«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (рус. Медаль ордена «За заслуги перед Республикой Татарстан») белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләтче­леген үстерүдәге, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдәге, икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгатьне һәм спортны үстерүдәге аерым казанышлары, җәмәгать тәртибен саклаганда, шулай ук гомерләренә куркыныч янау шартларында хәрби, гражданлык һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә батырлык һәм кыюлык күрсәткәннәре, актив җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлекләре өчен бүләкләнәләр. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнгән затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, ә бүләкләнүчеләрнең Русия Федерациясе, СССР орден­нары һәм медальләре, Татарстан Республикасы орденнары булганда, алардан соң урнаштыралар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]