Әнәс Тумашев

| Ватандашлык |
|
|---|---|
| Туу датасы | 25 февраль 1924 |
| Туу урыны | Чистай, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
| Үлем датасы | 12 октябрь 2010[1] (86 яшь) |
| Үлем урыны | Казан, Россия |
| Һөнәр төре | рәссам, сәхнә бизәүче |
| Эш урыны | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры[1] һәм Казан сынлы сәнгать укуханәсе[1] |
| Әлма-матер | Казан сынлы сәнгать укуханәсе[1] һәм И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d][1] |
| Әгъзалык | Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге[1] |
| Бүләкләр | |
Әнәс Ибраһим улы Тумашев — татар рәссамы һәм педагог, 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рәссам 1924 елның 25 февралендә Татарстанның Чистай шәһәрендә дөньяга килә. Казан сәнгать училищесын тәмамлый, соңарак шунда ук укыта. 1947 елда Әнәс Тумашев И Репин исемендәге Ленинград сәнгать, скульптура, архитектура институтына укырга керә. 1953 елда, институтны тәмамланып һәм Татарстанга әйләнеп кайтып, ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә урнаша. 20 елдан артык ул театрының рәссамы, декорацияләр куючысы булып эшли, башка театрлар өчен дә декорацияләр ясый. 1975–1980 елларда ТАССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе булып тора.
Театрдан кала, Әнәс Тумашев нәкышчылык, аерым алганда табигать күренешләрен сурәтләргә һәм тарихи темаларга әсәрләр иҗат итәргә ярата («Петр I Болгарда», «Бөек Болгар базары», «XX гасыр Казаны» һ.б.).
2010 елда вафат була.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1950 — 1960 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
|---|---|
| 1958 ел | |
| 1959 ел | |
| 1960 ел | |
| 1966 ел | |
| 1967 ел | |
| 1968 ел | |
| 1969 ел | |
| 1970 ел | |
| 1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар | |