Рәфкать Бикчәнтәев
Рәфкать Бикчәнтәев | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Рәфкать Әхмәтҗан улы Бикчәнтәев |
Туган | 10 февраль 1924 Казан |
Үлгән | 27 гыйнвар 1975 (50 яшь) Казан |
Милләт | татар |
Җефет | Наилә Гәрәева |
Балалар | Фәрит Бикчәнтәев |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Рәфкать Әхмәтҗан улы Бикчәнтәев — татар сәхнәсенең остасы, актер һәм режиссер.
1924 елда октябрендә Казанда җиде балалы гаиләдә дөньяга килә[1]. 1949 елда Мәскәүдә театр институтын тәмамлый һәм Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елда Татар академия театрына күчә. 1960 еллардан спектакльләр куя башлый.
1971 елда Республика күчмә театрына (бүгенге К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры) режиссер булып китә. Шул ук вакытта Казан театр училищесында укыта.
Театрдагы рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]• Гофмаршал — «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф.Шиллер)
- Әпсәләм — «Беренче мәхәббәт»
- Марс — «Рәхим итегез!»
- Гайфи — «Күк капусы ачылса» (Х.Вахит)
- Сираҗетдин — «Банкрот» (Г.Камал)
- Нигъмәтҗан — «Гөлҗамал»
- Абдулич — «Һиҗрәт» (Н.Исәнбәт),
- Мочтак — «Чаткылар» (Т.Гыйззәт)
- Исак — «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш)
- Кәрим — «Җиргә тапшырылган серләр» (А.Гыйләҗев)
- Николино — «Бәйрәм кичендә» (Эд. де Филиппо)
- Җантай — «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов) һ.б.
• Жанрны оста тоеп, күптөрле үткен характердагы трагик һәм комик образлар иҗат иткән күренекле артист.
Спектакльләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Р.Бикчәнтәевнең Г.Камал театрында куелган спектакльләре:
- «Беренче мәхәббәт»
- «Рәхим итегез!»
- «Кайда соң син?»
- «Күк капусы ачылса» (Хәй Вахит)
- «Җиргә тапшырылган серләр» (Аяз Гыйләҗев).
Тинчурин театрында:
- Айгөл иле (Мостай Кәрим әсәре буенча)
Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Хәй Вахитнең "Беренче мәхәббәт" драмасын сәхнәгә куйганы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була (1960)
Кинематограф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кинодагы иң билгеле эше – герой-шагыйрь Муса Җәлил турында төшерелгән Моабит дәфтәре нәфис фильмында (Ленфильм, 1968 ел) Шәфи Алмас роле.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2024 елның 27 февралендә Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы мәдәният йортына исеме бирелгән[2].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Гөлүзә Ибраһимова. Рәфкать Бикчәнтәевнең бертуганы искә ала: Ул килеп керсә, йорт эче үзгәреп китә иде. Татар-информ, 28.02.2024
- ↑ Гөлүзә Ибраһимова. Фәрит Бикчәнтәев Түбән Бәрәскә мәдәният йортына әтисе исеме бирелү турында: Гаилә бәйрәме. Татар-информ, 27.02.2024
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1950 — 1960 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
1958 ел | |
1959 ел | |
1960 ел | |
1966 ел | |
1967 ел | |
1968 ел | |
1969 ел | |
1970 ел | |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |