Венера Ганиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Венера Ганиева latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Венера Ганиева
Тулы исеме

Венера Әхәт кызы Ганиева

Туу көне

24 март 1955(1955-03-24) (64 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан

Эшчәнлек еллары

1982 - х. в.

Дәүләт

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

сопрано

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

опера, классика, халык җырлары

Коллективлар

Татар дәүләт опера һәм балет театры

Бүләкләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе Татарстанның халык артистыРФ халык артисты Дуслык ордены (ТР)

Венера Ганиева, Винера[1] Әхәт кызы Ганиева (1955 елның 24 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — опера һәм эстрада җырчысы (сопрано), югары уку йорты мөгаллиме, Тукай бүләге иясе. ТР (1992), РФ (1995) халык артисты. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, кафедра мөдире (1999 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1955 елның 24 мартында Казанда туган. Галимҗан Ибраһимов исемендәге 89нчы татар мәктәбен тәмамлый. Рәфкать Гомәров җитәкчелегендәге «Саз» ансамблендә җырлый. Казан музыка училищесында К. З. Щербининаның вокал сыйныфында укый. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый (1982, остазлары Валентина Андреевна Лазько, Нияз Даутов[2]).

1982 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты.

1999 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыта, профессор, кафедра мөдире[3].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче җырлаган партияләре: Чегән кызы Фраските (Бизе «Кармен»), Мюзетта (Пуччини «Боһема») җиңел тоелса да, алга таба катлаулы партияләр көтә: Марфа (Римский-Корсаков «Патша кәләше»), Джильда (Верди «Риголетто»), Кар кызы (“Римский-Корсаков “Кар кызы”), Розина (Дж. Россини “Севилья чәчтарашы”), Норина (Доницетти “Дон Паскуале”), Виолетта (“Травиата”). Әлеге партияләрне В. Ганиева Америка, Азия, Аурупа сәхнәләрендә: Алмания, Бельгия, Болгария, Маҗарстан, Малайзия, Кипр, Төркия, Голландия, Латвия, Португалия, Франция, Чехия тамашачыларын сокландырып, дистәләрчә тапкыр башкара.

«Ганиева Аурупа биеклегендәге җырчы, аның Виолеттасы мәхәббәтен чакырып сайраган май сандугачы кебек, дәртле дә, мөлаем дә» («Дагблан Флеволанд» гәҗите, Голландия)[4]

В. Ганиева репертуарында татар халык җырлары, татар композиторлары Рәшит Кәлимуллин, Резеда Ахиярова, Вадим Усманов, Луиза Батыр-Болгари, Роберт Зариповның эстрада әсәрләре урын алган. Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис кебек шагыйрьләр белән иҗади дуслык бәйли.

Татар операларында Алтынчәч (Нәҗип Җиһанов «Алтынчәч»), Сәрвәр (Җәүдәт Фәйзи «Башмагым»), Гөлназ (Рәшит Кәлимуллин «Ерактагы кәккүк авазы» рок-операсы), Зөбәрҗәт (Таҗи Гыйззәт, Салих Сәйдәшев «Наёмщик») партияләрен башкара.[5].

Резеда Ахиярованың «Шагыйрьнең мәхәббәте» операсында Зәйтүнә партиясе – тагын бер иҗади уңышы. Операны иҗат иткән төркем 5 номинациядә Русиянең «Алтын битлек» милли премиясенә тәкъдим ителә. (Тукай партиясен башкарган Әхмәт Әхәдигә бирелде).

Җырчының гаҗәеп сопрано тавышы балет спектакльләрен дә бизи: Э. Григ «Пер Гюнт», Ф. Әмиров «Мең дә бер кичә», Л. Любовский «Йосыф турында риваять».

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт драма театрында Мәйсәрә (Кәрим Тинчурин «Зәңгәр шәл») ролен башкара(1987).

1999 елдан ялгыз җырлау кафедрасы мөдире буларак, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында яшь җырчылар әзерләүгә алына. Аның шәкертләре арасында – Татарстанның атказанган артистлары, Җәлил театры, Дәүләт бию ансамбле, Филармония артистлары, Мәликә Разакова, Юля Нагайцева, Марсель Вагыйзов, Камил Хәйбуллин, Марат Нәҗмиев һ. б.[6]

Республиканың иҗтимагый тормышында катнаша. Мәскәү, Питырбур, Чиләбе, Архангил, Мурманск, Литва, Финляндиядә үткән Сабантуй, Корбан бәйрәмендә көтеп алынган кунак.

Бүләкләре, мактаулары исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
  2. Ольга Иванычева. Венера Ганеева: «Татарстану нужна своя «Фабрика звезд». «Казанские ведомости», 24.03.2011, Выпуск № 41

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. паспортында шулай язылган
  2. Ганиева Венера Ахатовна. biografija.ru(рус.)
  3. Венера Ганиева. academic.ru
  4. tatarstan.ru
  5. Венера Әхәт кызы Ганиева. «Милләттәшләр» порталы(рус.)
  6. Венера Ганеева: «Не представляю себе жизни вне Родины...». rt-online.ru(рус.)