«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале latin yazuında])

«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале (рус. Медаль «За заслуги в развитии местного самоуправления в Республике Татарстан») белән гражданнар Татарстан Республикасында җирле үзидарәне торгызудагы һәм үстерүдәге, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы, тарихи һәм башка җирле традицияләрне исәпкә алып, халык мәнфәгатьләреннән чыгып, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге аерым казанышлары өчен бүләкләнәләр. «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медаленә лаек булган затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, ә бүләкләнүчеләрнең Россия Федерациясе, СССР орденнары һәм медальләре, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен» медале булганда, алардан соң урнаштыралар.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]