Эчтәлеккә күчү

Әхәт Гаффар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхәт Гаффар latin yazuında])
Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров
Сурәт
Ватандашлык  Татарстан
 Россия
Псевдоним Ахат Гаффартат. Әхәт Гаффар
Туу датасы 23 декабрь 1948(1948-12-23)
Туу урыны Олы Әшнәк, Балык Бистәсе районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлем датасы 1 гыйнвар 2021(2021-01-01) (72 яшь)
Үлем урыны Казан, Россия
Күмелү урыны «Курган» зираты[1]
Кардәш Ренат Гаффар
Ире яки хатыны Фәридә Гаффарова[d]
Балалар Ләйлә Гаффарова[d] һәм Сөмбел Гаффарова
Язма әсәрләр теле татар теле
Һөнәр төре язучы, драматург, журналист, әдәби тәнкыйтьче, публицист
Эшчәнлек өлкәсе драма[d][2] һәм журналистика[2]
Активлык урыны Татарстан[2]
Әгъзалык Татарстан язучылар берлеге[1] һәм СССР язучылар берлеге[1]
Жанр повесть[d]
Бүләкләр
Рәсми веб-сайт gaffar.ru(тат.)[4]
 Әхәт Гаффар Викиҗыентыкта

Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) — татар драматургы, журналист.

1948 елның 23 декабрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туган. Үз авылындагы сигезьеллык һәм Олы Солтан авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, 1966 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлаганнан соң, 1971 елдан алып 1981 елга кадәр, республика көндәлек матбугатында – «Яшь ленинчы», «Социалистик Татарстан» газетасы һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә мөхбир һәм бүлек редакторы булып эшли. 1982 елда Ә.Гаффар Татарстан язучыларының Әлмәт оешмасына җаваплы сәркатип итеп билгеләнә.

Әхәт Гаффар әдәбият мәйданына 1970нче еллар башында килә. Аның 1972 елда «Казан утлары» журналында басылып чыккан «Әҗәт» дигән беренче хикәясе үк әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Шуннан соң язылган «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981) кебек повестьлары белән Ә.Гаффар үзен әдәбият кануннарын сизгер тоемлаган, шул ук вакытта, әдип буларак, үзенә хас язу стиленә һәм сурәтләү алымнарына ия булган прозаик итеп таныта.

Ә.Гаффар драматургия жанрында да нәтиҗәле эшли. Аның тормыштагы әхлак мәсьәләләрен, заман проблемаларын үз эченә алган, язу стиле буенча, прозасындагы кебек үк, хис, метафора, симвыл-мәгънә синтезына корылган драма әсәрләреннән «Иртәгә улың булам» (1977), «Җиләк вакыты бер генә» (1978), «Өч сорауга бер җавап» (1981), «Язлар моңы», «Соңгы ләкләк» (1980), «Бер картлыкта, бер яшлектә» (1981), «Мунча көне» (1982) пьесалары төрле театр сәхнәләрендә уйналып, тамашачыларның игътибарын казаналар. Әдипнең «Соңгы сөю» (1980) һәм Муса Җәлилгә багышланган «Хөкем» исемле драмалары (1981) Казан телевидениесе аша күрсәтелә. Болардан тыш, Ә.Гаффар республика көндәлек матбугатында театр сәнгате, әдәбият кешеләре, республиканың икътисади һәм сәнгать тормышы турында күпләгән мәкалә, рецензия, очерклары белән катнашып килә. 1977 елда әдипнең үзәк матбугатта рус телендә беренче тапкыр басылган «Акчураның җир үбүе» хикәясе «Литературная Россия» газетасының еллык премиясенә лаек була.

Язучы Әхәт Гаффар 2021 елның 1 гыйнварында Казан шәһәрендә 72 яшендә вафат булды[5]. Казанның «Курган» зиратында җирләнә.

2025 елда Әхәт Гаффар иҗатына, тормышына багышланган сайт ачылган: gaffar.ru[6].

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Викиөзек эчендә Әхәт Гаффар темасы буенча бит бар