Нияз Даутов
Нияз Даутов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Нияз Курамша улы Даутов |
Туган | 23 сентябрь 1913 Казан |
Үлгән | 16 апрель 1986 (72 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Театр урамы, 5[1] Завут урамы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт консерваториясе һәм Урал дәүләт консерваториясе[d] |
Һөнәре | опера җырчысы, режиссер, актер |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Нияз Даутов — татар опера җырчысы (тенор), режиссеры, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, РСФСРның халык артисты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ул 1913 елның 23 сентябрендә Казанда Комаров-Завод (Комзавод) авылының атаклы сәүдәгәре Курамша Даутов гаиләсендә туган. Балачагы әби-бабайлары янында Комзавод авылында уза. 1930 елда Казанда урта мәктәп тәмамлый һәм бераз вакыт укытучы булып эшли. Мәскәү шәһәренә килеп Мәскәү университетының биология факультетына укырга керә, 1938 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен, ә 1953 елда Урал консерваториясен тәмамлый.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1943—1956, 1960—1964 елларда — Свердловск шәһәрендә урнашкан Опера һәм балет театрында солист һәм режиссер.
1965—1975 елларда — Чиләбе шәһәрендә урнашкан Опера һәм балет театрында баш режиссер.
1956—1960 һәм 1975 елдан 1986 елга кадәр — Татар опера һәм балет театрында баш режиссер һәм солист.
1975—1986 елларда — Казан консерваториясендә опера җырчыларын әзерләү кафедрасында мөдир вазифаларын алып бара.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Нияз Даутовның иң беренче зур роле Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында Ленский роле, Гуноның «Ромео һәм Джульетта» операсында Ромео роле, «Риголетто»да Альфред һ.б. Искиткеч тавышы һәм актерлык таланты җырчыга Свердловск, Чиләбе, Казан шәһәрләрендәге опера сәхнәләрендә зур уңышлар алып килде. Ә инде “Сильва” исемле фильмында Эдвин ролен уйнаганнан соң, Нияз Даутов бөтен дөньяга танылды. 1956—1960 һәм 1975—1986 елларда Нияз Даутов — Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында солист һәм баш режиссёр булып эшли.
Нияз Даутов 30 ел режиссерлык эш алып бару нәтиҗәсендә төрле шәһәрләрдә илкүләм опера классика жанрына кергән 80 артык спектакль куйган, шулардан – “Кармен", "Чио-Чио-сан", "Богема", "Пиковая дама", "Отелло", "Борис Годунов". Шулай ук ул татар композиторларның әсәрләрен дөньякүләм дәрәҗәсенә күтәрде (Н.Җиһановның "Алтынчәч", Х.Вәлиуллинаның "Самат", Р.Гобәйдуллинныың ”Җиһангир", һ.б.). Моннан тыш, үзе куйган спектакльләрдә Н.Даутов төп партияләрен оста итеп башкара алды.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- РСФСРның халык артисты (1957)
- Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1958)
Вафаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Танылган опера җырчысының гомере кинәт 1986 елда өзелә.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1950 — 1960 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
1958 ел | |
1959 ел | |
1960 ел | |
1966 ел | |
1967 ел | |
1968 ел | |
1969 ел | |
1970 ел | |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |