Түбән Кама районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түбән Кама районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Түбән Кама районы
БайракИлтамга
Flag of Nizhnekamsk rayon (Tatarstan).pngCoat of Arms of Nizhnekamsk rayon (Tatarstan).png
Сурәт
Нигезләнү датасы 12 гыйнвар 1965
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Башкала Түбəн Кама
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Хөкүмәт башлыгы Айдар Мәтшин
Халык саны 275 033 (1 гыйнвар 2018)[1]
Мәйдан 1672,3 км²
Рәсми веб-сайт e-nkama.ru
Харита сурәте
Позиционная карта
Монда җирләргәннәр төркеме [d]
Commons-logo.svg Түбән Кама районы Викиҗыентыкта

Түбән Кама районы (рус. Нижнека́мский райо́н ) — Русия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Республика үзәгендә Кама елгасының сул як ярында урнашкан. Административ үзәге - Түбән Кама шәһәре. 2020 ел башына район халкы саны 276 326 кеше тәшкил итә [2][3]. Хәзерге Түбән Кама районы авыл җирлекләре турында беренче искәрмәләр XVII гасырга карый. Түбән Кама районы 1965 елда Чаллы районының җирләрен бүлеп бирү нәтиҗәсендә оеша[4]. Түбән Кама районы - Татарстанның төп нефть эшкәртү территорияләренең берсе. 2017 елда район үзәге — Түбән Кама шәһәре - алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын ала[5].

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбән Кама районы Кама елгасы борылмасында урнашкан. Төньякта — Алабуга һәм Мамадыш районнары, көнчыгышта — Тукай муниципаль районы белән чиктәш. Көньяк-көнчыгыш чиге Әлмәт районы белән, көньяк-көнбатышта Яңа Чишмә һәм көнбатышта — Чистай муниципаль районы белән чиктәш. Түбән Кама районының мәйданы - 123 мең гектар, шуның 6153 гектары Түбән Кама шәһәренә туры килә. Районда 65 торак пункт урнашкан. Район чикләренең шактый өлеше төньяк һәм көнбатышта табигый су киртәсе —Кама елгасы һәм Куйбышев сусаклагычы буйлап уза. Районның башка эре елгалары булып Чулман, Чишмә елгасы, Зәй, Кичү, Уратма тора.

Герб һәм флаг[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советы хәзерге гербны һәм флагны 2006 елның 9 июнендә раслый[6]. Гербта өч төс кулланыла: яшел — табигать, сәламәтлек һәм тормыш үсеше символы, алтын — уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы, зәңгәр — намус символы. Аллегорик рәвештә, көмеш дулкыннар белән, шәһәргә исем биргән Кама елгасы күрсәтелә. Нарат һәм кояш силуэты районда яшәү өчен уңайлы табигать шартларын символлаштыра. Очар кошлар - рухи күтәрелеш, энергия һәм иҗат символы. Түбән Кама муниципаль районы флагы вертикаль буенча шул ук төсләрдән торган турыпочмаклы тукыма. Сары тукымада - яшел төстәге нарат һәм кояш сурәте урнашкан[7][6].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге Түбән Кама районы территориясендә беренче җирлекләр XVII гасыр белән исәпләнә. Бу чорда Богородское (хәзер Ширәмәт), Иске Чишмә, Кармалы, Городище, Елантово, Кулмакса, Түбән Уратма авыллары төзелә. XVIII гасырда Түбән Афанас, Ачы, Смыловка, Симәнәй, Югары Чаллы торак пунктлары оеша. Красный Ключ поселогында яшәүчеләрнең, нигездә, кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәне билгеле. 1920нче елга кадәр хәзерге Түбән Кама районының төп өлеше Уфа губернасының Минзәлә өязенә керә [8]. 1920нче елларда Совет власте кантоннар төшенчәсен кертә, хәзерге Түбән Кама районы җирләренең көнбатыш өлешен Ширәмәт, Иске Чишмә һәм башка авыл җирлекләре белән Чистай кантонына керә. 1950нче елларга кадәр Татарстан АССРы күрше республикалардан нефть продуктлары китерә, ләкин 1950нче еллар уртасында күрше районнарда нефть ятмалары ачылу белән үз нефть химиясе производствосын төзү турында карар кабул итә. 1958нче елның маенда СССР Хөкүмәте Түбән Кама җирен төзергә карар итә һәм нефть химиясе комплексының генераль планын эшли башлый. 1960 елда Афанас авылына химкомбинат төзүчеләренең беренче бригадалары килә, ә 1961 елның 19 апрелендә Татарстан АССР Югары Советы Президиумы Указы белән Чаллы районының Афанас авыл советының яңа барлыкка килгән торак пункты теркәлә, аңа "Түбән Кама" исеме бирелә. Ул вакытта биредә 500гә якын кеше яши. 1965 елның 12 гыйнварында Чаллыдан составына өч ел элек бетерелгән элеккеге Ширәмәт районы кергән Түбән Кама районы аерылып чыга. Бер елдан соң Түбән Кама эшчеләр бистәсенә шәһәр статусы бирелә. 1985 елда Түбән Кама составына Сосновка, Кармалы һәм Елантау авыл советлары керә. 1980нче елларда районда атом электростанциясе һәм Кама Аланы шәһәре төзелә башлый - шунда ук Чернобыль АЭСындагы авария аркасында экологлар белән низаг башлана һәм төзелеш эшләре туктатыла [4][9][10][11].

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елга Түбән Кама районында 276 326 кеше яши. Халыкның уртача яше - 35 яшь[3][2]. Түбән Кама шәһәре халык саны буенча Татарстанда Казан һәм Яр Чаллыдан кала өченче урында тора[12].


1970[13] 1979[14] 1989[15]
31 363 25 238 34 696
Халык саны
2002[16]2005[17]2006[18]2007[19]2008[20]2009[21]2010[22]2011[23]2012[24]2013[25]
37 81138 05338 17338 433264 95838 29237 860272 041272 897273 654
2014[26]2015[27]
273 805273 479


Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 1970[28] 1979[28] 1989[28] 2002[29] 2010[30]
татарлар 45,5% 46,7% 45,2% 45,8% 46,5%
руслар 50,8% 49,1% 48,3% 44,8% 40,6%
чуашлар ? ? 3,2% 3,4% 2,3%
Карта
Түбән Кама районының этник картасы
Түбән Кама районының дини картасы

2006 елдан Түбән Кама муниципаль районы башлыгы булып Айдар Метшин тора. Башкарма комитет белән Айрат Салаватов җитәкчелек итә [31][32]. Түбән Кама муниципаль районында 2 шәһәр һәм 15 авыл җирлеге һәм алар составындагы 65 торак пункт бар[33].

Муниципаль берәмлекАдминистратив үзәкТорак
пинктлар
исәбе
Халыкмәйдан,
км2
1e-06 Шәһәр җирлеге
1 Түбән Кама шәһәре Түбән Кама шәһәре 3 235 549[27]
2Кама Аланы шәһәр төрендәге поселогы Кама Аланы шәһәр төрендәге поселогы 1 15 645[27]
2.000002 Авыл җирлеге
3 Афанас авыл җирлеге Олы Афанас авылы 2 3671[27]
4 Ялантау авыл җирлеге Ялантау авылы 2 876[27]
5 Каенлы авыл җирлеге Каенлы авылы 10 2061[27]
6 Кармалы авыл җирлеге Кармалы авылы 3 1385[27]
7 Кызыл чапчак авыл җирлеге Югары Чаллы авылы 5 1703[27]
8 Кызыл чишмә авыл җирлеге Кызыл Чишмә посёлогы 2 2833[27]
9 Майскогорск авыл җирлеге Трудовой посёлогы 3 600[27]
10 Макаров авыл җирлеге Югары Уратма авылы 3 811[27]
11 Түбән Уратма авыл җирлеге Түбән Уратма авылы 3 908[27]
12 Прости авыл җирлеге Прости авылы 1 637[27]
13 Соснов авыл җирлеге Благодатная авылы 5 834[27]
14 Иске Чишмә авыл җирлеге Иске Чишмә авылы 2 1386[27]
15 Сокрау авыл җирлеге Сокрау авылы 6 1268[27]
16 Ширәмәт авыл җирлеге Ширәмәт авылы 7
  1. Н/Д[34]
17 Шәңгәлче авыл җирлеге Шәңгәлче авылы 7 1765[27]

Авыллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барлыкка килү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990нче елларда Татарстан икътисади суверенитетка ия була һәм мөстәкыйль төбәк икътисади сәясәт үткәрә башлый. Шулай Татарстанда нефть чыгаруны, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе продуктларын җитештерүне һәм реализацияләүне берләштергән комплекс төзү планлаштырыла. 1997-2009 елларда Түбән Камада нефть эшкәртү, бензин һәм газ конденсатын эшкәртү заводларын үз эченә алган «ТАИФ-НК» комплексы төзелә. Заводта республикада беренче тапкыр нефтьне тирәнтен эшкәртәләр. 2005нче елда Түбән Камада "ТАНЕКО" заводлары комплексы төзелә башлый, проектның баш акционеры һәм координаторы итеп «Татнефть» холдингы билгеләнә [35].

Сәнәгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбән Кама муниципаль районы - Россиядә иң эре нефть химиясе сәнәгате үзәге. Аңа Татарстанда җитештерелгән сәнәгать продукциясенең – 23, экспортның 30 проценты туры килә[36]. Түбән Камада республиканың сәнәгатьнең нигез тармакларын булдыручы төп җитештерү фондларының 18 проценты тупланган[2]. Түбән Кама районы территориясендә күп санлы нефть эшкәртү предприятиеләре урнашкан, алар арасында:

  • «Түбән Кама нефтехим»— ун заводтан иң эре җитештерү комплексы. Җитештерүнең гомуми күләме елына 1,7 млрд. сум тәшкил итә. Түбән Кама бюджетына еллык салым түләүләре 900 млн. сумга якын — бу шәһәр бюджетыннан 70 проценты дигән сүз[37][38].
  • "Түбән Кама шина" - шиннар җитештерү буенча Россиянең эре заводларының берсе. 2020 елның беренче яртыеллыгында гына да җитештерү күләме 3,8 миллион берәмлек продукция тәшкил иткән[39].
  • «Түбән Кама техуглерод» - техник углерод җитештерү буенча Россиянең иң эре предприятиесе, «Татнефть» нефть чыгару компаниясенең шин бизнесы предприятиеләре блогына керә. 2019 елда предприятие 112 мең тонна техуглерод җитештергән һәм 21,2 миллион сум табыш турында хисап тоткан[40].
  • «Таиф НК» — «ТАИФ» холдингы филиалы. 2019 елда ширкәтнең кереме 207 млрд сум, ә саф табышы — 2,1 млрд тәшкил иткән[41][42].

Районда «Түбән Кама сәнәгать даирәсе» ассоциациясе эшли. Ул дүрт эре предприятие: «Түбән Кама Нефтехим», «Татнефтехиминвест-Холдинг», «Татарстан полимерларын эшкәртүчеләр ассоциациясе» һәм «Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районының инвестицион агентлыгы» тарафыннан булдырыла. Структураның төп бурычы - полимер һәм нефть химиясе чималын эшкәртү белән шөгыльләнүче кече һәм урта предприятиеләргә ярдәм итү[43]. 2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында районда икътисадый эшчәнлекнең чиста төрләре буенча урында җитештерелгән 341 миллиард 354 миллион сумлык товар төяп җибәрелгән[44].

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбән Кама муниципаль районы аграр район булып тора, шуңа күрә биредә авыл хуҗалыгы үсеш алган. 2017 ел башына районның авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 84 700 гектар тәшкил итә, шуның 64 700 гектарын сөрүлек җирләре алып тора, калган өлеше печәнлек, бакчалар өчен билгеләнгән. Район урман-дала зонасы туфраклары буенча зоналаштырылган: соры урман (якты-соры, соры һәм кара-соры урман подтиплары), селтеле кара туфрак һәм кәсле-көлсу. Районда язгы бодай, көзге арыш, арпа, солы игелә, бәрәңге, яшелчә үстерелә[45][2].

Каенлы авылында 2020 елда Түбән Кама районында беренче мал сую цехы төзи башлыйлар, аның план әйләнеше тәүлегенә 20 тонна ит җитештерүгә билгеләнгән. Төзелешкә 83 миллион сумнан артык акча бүленгән[46][47].

2020 елның гыйнвар-июнь айларында районның авыл хуҗалыгының тулай продукциясе 1 миллиард сумнан артык тәшкил итә[44].

Инвестицион потенциал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Нефтьхим арена» боз сарае

2017 елның декабрендә Русия Федерациясе Хөкүмәте карары белән, Дмитрий Медведев имзасы белән, Түбән Камада алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе булдырыла (АСИҮТ (ТОСЭР). 2020 елның маена 12 компания АСИҮТ резидентлары статусын ала, ун еллык үсеш планы 4,8 миллиард сумлык инвестицияләр җәлеп итүне күзаллый [48][49][50][51]. Түбән Кама районында өч индустриаль парк эшли. Парк резидентлары тышкы инфраструктураны булдыру һәм карап тотуга киткән чыгымнарны үзара бүлешә, быны идарәче компания күзәтә. Парк территориясе җирле хакимиятләр карары буенча ТОСЭР составына кертелергә мөмкин. Югыйсә, индустриаль парклар резидентлар өчен көрәштә ТОСЭРның көндәшләре булып тора [52][53].

«Кама Аланы» индустриаль паркы 2008 елда шул ук атамадагы шәһәр тибындагы поселок территориясендә оештырыла. Проектны Русиянең инвестицион фонды, төбәк бюджеты һәм шәхси инвесторлар финанслый. «Түбән Кама нефть химиясе» һәм «Кече бизнесны үстерү идарәче компаниясе» якорьле предприятие (паркның милекчесе дә) була[54]. 2019 елда паркта милекче алышына һәм проектны үзгәртеп кора, нәтиҗәдә, «Кама Аланы» «Нова Ролл-стрейч» Мәскәү компаниясенә кушыла, ә бу предприятие шәһәр барлыкка китерүче һәм Татарстан Республикасының система барлыкка китерүче предприятиеләре исемлегенә керә[54][55].

2019 елда Түбән Кама районында металл эшкәртү буенча «Пионер» индустриаль паркы ачыла. Ул элеккеге кирпеч заводы урынында төзелгән. Паркның мәйданы - 9,3 гектар, төзелешләр мәйданы - 15000 квадрат метр. Паркның төп резиденты һәм аны гамәлгә куючысы - Кытайның «Камасталь» рулонлы корычына полимер капламалар ясау заводы. «Бизнес Online» басмасы мәгълүматлары буенча, Кытай партнерлары җитештерүне оештыруга 428,7 млн сум тоткан[56][57]. 2019 елга индустриаль паркка 172 миллион сум инвестиция белән тагын алты резидент җәлеп ителгән, иллеләп яңа эш урыны булдырылган[58][59][57].

«Түбән Кама» өченче сәнәгать паркы төзелешенең беренче чираты 2019 елда төгәлләнгән, ул шәһәр читендә, Беренче үтүчеләр һәм Индустриаль урамнары киселешендә урнашкан. Сәнәгать паркынның предприятие-резидентлары үз производстволарын төзү өчен бушлай җир ала. Алар, үз чиратларында, статус алганнан соң ике ел эчендә үз объектларын инвестицияләргә һәм файдалануга тапшырырга тиеш. Старт резиденты — «Метакам» компаниясе производствога 48 миллион сум керткән. 2020 елның августында «Акыллы машиналар» сәүдә-суыткыч җиһазларын җитештерү буенча компаниянең заявкасы хуплана, аның старт инвестицияләре 1,5 миллиард сум тәшкил итә[60][61][62]. 2020 елда парк администрациясе территорияне 20дән 90 гектарга кадәр киңәйтү турында белдерде, бу тагын 20 производство урнаштырырга һәм 15000гә якын яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк[60][61][63]. 2020 елның гыйнвар-июнь айларында районның төп капиталына инвестицияләрнең гомуми күләме, бюджет акчаларын исәпкә алмыйча, якынча 35 миллиард сум тәшкил итә[44].

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбән Камада «Варяг» трамвае

Түбән Кама муниципаль районы Татарстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан. Түбән Кама Кама елгасының сул як ярында елга портыннан 2 километр, Түгәрәк Кыр (Круглое Поле) тимер юл станциясеннән көнбатышка таба 35 километрда урнашкан. Түбән Кама тимер юл белән Бөгелмә һәм Горький, Куйбышев тимер юл магистральләренә чыккан Нократ Аланы белән бәйле. Красный Ключ поселогында пассажирлар пристане, Түбән Афанас авылында Түбән Кама төзелеш индустриясе базасының йөк причалы урнашкан[64]. Түбән Камадан Казанга кадәр 237 километр.Төп автоюллар: «ЧаллыЗәйӘлмәтТүбән Кама», «ЧистайТүбән Кама», «Түбән Кама — Кызыл Чишмә», «Түбән КамаПрости», 16К-0862 «Зәй — Сухарево», 16К-0858 «Зәй — Ширәмәт», 16К-1251 «Кама АланыШирәмәт», 16К-1255 «ШирәмәтЯңа Чишмә». Түбән Камадан көньяк-көнбатышка таба 24 километр ераклыкта «Бигеш» халыкара аэропорты урнашкан[64]. Түбән Кама муниципаль районында 7 трамвай, 9 шәһәр автобусы, 10 шәһәр яны һәм 16 махсус маршрут эшли. Җәйге чорда өстәмә рәвештә 14 шәһәр яны маршруты ачыла. Трамвай элемтә челтәрләренең озынлыгы — 63,5, шәһәр эчендәге автобус маршрутларының озынлыгы — 180,2, шәһәр яны маршрутларының озынлыгы 570 километр тәшкил итә[65].

2020 елдан районда автоматлаштырылган транспорт-туристик канат юлларын эшләү буенча эш алып барыла[66].

Экология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борков дачасы
Мыеклы коңгыз

Экологлар мәгълүматлары буенча, Түбән Кама районында һаваны пычратуның 6000нән артык ноктасы урнашкан, алар күбесенчә нефть продуктларын эшкәртү белән бәйле. Әйтик, 2016 елда төбәк законы белән фенол пычратудан зыян күргән һәм сәнәгать предприятиеләренең санитар зонасында калган Алан авылы бетерелә, ә халкы күчерелә[67][68].

Галимнәр мәгълүматларына нигезләнгәндә, 2012—2015 елларда район хакимияте Түбән Каманың әйләнә-тирә мохитен саклау программасын 13 миллиард сумга тормышка ашырган, аның 98 проценты район предприятиеләреннән җыелган. 2014 — 2020 елларда «Түбән Кама Нефтехим» гына да 420дән артык экологик проектны тормышка ашыра, техник су куллануны, чимал һәм җылылык энергиясенең чагыштырма чыгымнарын, пычраткыч матдәләр чыгаруны 18,6 процентка һәм агынты суларны агызуны 2,8 процентка киметә. Компания соңгы 19 ел эчендә атмосферага зарарлы матдәләр чыгару өлешен 54 процентка киметкән [69][70][71][72].

Түбән Камада өч стационар пост тәүлегенә дүрт тапкыр һавага экологик мониторинг үткәрә. 2019 елда шәһәрнең һава чистарту корылмаларын реконструкцияләү төгәлләнә. Татарстан Экология министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, 2020 елга Түбән Камада экологик хәл тотрыклы[71]. Мәсәлән, Түбән Кама районының Прости авылында Зур совет чүплеген бетерүгә 740 миллион сум акча бүленгән. Анда булган резинотехник эшләнмәләрнең 10 процентын эшкәртүгә җибәреү планлаштырыла. Территорияне һәм якын-тирә елганы экореабилитацияләү йомгаклау этабы булып тора [73].

Түбән Камада Кама елгасында 2700 километр мәйданлы, 200 километр озынлыкта һәм 20 километр киңлектәге су саклагыч урнашкан. 1989 елда Госплан даими су дәрәҗәсен 62 метр кимәлендә билгели. 2003 елда елга үткән территорияләр — Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия Республикалары җитәкчелеге арасындагы килешүләр нигезендә, сусаклагычтағы су дәрәҗәсе 63,3-63,5 метрга кадәр күтәрелә. Бу суднолар йөрешен үстерүгә ярдәм итә [74][75][76][77].

2017 елдан Түбән Кама районының Кама Аланы поселогы территориясендә «Оазис» экопаркы төзелә. Проект дәүләт һәм республика бюджетларыннан финанслана. 2021 елда бу эшкә 40 миллион сум бүленә [78][79].

Социаль өлкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбән Камада җәмигъ мәчете

Түбән Кама районында 31 гомуми белем бирү мәктәбе һәм 24 китапханә, Мәгълүмати технологияләр һәм телекоммуникацияләр институты, Казан милли тикшеренү техник университетының Химия-технология институты, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалы, Нефть химиясе көллияте, Е. Н. Королев исемендәге политехника көллияте, медицина, педагогика һәм музыка училищесы эшли [2]. 2019 елдан районда «2019-2023 елларга Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла, программага барлыгы 33,2 миллион сум бүленгән, шуның 30,5 — республика акчалары. Хәзерге вакытта спортчылар саны 7000нән аз гына артыгырак. Программа максатында җәлеп ителешне 54,5 проценткаа арттыру каралган [80][81].

Түбән Кама районында Татарстан Республикасының иң борынгы православие храмнарының берсе — Изге Богородица Покров чиркәве урнашкан. Аны XVII гасырда Олы Афанас авылына нигез салыну белән бергә төзиләр. Чиркәүне 1930 елларда дини эзәрлекләүләр вакытында җимерәләр, 50 елдан соң җирле халык һәм меценатлар акчасына кабат торгызалар [82].

Районның үзәк мәчете — Түбән Кама җәмигъ мәчете — 1996 елда төзелә. Ул гыйбадәт залы һәм мәдәни үзәк функцияләрен башкара. Мәчет каршында Идел буе болгарлары һәм Ислам мәдәнияте һәм тарихы иҗтимагый үзәге оештырылган[83]. 2020 елга Түбән Кама мөхтәсибәтендә 23 мөселман гыйбадәтханәсе эшли[84].

Шәһәрдә комплекслы музей эшли, ә 2020 елда Түбән Кама телерадиокомпаниясенең медиахолдинг бинасында журналистика музее ачыла[85][86]. Районда татар һәм рус телләрендә җирле «Туган як» («Родной край») һәм «Нижнекамская правда» (1965 елның 1 маеннан 2008 елга кадәр «Ленинская правда» исеме астында чыга) район газеталары басыла.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Нижнекамский район. ТатЦентр. 2020-10-29 тикшерелде.
  3. 3,0 3,1 Население Республики Татарстан: численность, крупные города. statdata.ru (2020-05-24). 2020-11-04 тикшерелде.
  4. 4,0 4,1 Лотуфуллина, 2016
  5. Виктор Османов (2018-04-18). Кому принадлежит Нижнекамск: топ-50 крупнейших компаний нефтехимграда. Бизнес Online. 2020-11-04 тикшерелде.
  6. 6,0 6,1 Решение (#25) О гербе (геральдическом знаке) муниципального образования Нижнекамский муниципальный район Республики Татарстан. Геральдика.ру (2006-06-09). 2020-11-03 тикшерелде.
  7. Решение Совета муниципального образования Нижнекамский муниципальный район РТ (#26) О флаге муниципального образования Нижнекамский муниципальный район Республики Татарстан. Геральдика.ру (2006-06-09). 2020-11-03 тикшерелде.
  8. Фатима Зубарева (2016-01-27). Как зарождался Нижнекамский район. Нижнекамская правда. 2020-10-29 тикшерелде.
  9. Гапсаламов, 2013
  10. Олег Лукошин (2020-03-20). Родословная Нижнекамского района. Нижнекамская правда. 2020-10-29 тикшерелде.
  11. Нижнекамск: история и современный облик. Нижнекамская правда. 2020-11-04 тикшерелде.
  12. Н.В.Гатауллина (2020). Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан. Федеральная служба государственной статистики. 2020-11-02 тикшерелде.
  13. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
  14. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
  15. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php
  16. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  17. Административно-территориальное деление (АТД) за 2005 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелде.
  18. Административно-территориальное деление (АТД) за 2006 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелде.
  19. Административно-территориальное деление (АТД) за 2007 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелде.
  20. Республика Татарстан. База данных показателей муниципальных образований на 1 января 2008-2014 годов
  21. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2014-01-02 тикшерелде.
  22. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  23. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелде.
  24. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелде.
  25. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелде.
  26. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелде.
  27. 27,00 27,01 27,02 27,03 27,04 27,05 27,06 27,07 27,08 27,09 27,10 27,11 27,12 27,13 27,14 27,15 27,16 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелде.
  28. 28,0 28,1 28,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
  29. 2002 ел сан алу базасы
  30. http://www.tatstat.ru/VPN2010/DocLib8/%D0%BD%D0%B0%D1%86%20%D1%81%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%B2.pdf
  31. Айдара Метшина переизбрали мэром Нижнекамска. Коммерсантъ (2020-09-232). 2020-11-02 тикшерелде.
  32. В Нижнекамске назначен новый руководитель исполкома. Татар-Информ (2020-07-13). 2020-11-02 тикшерелде.
  33. Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 31-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования „Нижнекамский муниципальный район“ и муниципальных образований в его составе».
  34. Шереметьевское сельское поселение (Татарстан) > Данные не обнаружены. Возможно страница переименовывалась. Проверьте справочник
  35. Белов, 2011
  36. Главная страница официального сайта Нижнекамского района
  37. Лилия Егорова (2020-10-15). Айрат Сафин: «Развитие Нижнекамска невозможно без развития «Нижнекамскнефтехима». Реальное время. 2020-11-02 тикшерелде.
  38. Дырдонова, 2009
  39. «Нижнекамскшина» увеличила выпуск шин по сравнению с первым полугодием – 2019. Бизнес Online (2020-08-14). 2020-10-29 тикшерелде.
  40. Чистая прибыль Нижнекамсктехуглерода составила ₽21,2 млн В 2019 году. ТатЦентр.ру (2020-03-03). 2020-10-29 тикшерелде.
  41. «Проект КГПТО был очень сложным»: ТАИФ-НК меняет рулевого. Бизнес Online (2020-10-02). 2020-10-29 тикшерелде.
  42. Иванов, 2009
  43. Миннеханова, 2010
  44. 44,0 44,1 44,2 Рейтинг социально-экономического развития муниципальных районов и городских округов Республики Татарстан за январь-сентябрь 2020 года. Министерство экономики Республики Татарстан. Официальный сайт (2020-11-25). 2020-11-26 тикшерелде.
  45. Valiullina, 2018
  46. Первый в Нижнекамском районе мясозабойный цех откроется в конце года. Татар-Информ (2020-06-05). 2020-10-30 тикшерелде.
  47. В Нижнекамском районе началось строительство мясоперерабатывающего комплекса. Бизнес ONLINE (2020-05-29). 2020-10-30 тикшерелде.
  48. [https://kam.business-gazeta.ru/news/481030 Новый резидент ТОСЭР «Нижнекамск» «Умные машины» планирует инвестировать 1,6 млрд рублей]. Бизнес Online (2019-08-01). 2020-10-29 тикшерелде.
  49. {{cite web |url = https://kazanfirst.ru/articles/521387 |title = «Точки роста» Татарстана: ТОП-5 республиканских ТОСЭР |author= Ирина Егорова |date = 2020-06-22 |publisher = KazanFirst |accessdate = 2020-11-04}}
  50. У руля Нижнекамска: 15 успехов, неудач и вызовов Айдара Метшина. Бизнес Online (2020-09-21). 2020-10-30 тикшерелде.
  51. В этом году резидентами ТОСЭР «Нижнекамск» станут еще 8 компаний. Бизнес Online (2020-05-12). 2020-10-30 тикшерелде.
  52. Дарья Балабошина (2020-06-19). Как резиденты переживают кризис. РБК+. 2020-11-03 тикшерелде.
  53. Ксения Перепеченова (2019-05-30). Управляющие промпарков Татарстана попросили льготы, как у ТОСЭР Подробнее:. Татар-Информ. 2020-10-30 тикшерелде.
  54. 54,0 54,1 «УК Индустриальный парк «Камские Поляны» присоединился к ООО «Нова Ролл-стрейч». Посинформ (2020-10-26). 2020-10-30 тикшерелде.
  55. Виктор Османов, Игорь Ким (2020-10-26). Топ-300 «БИЗНЕС Online»: кому принадлежит Татарстан – 2019. Бизнес Online. 2020-10-31 тикшерелде.
  56. Луиза Игнатьева (2019-12-04). «ПОЗиС» дозрел до «китайского» листа: «Камасталь» «обернет» Haier и POZIS в свой рулон. Реальное время. 2020-10-30 тикшерелде.
  57. 57,0 57,1 Наталья Голобурдова, Влас Мысько (2020-04-03). «Мы ведь говорили, что будем создавать кластер!»: в татарстанских ТОСЭРах пополнение. Бизнес ONLINE. 2020-10-30 тикшерелде.
  58. Регина Макасина (2020-03-26). Булат Мотигуллин, «Пионер»: «В инвалидной коляске тоже можно жить – живем же головой, не ногами!». Бизнес ONLINE. 2020-10-30 тикшерелде.
  59. В Нижнекамске средняя зарплата в секторе МСП увеличится более чем на 8%. Татар-Информ (2019-04-01). 2020-10-30 тикшерелде.
  60. 60,0 60,1 Промышленный парк «Нижнекамск» набрал 90% резидентов. Татар-Информ (2019-07-13). 2020-10-30 тикшерелде.
  61. 61,0 61,1 Лилия Егорова (2020-08-24). В Нижнекамске расширят промпарк за 2,6 миллиарда. Реальное время. 2020-10-30 тикшерелде.
  62. Промышленный парк «Нижнекамск». Электронный Нижнекамск. Официальный сайт Нижнекамского муниципального района (2020). 2020-11-04 тикшерелде.
  63. Промпарк «Нижнекамск» могут пополнить 7 резидентов. Бизнес Online (2018-01-17). 2020-11-04 тикшерелде.
  64. 64,0 64,1 генплан, 2009
  65. Асхат Идиятуллин (2019-07-24). Транспортная реформа: в Нижнекамске хотят объединить вахты и городские автобусы. Бизнес Online. 2020-11-02 тикшерелде.
  66. В Татарстане утвердили перечень приоритетных инвестпроектов. РИА Новости (2020-02-20). 2020-10-30 тикшерелде.
  67. Закон Республики Татарстан от 19.11.2016 № 86-ЗРТ "Об упразднении деревни Алань Нижнекамского района Республики Татарстан и о внесении изменений в Закон Республики Татарстан «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования „Нижнекамский муниципальный район“ и муниципальных образований в его составе»
  68. В Татарстане упразднили экологически неблагополучную деревню Алань (03.11.2016).
  69. Министр экологии РТ назвал Нижнекамск «точкой напряженности». Inkazan.ru (2020-01-14). 2020-11-02 тикшерелде.
  70. Артем Сидоров: «Нижнекамский район испытывает сегодня самую большую по республике нагрузку на окружающую среду…». Бизнес Online (2012-05-03). 2020-11-02 тикшерелде.
  71. 71,0 71,1 Как «Нижнекамскнефтехим» улучшает экологический фон в регионе. Реальное время (2020-08-21). 2020-11-02 тикшерелде.
  72. Ольга Кондратьева (2020-07-22). Инвестиции в природу. Российская газета. 2020-11-02 тикшерелде.
  73. Лилия Егорова (2020-08-14). Александр Шадриков в Нижнекамске: «Мы отслеживаем качество воздуха каждые 20 минут». Реальное время. 2020-11-02 тикшерелде.
  74. Анастасия Веденеева, Полина Смертина (2020-01-21). Уровень водохранилища поднимают до правительства. Коммерсантъ. 2020-11-02 тикшерелде.
  75. Сергей Исичко (2019-11-07). Нижнекамское водохранилище: водоворот фантастических затрат и гигантских потерь. KazanFirst. 2020-11-02 тикшерелде.
  76. Сергей Исичко (2018-10-28). Сорок лет назад взрыв породил «нижнекамское море» Татарстана. KazanFirst. 2020-11-02 тикшерелде.
  77. Дмитрий Овчинников (2016-03-14). Затопленные деревни, пираньи и плохое качество воды. Топ-10 фактов о Каме. Аргументы и факты. 2020-11-02 тикшерелде.
  78. В Камских Полянах завершается строительство экопарка с прудом и скалодромом. Татар-Информ (2020-08-18). 2020-11-02 тикшерелде.
  79. Александр Комаров (2019-10-07). В Нижнекамском районе достраивают экопарк и комплекс для перевалки сельхозпродукции. Нижнекамская телерадиокомпания. 2020-11-02 тикшерелде.
  80. Жители Нижнекамска стали чаще заниматься физкультурой и спортом. Бизнес Online (2020-10-12). 2020-11-02 тикшерелде.
  81. Об утверждении государственной программы "Развитие физической культуры и спорта в Республике Татарстан на 2019 - 2023 годы". Кодекс (2020-06-12). 2020-11-02 тикшерелде.
  82. Светлана Шумкова (2017-11-20). Храму Покрова Божьей Матери в селе Большое Афанасово исполнилось 200 лет. Нижнекамская телерадиокомпания. 2020-11-02 тикшерелде.
  83. Червонная, 2008
  84. В Нижнекамском районе в один день открыли две мечети. Татар-Информ (2020-08-26). 2020-11-02 тикшерелде.
  85. Рустам Сафин (2020-11-02). В Нижнекамске открылся музей журналистики. Нижнекамская телерадиокомпания. 2020-11-02 тикшерелде.
  86. Рустам Сафин (2020-10-30). В Нижнекамске вспомнили жертв политических репрессий. Татар-Информ. 2020-11-02 тикшерелде.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2008 елның 30 декабрендәге 149-ТРЗ № Татарстан Республикасы Законы.