«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Медаль «100 лет образования Татарской Автономной Советской Социалистической Республики».png
Медаль «100 лет образования Татарской Автономной Советской Социалистической Республики» (реверс).png

«Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале («ТАССР төзелүгә 100 ел» медале, рус. Медаль «100 лет образования Татарской Автономной Советской Социалистической Республики», «100 лет образования ТАССР») — 2019 елның 25 сентябрендә Татарстанның Дәүләт Советының тарафыннан расланды. Медаль 2020 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуы белән бәйле.

Бу медаль белән Татарстан дәүләтчелеге үсешенә, социаль-икътисади потенциалны, милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга, мәдәни-рухи мирасны саклап калу һәм арттыруга зур өлеш керткән, республика абруен арттыруга тәэсир иткән, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышлары булган гражданнарны бүләкләү каралган.

Медальне күкрәкнең сул ягында йөртү, башка орден һәм медальләр булса, «Ана даны» медаленнән соң тагу тиешле.

Медаль ияләре өчен пенсиягә чыккач өстенлекләр дә каралган, алар социаль ярдәм чараларына хокуклы булачак.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]