзән шәһәрендә 1962 елда дөньяга килә. Әтисе — Галиуллин Рәшит Фатыйх улы шәһәрдә билгеле шәхес. Заманында Яшел Үзәндәге сәнгать мәктәбен үстерүгә күп көч куйган кеше. Ул 39 ел буена аның җитәкчесе һәм иҗади илһамландыручысы була. Дилә дә сәнгать мәктәбендә белем ала: 1983 елда Казан сәнгать мәктәбенә укырга керә. Читтән торып И. Я. Яковлев исемендәге Чуваш дәүләт педагогика институтының сәнгать-графика бүлеген тәмамлый. 1991 елдан Дилә Барышева шәһәр, зона, республика күргәзмәләрендә катнаша башлый.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дилә Барышева 20 ел инде сәнгатьнең батик төре белән шөгыльләнә. Батик (batik) - ба (тукыма) һәм тик (тамчы) - ефәккә (гадәттә) йә мамыктан тукылган тукымага кулдан үзенчәлекле сурәт төшерү сәнгате. Шундый шарф, күлмәк, панно, яулык ише нәрсәләр хәзер модада. Батикның туган ягы — Индонезия. Бу илдәге гореф-гадәт буенча, кияүгә чыгарга җыенган һәрбер кыз-кыркын, үзе үк рәсемнәрен төшереп, әнә шундый батик күлмәк тегеп кияргә тиеш. Мәсәлән, марҗа кызлары борщ пешерә, безнең кызлар кулъяулык (сөлге, мендәр тышы һ.б.) чигә белгән кебек (ни кызганыч, бу күркәм гореф-гадәтебез инде юкка чыгып, тарихта гына калып бара шикелле). Сәнгатьнең бу төре Россиядә узган гасырның егерменче елларында күренә башлый. Илленче елларда исә бу эш белән махсус шөгыльләнеп дан казанган күренекле осталар барлыкка килә.

Дилә Барышева «татар батигы»н булдырган. «Дилбәр» бренды Татарстан һәм Рәсәйдә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле. Татар рәссамының эшләре искиткеч, аларга сәгатьләр буе карап торып була. Дилә Барышева гел эзләнүдә. Ул төрле техниканы кулланып карый. Шулай ук рәссам төрле стиль һәм жанрларда эшли: пейзаж, портрет, абстракт сурәтләр. Күп хезмәтләрендә чәчәкләрне сурәтли. Аларның табигый матурлыгы аша табигатькә соклануны гына түгел, ә төрле проблемаларга үз мөнәсәбәтеңне белдерергә мөмкин.

Батик сәнгатендә Дилә Барышева үзенең гаҗәеп матур, нәфис дөньясын тудыра. Аның барлык эшләре ефәктә эшләнә. Хезмәтләре: “Яшерен мәгънә турында төшләр” (триптих, 1998), “Кайтаваз. Греция” (2004), «Кампанила», (2007), «Альгамбра» (2010), «Кош», «Күбәләк» (2012), Габдулла Тукай шигыренә эшләнгән «Кояш һәм ай» (2011), «Ал көн», «Кайнар йөрәк», «Нурлы», «Синең бакчада», «Пионнар», «Кабуки» (триптих).

Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы[2] , Йошкар-Ола, Алабуга[3] , Лосхаймда (Алмания) уннан артык шәхси күргәзмәсе оештырылган[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2002 елда Дилә Барышева «Зөбәрҗәт» балалар театрлары конкурсында «Кантри» балалар киемнәре бизәкләре өчен I дәрәҗәдәге дипломга лаек була.
  • 2004 елда Германиядә уздырылган ”Регион сәнгате” күргәзмәсендә “Ай тотылган төндә” батигы өчен III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]