Ләлә Сабирова
Ләлә Сабирова | |
---|---|
![]() | |
Тугач бирелгән исеме: | Ләлә Нәгыйм кызы Гыймадиева |
Туу датасы: | 1 март 1947 (76 яшь) |
Туу урыны: | ТАССР, Дөбъяз районы, Мәмдәл |
Милләт: | татар |
Ватандашлык: | Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе→![]() |
Эшчәнлек төре: | укытучы, журналист, язучы |
Иҗат итү еллары: | 1964 - х. в. |
Юнәлеш: | балалар әдәбияты |
Жанр: | кыска хикәяләр |
Иҗат итү теле: | татар теле |
Дебют: | «Кызарган алмалар» (ТКН, 1986) |
Премияләр: | Саҗидә Сөләйманова премиясе (2013) |
Ләлә Сабирова, Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (кыз фамилиясе Гыймадиева, 1947 елның 1 марты, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Дөбъяз районы, Мәмдәл) — балалар язучысы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1997), Татарстанның журналистлар (1988) һәм язучылар (1995) берлекләре әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2013).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1947 елның 1 мартында Татарстан АССР Дөбъяз (1963 елдан Яшел Үзән, 1965 елдан Биектау)[1] районының Мәмдәл авылында җиде балалы укытучылар гаиләсендә туган. Мәмдәл урта мәктәбен (1964)[2], Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын (1969) тәмамлаган.
1969 — 1971 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр.
1971 — 1988 елларда Биектау районы Олы Битаман авылы мәктәбендә укытучы, директор урынбасары.
1988 елдан Казанда. «Яшь ленинчы» газетасының (1990 елдан «Сабантуй» газетасы, 2014 елдан «Сабантуй» журналы) әдәби хезмәткәре, җаваплы сәркатибе, баш мөхәррир урынбасары, 1995 — 2014 елларда баш мөхәррир.
1960 елларда беренче хикәяләре «Колхозчы» исемле район газетасында, «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналында күренә. Нәниләр өчен язган кыска хикәяләре 1964 елда «Тылсымлы таяк» исемле күмәк җыентыкта басыла.
Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Кызарган алмалар. К.: ТКН, 1986.
- Мыеклы фәрештә.К.: ТКН, 1999.
- Бер уч борчак. К.: ТКН, 2016. ISBN 978-5-298-03104-2
- Ике әни һәм математика. К.: ТКН, ?
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мартта кабынган йолдызлар. Ләлә Сабирова. «Сөембикә», 2017 ел, март, 63нче бит.
- Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәлек. К.: «Мәгариф», 2004.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Сабирова Ләлә. Матбугат.ру
- Ләлә Сабирова. 2021 елның 24 сентябрь көнендә архивланган. Әхмәт Дусайлының шәхси порталы
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Кыска хикәяләре online 2021 елның 19 апрель көнендә архивланган. «Татарстан» журналы сайтында
- «Куллары йомшак иде» хикәясе. «Сөембикә» журналы сайтында
- «Бер уч борчак» хикәясе. «Казан утлары» журналы сайтында
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- ↑ Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе. 2021 елның 19 апрель көнендә архивланган. «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталы
- ↑ В Альметьевске состоялось вручение литературных премий им. С. Сулеймановой. VolgaNews.Ru, 24.10.2013
- 1 март көнне туганнар
- 1947 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Биектау районында туганнар
- Татар язучылары
- Татар журналистлары
- Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Укытучылар
- Мөхәррирләр
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары
- Татарстан язучылар берлеге әгъзалары
- Татарстан журналистлары