Илсур Сафин (1962)
Илсур Сафин | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Илсур Кәрибулла улы Сафин |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
1989 ― х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
җырчы, педагог, продюсер |
Моң |
лирик-драматик баритон |
Жанрлар |
җыр, романс |
Коллективлар | |
Хезмәттәшлек |
Татар дәүләт филармониясе; |
Бүләкләр | |
ilsursafin.ru | |
Милләт |
Эстрада җырчысы Илсур Сафин белән бутамагыз
Илсур Сафин, Илсур Кәриб (Кәрибулла) улы Сафин (1962 елның 11 августы, ТАССР, Апас районы, Югары Балтай) — җырчы (лирик-драматик баритон), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты. ТР халык артисты (2008).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1962 елның 11 августында Татарстан АССР Апас районы Югары Балтай авылында туган. Апас якларына концерт белән килгән Вафирә Гыйззәтуллина һәм Алмаз Хәмзин хәер-фатыйхасы белән[1], 1980 елда Казан дәүләт консерваториясенең вокал (педагог Әлфия Заһидуллина) классына укырга керә. 1983-1985 елларда хәрби хезмәттә була. Армиядән кайткач, консерваториядә укуын төгәлли.
Иҗат юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1989 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең опера-камера бүлеге солисты буларак, һөнәри җырчы хезмәтен башлый. Филармониядә 10 ел эшләү дәвамында татар (Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Әнвәр Бакиров, Фасил Әхмәтов һ. б.) һәм чит ил композиторларының классик әсәрләрен, шулай ук халык һәм эстрада җырларын, романсларны югары зәвык белән башкарып, танылу ала. 1997 елда профессор А. И. Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры белән берлектә «Оныта алмыйм» (С. Сәйдәшев, Р. Яхин, С. Садыйкова, Җ. Фәйзи әсәрләре) программасы әзерли һәм С. Сәйдәшев исемендәге ТР Зур концерт залында тамашачыга тәкъдим итә. 1999 елда ТР Зур концерт залында шул ук оркестр белән берлектә «Саф җырларым» исемле яңа программасына, татар классикасы белән бергә, рус романсларын («Очи черные», «Ямщик, не гони лошадей», «Только раз бывает в жизни встреча» һ. б.), итальян җырларын кертә, РФ халык артисты Зилә Сөнгатуллина белән дуэтлар башкара[2]. 2000 елда ТР Зур концерт залында Салих Сәйдәшевның 100 яшьлек юбилеена карата «Җырларым» сольный концертын куя. Шул ук елларда эстрада жанрында иҗат итүен дәвам итә.
Концерт программалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Р. Яхинның 80 яшенә багышланган концерт (С. Сәйдәшев исемендәге ТР Зур концерт залы)
- С. Садыйкованың 95 яшенә багышланган концерт (М. Җәлил исемендәге ТДОһБТ)
- «Яз сулышы» («Сәйдәш» мәдәният үзәге, Казанның Совет районы). Беренче бүлектә Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәге ТР дәүләт телевидение һәм радио комитетының оркестрына кушылып җырлый.
- «Каршы алыгыз, маэстро…» (Химиклар мәдәният сарае һәм Тинчурин театры)
- «Минем юлым» (Химиклар мәдәният сарае)
- «Без — Казан яшьләре» (Химиклар мәдәният сарае)
- «Мәхәббәт хакына» («Пирамида» мәдәни – күңел ачу үзәге)
- «Казан — минем язмышым» («Пирамида» мәдәни - күңел ачу үзәге)
- «Мәхәббәт утлары» («Пирамида» мәдәни - күңел ачу үзәге, ТР халык артисты Лидия Әхмәтова белән берлектә)
- «15 сольный концерт, 15 ел сәхнәдә» (УНИКС концертлар залы)
- «Безнең шәһәр» — Казанның Меңьеллыгына (2005) багышлынган зур проект продюсеры (УНИКС концертлар залы, ТР халыклар дуслыгы йорты һәм ТР милли-мәдәни оешмалары берлеге белән берлектә)
- «Дусларыма» («2006 ел - Татарстанда әдәбият һәм сәнгать елы»на багышланган)
- С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залының унъеллыгына багышланган концерт
- «Мин бит татар баласы» (2007, ноябрь, 45 яшьлек юбилеена багышлана)
Гастрольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Красноярск крае (2003), РФ (2004, Чиләбе, Омск, Тум, Новосибирск, Красноярск крае, Төмән өлкәсе) һәм Казакъстан (2004), Әстерхан (2005), Франция (2005, «Сәйдәш» бию ансамбле (җитәкчесе Таһир Латифуллин) белән) [3], ТР (2007, Апас, Кайбыч, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Лениногорск) һ. б.
КДМИ
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2005 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты Театр институтының татар театр эстрадасы кафедрасы өлкән укытучысы, доцент булып эшли, вокал, хор һәм вокал ансамбле фәннәреннән укыта. Шәкертләре арасында: төрле елларда вокал конкурслары лауреатлары булган Марат Фәйрушин (2007, «Йолдызлык», 2нче премия), Виларик Садыйков (2007, «Йолдызлык», 3нче премия), Айдар Әгъләмов (Түбән Кама, 2нче премия), Альбина Вахитова («Урмай моңы», 2нче премия) .
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Югары һөнәри осталык белән халык җырларын да, татар, рус һәм чит ил класссик репертуарын да, эстрада җырларын да, романсларны да башкара.
Дискография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Радио фондына Р. Үтәй оркестры белән башкарылган 50 дән артык татар классикасы әсәре, 200 дән артык татар эстрадасы әсәре, 100 дән артык рус эстрадасы әсәре язып алынган. TV фондында 9 сольный концерты саклана. 8 аудио- һәм СД дискы, иң яхшы сольный концертлары язылган DVD җыентыгы (2008) чыгарган[4].
- «Бәхет телим сезгә»
- «Дусларыма»
- «Җырлыйм сезнең өчен»
- «Казан минем язмышым»
- «Моим друзьям»
- «Син генә»
- «Татар кызы» һ. б.
Хәйрия концерты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2007 елда Әстерханның Ак мәчетен төзәтү эшенә булышу өчен хәйрия концерты бирә. «Яңа гасыр» TV үткәргән хәйрия телемарафонында катнаша. Һәр елны Җиңү бәйрәменә ветераннар өчен «Ветераннар, без сезнең алда баш иябез!» дип аталган концерт программасы оештыра[5].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1990 С. Сәйдәшев исемендәге республика конкурсы лауреаты (2нче премия)
- 1993 «Татар җыры-93» халыкара конкурсы лауреаты (2нче премия)
- 2002 ТР атказанган артисты
- 2008 ТР халык артисты
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өйләнгән, хатыны Ләлә Фариз кызы, уллары Руслан.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Гөлинә Гыймадова. Җырларымда – уйларым 2021 елның 13 май көнендә архивланган.. «Ватаным Татарстан», 29.10.2008
- ↑ Шәкерт җырлый, остаз алкышлый, archived from the original on 2021-05-13, retrieved 2018-01-10
- ↑ Рәсимә Галиева. Тамашачымнан аерма мине 2021 елның 13 май көнендә архивланган.. «Ватаным Татарстан», 14.11.2006
- ↑ Илсур Сафин. Дискография, archived from the original on 2018-02-13, retrieved 2018-01-10
- ↑ Расиха Фәизова. Онытырга хакыбыз юк 2021 елның 13 май көнендә архивланган.. «Шәһри Казан», 06.05.2010
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Җырчының шәхси сайты 2017 елның 20 июнь көнендә архивланган.
- Казан дәүләт мәдәният институты сайты 2018 елның 1 гыйнвар көнендә архивланган.
- Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сайты 2018 елның 1 гыйнвар көнендә архивланган.