Галия Кайбицкая

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галия Кайбицкая latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Галия Кайбицкая
Sara Sadykova and Galiya Kaybitskaya.jpg
Туган телдә исем Галия Мотыйгулла кызы Кайбицкая
Туган 21 май 1905(1905-05-21)
Җаек шәһәре
Үлгән 16 май 1993(1993-05-16) (87 яшь)
Казан, Татарстан, Русия
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре җырчы

Галия Мотыйгулла кызы Кайбицкая — танылган җырчы, Татарстанның халык артисты.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галия Кайбицкая 1905 елның 21 маенда Җаек (Уральск) шәһәрендә мәшһүр татар мәгърифәтчесе М. Төхфәтуллин гаиләсендә туа. Гаиләнең бай традицияләре аның тормыш һәм иҗат юлын билгеләүдә зур роль уйный.

Әтисе - Мотыйгулла. Кече Кайбыч халкы ятим калган Мотыйгулланы үз исебенә мәдрәсәдә укыта, хаттә чит илдә Каһирәдә дини белем алырга мөмкинлек бирә. Кайтуышлый сеңлесе янына кереп, Җаекта (Уральск) шәһәрендә төпләнеп кала. Мотыйгулланың алдынгы карашлары, белемле булуына сокланалар һәм дин хезмәтенә димлиләр.

Галиянең әнисе Гыйззеназ утыз елдан артык ире Мотыйгулла хәлфә салган мәдрәсәдә хатын-кызлар укыта. Ул татар дөңьясында беренче булып хатын- кызлар хорын оештыра. Кечкенә Галия шул хорның танылган башкаручысына әверелә. Заманында танылган җырчы - бертуган абыйсы Камил Мотыйгый сеңлесе Галиянең бу талантын күреп мактый, аңа шул юлны дәвам иттерергә киңәш бирә. Ниһаять, 15 яшьлек Галия Жаекта 1921 елларда Әдһәм Кайбицкий һәм Хәмит Төхбәтуллиннар тарафыннан оештырылган татар театр труппасы спектакльләрендә катнаша башлый.

1923 елда Галия Татар театр техникумына укырга керә. Шул ук вакытта татар драма театрында музыкаль спектакльләрдә катнаша башлый. Тирән белемгә омтылышы аны Көнчыгыш музыка техникумына китерә. Ул елларда татар театр мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре – Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Солтан Габәши, Мирхәйдәр Фәйзи, Х. Әбҗәлилов, Ф. Ильская, Г. Болгарская һ.б. белән аралашу Г. Кайбицкаяның иҗади яктан үсүенә зур йогынты ясый.

1934 елда Г. Кайбицкая Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә укырга җибәрелә, 1939 елда ул әле яңа гына ачылган Татар опера театрының төп җырчысына әверелә, татар опера сәнгатенең үз традицияләрен булдыруда армый-талмый һәм илһамланып эшләгән кешеләрнең берсе була.

1940-50 елларда опера театры сәхнәсендә Г. Кайбицкая барлык татар опера һәм музыкаль комедияләрендә диярлек төп партияләрне, (мәсәлән, «Алтынчәч» операсында Алтынчәч, «Наёмщик»та Гөлйөзем, «Башмагым»да Сәрвәр, Галиябануны шул исемдәге операда, «Качкын»да Рәйханә, «Түләк» операсында Сусылу һ.б.) зур осталык белән башкара.

Рус һәм чит ил операларында бик тә катлаулы партияләрне башкаруы («Риголетто»да Джильда, «Травиата»да Виолетта, «Фауст»та Маргарита, «Патша кәләше»ндә Марфа, «Кар кызы»нда Кар кызы) җырчының зур таланты, осталыгы турында сөйли. Сирәк очрый торган табигый сәләте, яңгыравыклы ягымлы тавышы белән Г.Кайбицкая башкару осталыгының зур биеклекләрен яулый, тыңлаучылар арасында киң таныла.

Г. Кайбицкая 1993 елның 16 маенда вафат була.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]