Александр Сидякин
Александр Сидякин | |
---|---|
![]() | |
Башкортстан Башлыгы Администрациясе җитәкчесе | |
Вазыйфага керешкән 2018 елның 24 октябре | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 17 ноябрь 1977 (45 яшь) ССРБ, РСФСР, Карелия АССР, Сегежа |
Сәяси фирка | Россия пенсионерлар фиркасе→ Родина фиркасе→ Гадел Россия→ Бердәм Россия |
Балалар | улы кызы |
Белем | Тверь дәүләт университеты |
Александр Сидякин, Александр Геннадий улы Сидякин (рус. Александр Геннадьевич Сидякин, 1977 елның 17 ноябре, ССРБ, РСФСР, Карелия АССР, Сегежа) — РФ сәясәтчесе, VI—VII чакырылыш Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Дәүләт Думасы депутаты. Бердәм Россия фиркасе фракциясе әгъзасы. 2018 елның 24 октябреннән — Башкортстан Республикасы Башлыгының Администрациясе җитәкчесе. Юридик фәннәр кандидаты (2006).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1977 елның 17 ноябрендә Карелия АССР[калыпны мәкаләдән алып куярга] Сегежа шәһәрендә туган. Тверь дәүләт университетын «юриспруденция» белгечлеге буенча тәмамлаган (1999). 2006 елда Россия гадел хөкем академиясендә «Кандидатны (кандидатлар исемлеген) теркәүдән баш тарту һәм теркәүне юкка чыгару: Теория һәм практика проблемалары» дигән темага юридик фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1999—2001 елларда — «Консультант юридик хезмәте» ҖЧҖ юрисконсульты, өлкән юрисконсульты.
2001—2002 елларда — Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Дәүләт Думасы аппаратының белгеч-эксперты, сайлау законнары буенча комиссия.
2002—2003 елларда — «Свитъ» ҖЧҖ (Мәскәү) юрисконсульты.
2003—2006 елларда — «Халык ышанычлылары» компаниясенең башкаручы директоры, идарәче партнеры.
2006 елда – Башкорт дәүләт университетының дәүләт хокукы кафедрасы ассистенты, өлкән укытучысы (Уфа).
2007—2008 елларда — «Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ААҖ генераль директорының хокук мәсьәләләре буенча киңәшчесе (Уфа).
2006—2009 елларда — «Туймазы пыяла» ААҖ генераль директоры урынбасары (Туймазы, Башкортстан).
2009—2011 елларда — Россия Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе (рус. ФНПР) сәркатибе – коллектив гамәлләр һәм һөнәри берлекләр хәрәкәтен үстерү департаменты җитәкчесе.
2011 елдан — Татарстан Республикасыннан VI чакырылыш Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары.
2016—2018 елларда — VII чакырылыш Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Дәүләт Думасы депутаты.
2018 елның 24 октябреннән — Башкортстан Республикасы Башлыгының Администрациясе җитәкчесе.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2020 — 2нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен ордены» медале
- 2014 — РФ Президенты грамотасы
- 2013 — «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале һәм РФ Президентының грамотасы
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Сидякин Александр Геннадьевич. 2020 елның 12 июль көнендә архивланган. Сетевое издание «События»
- Сидякин Александр Геннадьевич. 2020 елның 11 июль көнендә архивланган. Официальный сайт Государственной Думы
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Федераль Мәҗлестә Татарстан вәкилләре | |||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Дәүләт Думасы депутатлары ![]() ![]() |
| ||||||||||||||||
Федерация Советы әгъзалары![]() ![]() |
|
- 17 ноябрь көнне туганнар
- 1977 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Сегежада туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Википедия:Актуаль булмаган Тәрҗемә ителмәгән дигән калыплы мәкаләләр
- Башкортстан сәясәтчеләре
- Татарстан сәясәтчеләре
- Тверь дәүләт университетын тәмамлаучылар
- II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр
- Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары
- Бердәм Россия фиркасе әгъзалары
- Юридик фәннәр кандидатлары