Татарстан Республикасының Атказанган юристы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасының Атказанган юристы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Татарстан Республикасының Атказанган юристы
I дәрәҗә
None.svg
Ил Татарстан байрагы
Төр мактаулы исем
Кем бирә Татарстан Президенты
статистика
Булдыру датасы 1984
Бүләкләүләр саны 305 кеше (1997)
Юкка чыгару датасы 1984

Татарстан Республикасының Атказанган юристы — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1984 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 305 кеше (1997).[1]

Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан дәүләт хакимияте, җирле үзидарә, прокуратура органнарында, судта, адвокатурада, уку йортларында, предприятиеләрдә, учреждениеләрдә һәм оешмаларда үз белгечлекләре буенча кимендә 10 ел эшләүче югары квалификацияле юристларга законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытудагы, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклаудагы, хокукый дәүләт төзүдәге, хокук фәнен үстерүдәге, закон актларын әзерләүдәге, законнарны пропагандалаудагы, юридик кадрлар әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]