Иске Кулаткы районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Иске Кулаткы районы
рус. Старокулаткинский район
Герб
Coat of arms of Starokulatkinsky Raion.png
Байрак
Flag of Starokulatkinsky Raion.png
Ил

Русия

Статус

Район

Өлкә

Сембер өлкәсе

Административ үзәк

Иске Кулаткы

Нигезләү датасы

14 май 1928

Район башлыгы

Ганиев Эдуард Әнвәр улы[1]

Халык саны (2010)

14 731 кеше

Мәйдан

1 128 км²

Иске Кулаткы районы харитада

Автомобиль номерлар коды

73

http://www.kulatka.ru/

Иске Кулаткы районы (рус. Старокулаткинский район) — Сембер өлкәсенә керүче муниципаль район. Район өлкәнең көньягында, дала җирендә урнашкан. Административ үзәге — Иске Кулаткы бистәсе. Мәйданы 1180 км². Иске Кулаткы районына кергән 23 авылның барысы да диярлек татар (мишәр) авыллары. 96% – татарлар, 4% чуашлар яши.

Кыскача белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Кулаткы районы 1928 елның июль аенда БҮБК карары нигезендә оештырыла. Ул чорда әлеге төбәк Сарытау губернасының Кузнецк округына кергән һәм 40 меңнән артык кеше яшәгән 28 авылны берләштергән. 1943 елдан бирле саф татар районы Ульяновски өлкәсе территориясе булып исәпләнә. 21 мәчет эшләп тора (Сембер өлкәсендә исә аларның саны 100гә якынлаша икән), мәдрәсәләр ачыла. Мәктәпләрдә татар телен укытуга зур игътибар бирелә.

Моңа кадәр саф татар районы үги бала сыйфатында яшәп килде. Идел буе төбәкләрендә үзенең бензин салу стансасы булмаган районнар очрамады, Иске Кулаткыдан башка. Бу район халкы бензин салырга күрше Радищев районына чаба иде. Бары тик малтабар Фәрит Санжапов, 1990 елда шәхси заправка стансасы ачып, Кулаткы халкын артык чыгымнардан коткарды. Баксаң, Санжаповның моннан алган кереме өчен түләгән салымы гына да районның мәдәният чыгымнарын капларга җиткән икән.

Гомумән, Кулаткы ягы җитештерү ширкатьләреннән дә мәхрүм ителгән иде. Хәтта Кулаткы суын суырып алып, шул ук район халкын су белән тәэмин итүче корылма да Кулаткы чигеннән чакрым ярым ераклыкта – Радищев районында төзелгән иде. Эшсезлектән интеккән Кулаткы халкы башка районнарга таралды, сибелде. 1990-елга кадәр сакланып калган 23 мең кешеле районда хәзер нибары 15 мең чамасы гына кеше яши. Шунлыктан бу районны бетерү турында да сүзләр ишетелгәләде.

Иске Кулаткыда ниндидер зур-зур оешмалар да, фабрикалар һаман да юк. Авыл хуҗалыгы белән көн күрүче әлеге төбәкнең барлыгы 55 мең һектар җире бар. Әнә шуларның 40 меңен һектарын ике эре хуҗалык һәм 40 фермер эшкәртәләр, ә калганы сөрелми.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Муниципаль районда 13 мәктәп эшли, шул исәптән 6 урта (икесе бистәдә), 5 төп һәм 2 башлангыч. Аларда 1245 бала белем ала. Шуларның 605 – бистәдә, 640- авыл мәктәпләрендә.

Иске Кулатка төп мәгариф үзәге – дәүләт механика-технология техникумы бар. Ун ел эчендә техникумны бер меңнән артык егет һәм кыз тәмамлап чыккан, шуларның 80 проценты бүген үз белгечлекләре буенча хезмәт итә. Хәзерге вакытта уку йортында искекулаткылылар белән беррәттән, өлкә районнарыннан һәм шулай ук Самар, Сарытау якларыннан килгән 700гә якын укучы белем ала. Алар икътисадчы, хисапчы, кондитер, монтажлаучы, автотранспортны ремонтлаучы һөнәрләрен үзләштерә.[2]

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда 78 ел инде татар телендә Күмәк көч газетасы чыгып килә. 1960нче елда Новоспасски территориаль-җитештерү идарәсе тудырылгач, аңа өлкәнең Радищев, Николаев, Павлов, Иске Кулаткы районнары да кушыла. Күрше 3 районның газеталарын ябалар. “Күмәк көч” алдына да шундый ук куркыныч килеп баса. Шөкер, ул вакытта пропаганданың үтемлген кайгырткан Новоспасски районы башлыгы (И. Насыйров) татарча газетаны “Авыл правдасы” исемендә булса да саклап кала. 1965 ел башында Иске Кулаткы районы яңадан торгызыла һәм «Күмәк көч»кә дә үз исеме кайтарыла.[3]

Газета редакторлары: Әнвәр Закир улы Мөхәмәтрәхимов(1965-1997), Марат Ибраһим улы Әббәсов(1997-2000), Вильдан Солтан улы Зинмуров(2000-2008), Таһир Сөнәт улы Сәләев(2009 гыйнвар-ноябрь 2009, 2010-2011), Мәрисә Шәйхи кызы Хаметова(ноябрь 2009 - 2010 гыйнвар), Сабира Әдип кызы Абитова.

2010 елның апреленнән 2011 елның июненә кадәр районда "Халык сулышы - Дыхание народа" гәзите чыкты (ярталаш татар телендә, яртылаш урыс телендә). Редакторлары: Дамир-хазрәт Хөсәинов, Фәрит Кадыйров.

15 ел инде татар телендә чыгып килүче "Яңа дулкын"(Элекеге исем "ТВ-Кулаткы") каналы эшли. Моңа кадәр җирле халык тапшыруларны "Культура" каналыннан шимбә, якшәмбе көннәрендә иртән 8 сәгатьтән 10 га кадәр генә караган булса, бүген алар үзләренең телевидениеләрен көн саен тыңлый ала. 2008 елның 19 октябреннән Татарстан — Яңа Гасыр телерадиоширкәтенең тапшырларын гади трансляция аша карарга мөмкинлек бар.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Иске Кулаткы районының үзәге дүрт күрше-тирә өлкә үзәгеннән бер чама еракта урнашкан: Пензага 233 км, Сарытауга 244 км, Сембергә 222 км, ә Самарга — 252 км.
  • Район Сембер өлкәсендә иң имин район булып санала, кылынган җинаятьләр саны буенча ул өлкәдә даими иң соңгы булып бара.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]