Бакый Урманче премиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бакый Урманче премиясе latin yazuında])

Бакый Урманче премиясе (Бакый Урманче исемендәге премия) — Татарстанның дәүләт бүләге. Сынлы сәнгать, графика, сыннар, гамәли сәнгать өлкәсендә иҗат ителгән һәм яңалыгы, үзгә автор өслүбе, үзенчәлеге белән аерылып торучы сәнгать әсәрләре өчен 2 елга 1 мәртәбә бирелә. Беренче һөнәри татар рәссамы — сынчы Бакый Урманче (1897-1990) исемен йөртә.

Зөфәр Гыймаев2003 ел лауреаты
Абрек Абзгилдин2005 ел лауреаты

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Асия Миңнуллина2007 ел лауреаты
Виктор Аршинов2014 ел лауреаты
  • Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан 1998 елда булдырылган. Беренче мәртәбә 1999 елның 23 февралендә тапшырылган.
  • Премия баштагы елларда 4, 2005 елдан 5 номинациядә тапшырыла башлый.

Статут[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Лауреатлар исеме Б. Урманченың туган көнендә (23 февраль) атала.
  • 2 елга 1 мәртәбә «Минем Татарстаным. Минем дөньям» хәзерге заман сәнгате биенналесы (Казан) нәтиҗәләре нигез итеп алына.
  • Премия 5 номинациядә тапшырыла.
  • Һәр номинациядә намзәтләр саны 5 тән артмый.
  • Премиягә тәкъдим ителгән хезмәтләр соңгы 2 елда иҗат ителгән булырга тиеш.
  • Лауреатларга диплом, акчалата бүләк тапшырыла.
  • Акчалата бүләк 30 МРОТка (ТР буенча) тиң.

Сынлы сәнгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куелган сәнгати бурычы автор тарафыннан оста итеп ачылган, көчле ышандыру көченә ия булган, югары сыйфатта, төрле техникада һәм жанрда эшләнгән сынлы сәнгать әсәрләре, монументаль корылмалар эскизлары, сәхнә бизәү графикасы әсәрләре карауга кабул ителә.

Графика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

График әсәрләрнең (каләм, күмер, сангина, пастель, акварель, гуашь белән ясалган) төп нөсхәләре дә, төрле басмаларда (китап, матбугат һ.б.ш.) нәшер ителгән әсәрләр дә, каллиграфия әсәрләре дә карауга кабул ителә. Әсәрнең нәфислеге, сәнгать ягыннан төгәллеге, шулай ук авторның сайлаган коралының табигатен тулы ача алуы, аның ярдәмендә куелган сәнгати бурычны оста итеп чишүе бәяләнә.

Скульптура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле жанрдагы әсәрләр: мәһабәт скульптура әсәренең проекты, әзер сыннар, вак пластика, медаль сәнгате (акча, медаль һ. б.) үрнәкләре карала ала. Кулланылган материал (таш, металл, агач, керамика, сөяк, сәнгати тимер, нәфис киез, зәркан) хасиятләренең тулы файдаланылуы, терелеге югары бәяләнә.

Гамәли сәнгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бизәү сәнгатенең төрле әсәрләре: керамика, пыяла, сәнгати металл, зәркан, нәфис киездән эшләнгән, тукылган, агачтан кисеп ясалган хезмәтләр карала ала. Милли сәнгать үрнәгенә иярү, шулай ук яңалык кертү хуплана.

Сәнгать белеме (теория, тәнкыйть)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сынлы сәнгатьнең тарихы, теориясе, хәзерге торышына багышланган, замана кешесен һәм тулаем җәмгыятьне яңа мәдәни белем белән баетырдай яки сынлы сәнгать осталарының иҗат мөмкинчелеген көчәйтердәй фәннни хезмәт (хезмәтләр тупланмасы) карала ала. Сәнгать белгеченең үз ихтыяры белән эшләнгән (мәдәният оешмалары һәм фәнни-тикшеренү институтлары планына кермәгән) хезмәтләр генә карала.

Б. Урманче премиясе лауреатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Бүләкләнүче Номинация Бүләкләүнең сәбәбе
2003 Зөфәр Гыймаев сынлы сәнгать «Ак чәчәк. Хәсән Туфан» картинасы өчен
Булат Гыйльванов графика «Йосыф турында хикәят» шәлкеме өчен
Нәүфәл Адылов скульптура «сәнгатькә фидакяр хезмәт иткән өчен»
Игорь Башмаков гамәли сәнгать Казан мигъмариятына багышланган сервиз өчен[1]
2005 Абрек Абзгилдин сынлы сәнгать «Казан йолдызлары» (Бакый Урманче, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев) картинасы өчен
Надир Әлмиев
Ирина Колмогорцева
графика «Данте» шәлкеме өчен
Казанга багышланган эшләре өчен
тапшырылмый скульптура кызыксындыру премиясе буларак бирелә:
Ренат Газиев («Болгар» шәлкеме өчен)
Земфира Бикташева («Хәерле иртә, Казан!» аппликациясе өчен)
Анатолий Егоров гамәли сәнгать «Зөя» гобелены өчен
Йолдыз Нигъмәтуллина
Розалина Шаһиева
Рөстәм Шәмсутов
Лилия Саттарова
Рауза Солтанова
сәнгать белеме 16 000 сум күләмендә кызыксындыру премиясе[2][3]
2007 Рәшит Газиев сынлы сәнгать «Көзге Стамбул» шәлкеме өчен
Булат Мәрдәнов
Ирина Колмогорцева
графика «Йорт мәшәкатьләре» шәлкеме өчен
«Тарихи Казан» офортлар шәлкеме өчен
Асия Миңнуллина скульптура «Казан су ташучысы» һәйкәле өчен
тапшырылмый гамәли сәнгать тапшырылмый
Анатолий Новицкий сәнгать белеме «Бакый Урманче» альбомы өчен[4][5]
2009 Ирина Антонова сынлы сәнгать «Алма Әкияте» шәлкеме (2006-2008) өчен
Фәрит Суюров графика «Туган як табигате» рәсемнәр шәлкеме (2007-2008) өчен
тапшырылмый скульптура тапшырылмый
Илдус Гайнетдинов
Елена Ермолина
гамәли сәнгать Күн мозаикасы кулланган хезмәтләре өчен
«Икәү» (агач, киез) хезмәте өчен
тапшырылмый сәнгать белеме тапшырылмый[6]
2012 Рабис Сәләхов сынлы сәнгать «Алтынчәч», «Бәйрәмгә беленнәр», «Күзләү» картиналары өчен
Рият Мөхәммәтдинов графика «Хатын-кыз образлары» (триптих) өчен
тапшырылмый скульптура Кызыксындыру премиясе итеп бирелә:
Сәгыйдә Сираҗиева («Милли моң» триптихы өчен)
Павел Бердников («Җырчы») хезмәте өчен)
Зифа Мөхәммәтҗанова («Татар халык әкиятләре»н бизәгән өчен)
Зөфәр Низаметдинов гамәли сәнгать «Олуг улус» (Алтын Урда) композициясе өчен
Рауза Солтанова сәнгать белеме «Рифкать Вахитов» альбомы (мәкаләләр, очерклар) өчен[7]
2014 Равил Заһидуллин сынлы сәнгать «Авыл ихаталары» шәлкеме өчен
Виктор Аршинов графика Белла Әхмәдуллина шигырьләре буенча рәсемнәр шәлкеме өчен
Асия Камалетдинова скульптура «Яшь кыз» (Юная) әсәре өчен
Ирина Васильева гамәли сәнгать «Алма бакчасы» гарнитурасы өчен
Нияз Халитов
Наилә Халитова
сәнгать белеме «Урта гасырлар Казан мигъмариятында стильләр һәм формалар» китабы өчен[8][9]
2016 Александр Петров сынлы сәнгать «Балачактан» (рус. Из детства) триптихы өчен
Вера Карасёва графика «Татарстанның тарихи шәһәрләре» (рус. Исторические города Татарстана) график рәсемнәр шәлкеме өчен
Рөстәм Габбасов скульптура «Тукай әкиятләре» (рус. Сказки Тукая) скульптура композицияләре шәлкеме өчен
Рөстәм Шәмсутов гамәли сәнгать «Татар язуы тарихы» (рус. История татарской письменности) проектындагы керамик панно өчен
Ольга Улемнова сәнгать белеме, теориясе һәм тарихы, тәнкыйть «“Всадник” графиклар төркеме. 1920-1924. “Гасырлар тузанын кагып” күргәзмәсе каталогы» (рус. Графический коллектив «Всадник». 1920 – 1924. Каталог выставки «Сметая веками насевшую пыль…) хезмәте өчен[10][11][12]
2022 Әлфия Ильясова сынлы сәнгать
Диләрә Наврозова графика
Динар Сәлимов скульптура
Луиза Фәсхетдинова гамәли сәнгать
Нина Горюнова сәнгать белеме [13]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]