Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре | |
---|---|
I дәрәҗә | |
![]() | |
Ил | ![]() |
Төр | мактаулы исем |
Кем бирә | Татарстан Президенты |
статистика | |
Булдыру датасы | 2001 |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 2001 елда булдырылган.
Татарстан Президенты тарафыннан республика халкын социаль яклау системасы органнарының, учреждениеләренең һәм предприятиеләренең халыкны социаль яклау өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче югары профессиональ хезмәткәрләренә халыкны социаль тәэмин итүне, аңа социаль булышуны (ярдәм итүне), аны социаль иминләштерүне һәм эш белән тәэмин итүне оештырудагы, мохтаҗларга хәйриянең төрле рәвешләрен һәм төрләрен үстерүдәге, халыкны социаль яклауның иң мөһим юнәлешләре буенча фәнни тикшеренүләр уздырудагы аерым казанышлары өчен бирелә.[1]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында(үле сылтама)