М. С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/М. С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесы latin yazuında])
М. С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесы
Нигезләнү датасы 1809
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Михаил Семёнович Щепкин[d]
Нигезләүче Александр I
Ректор Борис Николаевич Любимов[d]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Мещанский районы[d]
Урын Мәскәү
Укучылар саны 234
Ана ширкәт Русия Федерациясе мәдәният министрлыгы[1]
Штаб-фатирының урнашуы Мәскәү, Россия
Алыштырган Московское театральное училище[d]
Входит в состав списка памятников культурного наследия Q27604908?
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d][2]
Рәсми веб-сайт shepkinskoe.ru(рус.)
Ирешү Неглинная улица, 6/2, строение 1
Оештырылманың Викиҗыентыктагы бите Mikhail Shchepkin Higher Theatre School
Карта
 М. С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесы Викиҗыентыкта

Россия дәүләт академия Кече театры каршындагы «Михаил Семенович Щепкин исемендәге Югары театр училищесы (институты)» — Россиянең борынгы югары театр уку йортларының (институты) берсе, 1809 елның 28 декабрендә Мәскәүдә Бөтенроссия императоры Александр I указы белән булдырыла[3].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уку йортына нигез 1809 елның 28 декабрендә, Бөтенроссия императоры Александр I указына яраклы тәрбия мәктәбе каршындагы театр мәктәбе «Мәскәү император театр училищесы» дип үзгәртелеп Россия империясенең Император театрлары составына кертелгәч оештырыла. Аннары училище Мәскәүдәге Россиянең дәүләт академия Кече театры карамагына бирелә.

1830-1860 елларда училище Мясоедовларның элеккеге шәһәр утарында урнаша.

Мәскәү Император театр училищесы балет һәм драма театрлары өчен профессиональ актерлар әзерләү белән шөгыльләнә, аны тәмамлаучылар Кече театр труппасына кабул ителә[4].

1832 елда училищеда «Декламация» предметын күренекле рус актеры һәм педагогы Щепкин Михаил Семенович (1788-1863) укыта башлый. Утыз еллап актерлык осталыгын укыту чорында аның тарафыннан милли актер осталыгы принципларының нигезләре салына

Училищеның аякка басуында рус драматургы Александр Николаевич Островский (1823-1886) сизелерлек роль уйный, ул булачак театр артистларын драма классларында (1910 елларда ябыла) укыту өчен программа эшли.[4]

1863 елда, Михаил Щепкинның турыдан-туры булышлыгы белән, училище Хәрби җитемнәр училищесы өчен 1822 елда төзелгән (архитектор Осип Бова сурәтләре буенча) бинаны ала һәм аны архитектор Александр Никитин архитектор Альберт Кавос проекты буенча үзгәртеп эшли[4]. Училище әлеге вакытка кадәр бу бинада урнашкан.

1918 елда, 1917 елгы Октябрь революциясенән соң, драма класслары «Россиянең дәүләт академия Кече театры каршындагы драма курслары» буларак төзелә[4].

1922 елда курслар «Россиянең дәүләт академия Кече театры каршындагы театр остаханәсе» дип үзгәртелә һәм бу атама астында эшчәнлеген ун ел тормышка ашыра.

1932 елда уку йортына Михаил Семенович Щепкин исеме бирелә һәм «Россиянең дәүләт академия Кече театры каршындагы М. С. Щепкин исемендәге театр техникумы» атамасын ала[4].

1935 елда техникум «Россиянең дәүләт академия Кече театры каршындагы М. С. Щепкин исемендәге театр училищесы» дип үзгәртелә.

1943 елда училище югары уку йорты статусын ала һәм «Россиянең дәүләт академия Кече театры каршындагы М. С. Щепкин исемендәге театр училищесы (институты)» дип атала башлый[3].

Училищеда билгеле театр педагоглары укыта: А. П. Ленский, рус театр мәктәбе күчешлеген В. Н. Пашенная, К. А. Зубов, совет чорында И. Я. Судаков, В. И. Цыганков, Л. И. Дейкун, Л. А. Волков, М. И. Царев, М. О. Кнебель, А. Д. Дикий, Н. Н. Афонин, В. П. Селезнев, В. И. Коршунов, О. Н. Соломина саклый.

Кафедралары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Училищеда (институтта) биш кафедра оештырылган[3]:

  • актерлык осталыгы,
  • пластик тәрбия,
  • сәхнә теле,
  • сәнгатьне өйрәнү,
  • фәлсәфә һәм культурология.

Һөнәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уку йорты югары белем бирү, вуздан соң белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү программаларын түбәндәге юнәлешләр буенча тормышка ашыра:

  • «Театр сәнгате» (070200), уку вакыты — 2 ел, уку формасы — көндезге бүлек.
  • «Актерлык осталыгы» (070201), уку вакыты — 4 ел, уку формасы — көндезге бүлек.

Югары театр училищесын (институтын) оештыручы булып Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тора[5].

Училище (институты) тәмамлаучылар «Драма театры һәм кино артисты» дипломын алып чыга[3].

Җитәкчелеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия почта маркасы, 2009 ел.

1975—1984 еелар — ректоры Михаил Новохижин.

1984-1995 еллар - ректор В. П. Остальский

1995-2007 еллар - ректор Н. Н. Афонин[6].

2007 елдан алып ректор вазифасын Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Любимов Борис Николаевич башкара[3].

Педагогик составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Щепка» педагогларын (училищены тетар даирәсендә шулай атап йөртәләр) күбесенчә Кече театрның атаклы актер һәм режиссерлары тәшкил итә.

Әлеге вакытта алты остаханасе исәпләнә (профессор Юрий Соломинның, профессор Виктор Коршуновның, профессор Дмитрий Козниның, проф. Владимир Сафроновның, проф. Владимир Дергуновның, профессор Владимир Беличның)[7].

Адресы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 109012, Россия, Мәскәү, Неглинный урамы, 6/2 («Кузнецкий күпер», «Охотный ряд», «Театральная», «Лубянка» метро станцияләре).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
  2. Решение Президиума Московского Городского Совета народных депутатов № 84 от 30.07.1992
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Об училище. Официальный сайт Высшего театрального училища (института) имени М. С. Щепкина при Государственном академическом Малом театре России. 2018-09-27 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Высшее театральное училище (институт) имени М. С. Щепкина, РИА Новости (2014-12-28). 27 сентябрь 2018 тикшерелде.
  5. Основные сведения. 2018-09-27 тикшерелгән.
  6. СКОНЧАЛСЯ НИКОЛАЙ АФОНИН
  7. На курсе профессоров Владимира Бейлиса и Виталия Иванова работали такие педагоги, как Р. Г. Солнцева, Е. О. Дмитриева.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]