Энҗе Мөэминова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Энҗе Мөэминова latin yazuında])
Энҗе Мөэминова

Тугач бирелгән исеме: Энҗе Һилалетдин кызы Мөэминова
Туу датасы: 18 май 1924(1924-05-18)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә кантоны Яңа Кәшер
Үлем датасы: 2 март 2009(2009-03-02) (84 яшь)
Милләт: татар
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: укытучы, шагыйрә
Иҗат итү еллары: 1957—2009
Юнәлеш: шигърият
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Ефәк яулыгым» (1961)
Премияләр: Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1998)
А. Алиш исемендәге премия (2005)

Энҗе Мөэминова, Энҗе Һилалетдин кызы Мөэминова (1924 елның 18 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә кантоны, Яңа Кәшер2009 елның 2 марты, ?) — балалар язучысы, шагыйрә, укытучы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994). Рафаил Төхфәтуллин (1998) һәм Абдулла Алиш (2005) исемендәге премияләр лауреаты . СССР язучылар берлеге әгъзасы (1965 елдан).

Тышкы рәсемнәр
Иске Кулаткы районы Иске Атлаш авылында әдәби очрашуда төшкән фотолары.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Туган телем»

Дөньяда иң-иң матур ил
Ул - минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул - минем туган телем!
«Балам !» – диеп, туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
«Әнием!» - дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
«Туган ил» дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.

1924 елның 18 маенда ТАССР Бөгелмә кантоны (1930 елдан Татарстан АССР Әлмәт районы) Яңа Кәшер авылында тимерче гаиләсендә туган. Әнисе вафат булгач, әтисе белән 1931 елга кадәр Тымытыкта яшиләр, аннан Әлмәткә кайталар. Әлмәт урта мәктәбен тәмамлагач (1941), унҗиде яшендә хезмәт юлын башлый. Сугыш елларында Югары Мактама авылында, соңрак Мәмәт һәм Габдрахман авылларында мәктәптә математика укыта. 19441946 елларда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында укый. 1948 елда Ташкәнт педагогия институтының (1998 елдан Низами исемендәге Ташкәнт дәүләт педагогика университеты) (uz) математика бүлеген тәмамлый. Әлмәт районы Габдрахман авылына үзе эшләгән мәктәбенә кайтып, 1974 елга кадәр әлеге мәктәптә математика укыта.

2009 елның 2 мартында вафат була.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Э. Һ. Мөэминова

Ике дистәдән артык шигырь китаплары, очерк, җырлар, сценарийлар авторы. Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә яза. Аның беренче шигырьләре 1957 елда вакытлы матбугатта басылган. 1961 елда «Ефәк яулыгым» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. «Әниләргә һәм нәниләргә» (1964), «Шигырьләр» (1966), «Синең өчен язам» (1968), «Бүләгем» (1970), «Чәчәкләр китердем», «Исемдә» (1984), «Әйтер сүзем бар», «Оныту мөмкинме соң», «Безгә килегез» (1992), «Үрдәгем үпкәләде», «Әйдәгез танышыйк», «Бәйрәмнәр» һ. б. китаплар авторы.
Җырлары: «Укытучыма» (Ифрат Хисамов көе), «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй», «Әлмәтем минем», «Яшьлектә бары тик яз гына», «Белсәм әгәр», «Килер ул», «Әлмәтебез таңнары», «Моңнар булып калдың», «Бишек җыры» (Роберт Андреев көе) һ. б.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энҗе Мөэминованың өч баласы, 6 оныгы бар[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укыткан мәктәбе диварында истәлек тактасы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Совет Татарстаны язучылары (төзүчеләре Даутов Р. Н., Нуруллина Н. Б.). Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]