Рөстәм Шәмсутов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Шәмсутов latin yazuında])
Рөстәм Шәмсутов
Туган телдә исем Рөстәм Илшат улы Шәмсутов
Туган 4 июль 1965(1965-07-04) (58 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Һөнәре рәссам
Эш бирүче Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты

 Рөстәм Шәмсутов Викиҗыентыкта

Рөстәм Илшат улы Шәмсутов (4 июль 1965 ел, СССР, ТАССР, Казан) - рәссам, Сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасы һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Б. Урманче премиясе лауреаты (2005), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2014), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының өлкән укытучысы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1965 елның 4 июлендә Казан шәһәрендә туа. 1991 елда - Мәскәү архитектура институтын тәмамлаган. 1997 елда - Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультетын тәмамлый.

Күп санлы мәкаләләр һәм фәнни хезмәтләр авторы, сәнгать һәм мәдәниятне үстерү проблемалары буенча халыкара һәм Россия конференцияләрендә катнашучы, «Татар шамаилендә сүз һәм образ: үткәннән бүгенге көнгә кадәр»(2003) китабы авторы. Р. Шәмсутов, белеме буенча архитектор буларак, мәчетләрне, җәмәгать интерьерларын архитектура проектлауда һәм бизәүдә актив катнаша.

Казанда яши һәм эшли.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кол Шәриф мәчете проекты өчен архитектур конкурста 2 нче урын өчен республика премиясе (1997)

«Рухият» мәдәни фондының «Төрки дөнья» картиналары сериясе өчен республика премиясе (1998)

ТР Мәдәният министрлыгының сәнгать өлкәсендә Бакый Урманче исемендәге республика премиясе «Татар шамаилендә сүз һәм образ» (Казан, Тат кн. нәшр, 2003 - 200с) китабы өчен (2005)

Шамаиль күргәзмәсендә катнашкан өчен Алабуга музей-тыюлыгының Рәхмәт хаты (2009)

Республика каллиграфия конкурсында оештырган һәм катнашкан өчен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте дипломы (2011)

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хаты - “Нур” мәчете бизәлеше өчен (Татарстан Республикасы, Актаныш районы, 2012)

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы (2012)

Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең Рәхмәт грамотасы (2013)

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2014)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]