Наис Гамбәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наис Гамбәр latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Наис Гамбәр
Наис Гамбәр.jpg
Тугач бирелгән исеме: Наис Гыймран улы Гамбәров
Туу датасы: 25 август 1947(1947-08-25)
Туу урыны: ТАССР, Мөслим районы, Бүләк
Үлем датасы: 4 май 2005(2005-05-04) (57 яшь)
Үлем урыны: Казан
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: журналист
Иҗат итү еллары: 1966-2005
Юнәлеш: поэзия, тәнкыйть
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: татар теле
Яшәү җире Лесгафт урамы, Казан[1]

Наис Гамбәр, Наис Гыймран улы Гамбәров (1947 елның 25 августы, ТАССР, Мөслим районы, Бүләк2005 елның 4 мае, Казан) — шагыйрь, журналист, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2000). 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елның 25 августында Татарстан АССР Мөслим районы Бүләк авылында биш балалы гаиләдә дүртенче бала булып туган. Әтисе Гыймран — авылның беренче шоферы (сугышка кадәр иң беренче машинаны авылга ул алып кайта), сугыш ветераны, сугыштан соң — төзү бригадиры, әнисе Мөсәвәрә фермада сыер савучы булып эшли. Туган авылында башлангыч, Үрәзмәттә урта белем ала. 1966 елда Мөслим районында чыгучы «Авыл утлары» газетасында әдәби хезмәткәр. Шагыйрь Рәдиф Гаташның Үрәзмәт мәктәбенә практика үтәргә килүе шигърият белән мәктәп елларында ук кызыксына башлауга этәрә[2]. 1969 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә һәм 1974 елда уңышлы тәмамлый. 1974-1978 елларда Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә мөхәррир булып эшли. Аның мөхәррирлегендә «Татар халык иҗаты» күптомлыгының беренче дүрт китабы, Таҗи Гыйззәт әсәрләренең 3 томлыгы, Мөхәммәт Гайнуллинның XIX гасыр татар язучылары иҗатына багышланган китабы дөнья күрә. «Татарстан яшьләре» газетасының пропаганда һәм агитация бүлегендә, «Татарстан» журналында, 1993 елның апреленнән «Казан утлары» журналында җаваплы сәркатип, аннары фән һәм сәнгать бүлеген җитәкли.

Шагыйрьләр, рәссамнар һәм сәнгать әһелләренә багышланган мәкаләләре, эссе-нәсерләре, иҗат портретлары, әңгәмә-уйланулары Наис Гамбәрне сәләтле тәнкыйтьче итеп таныта.

2005 елның 4 маенда Казанда кинәт вафат була[3] һәм туган авылы Бүләк зиратында җирләнә.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1989 елда Мөслим районының Туган якны өйрәнү музеен оештыра, музейның беренче директоры да булып эшли[4][5].

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Баш очымда — Кояш. К.: ТКН, 1991.
  • Көзләрем яфрак коя. К.: ТКН, 2001.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. К.: «Мәгариф», 2005
  2. Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП , 2003.
  3. Ф.Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-пресс, 2006. ISBN 5-85247-005-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]