Әлинә Кабаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Әлинә Кабаева

Тулы исеме Әлинә Марат кызы Кабаева
Һөнәре спортчы (нәфис гимнастка)
Туу датасы 12 май 1983(1983-05-12) (30 яшь)
Туу җире Ташкент, Үзбәк ССР
Ватандашлыгы Русия
Милләте татар- рус
Бүләк һәм премияләре Олимпия уеннары-2004 җиңүчесе, күп тапкырлы Дөнья, Европа, Русия ярышы җиңүчесе
Сайт http://kabaeva-alina.ru/

Әлинә Марат кызы Кабаева (tat. lat. Älinä Marat qızı Qabayeva, русча Али́на Мара́товна Каба́ева) (1983, 22 май, Ташкент)— татар нәфис гимнасткасы, Русиянең танылган спортчысы, Русиянең Атказанган спорт остасы, Русиянең җәмәгать эшлеклесе, Олимпия уеннары-2004 җиңүчесе, күп тапкырлы Дөнья, Европа, Русия ярышларының җиңүчесе.

"Бердәм Русия" фиркасенең Югары Шурасының әгъзасы (2001-2005), Русиянең Җәмәгать Пулаты әгъзасы (2005-2007), 2007 елдан Дәүләт Думасы депутаты.

Әлинә Кабаева "Ватан алдында тәкъдир ителерлек хезмәт өчен" ордены (4-нче дәрәҗә) һәм Дуслык ордены белән бүләкләнгән.

Төп казанышлар[үзгәртү]

  • Олимпия уеннары-2004 җиңүчесе
  • Олимпия уеннары-2000 бронза медале иясе
  • Дөньяның ике тапкыр абсолют җиңүчесе (1999, 2003)
  • Европаның биш тапкыр абсолют җиңүчесе (1998—2000, 2002, 2004)
  • Русиянең алты тапкыр абсолют җиңүчесе (1999—2001, 2004, 2006—2007

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Әлина Кабаева Үзбәк ССР Ташкент шәһәрендә 1983 елда туган. Аның әтисе – Марат Вазыйх улы Кабаев – татар милләтеннән, профессиональ футболчы булып уйнаган, Казакъстан чемпионы (1993), хәзер Ташкентта тренер булып эшли. Әнисе – Любовь Михаил улы, рус милләтеннән, элек Үзбәкстан баскетбол җыелма такымында уйнаган, хәзер Мәскәүдә яши.

Әлинә 3,5 яшьтән нәфис гимнастика белән шөгыльләнә башлый. 12 яшьтә Әлинә әнисе белән Мәскәүгә күчә һәм Ирина Винер тренерлыгында шөгыльләнә башлый.

1995 елдан Әлинә Мәскәү шәһәрендә Ирина Винерда гимнастикага өйрәнә.

Әлинә Русия җыелма такымы өчен 1996 елдан чыгыш ясый. 2004 елда православ динендә чукына.

Җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлеге[үзгәртү]

Әлинә Татарстан Җөмһүрияте Түбән Кама шәһәреннән 2007 елда Дәүләт Думасына сайлана. Шул вакыттан Әлинә Түбән Кама шәһәрендә Балалар нәфис гимнастика фестивален оештыра. Шушы фестивальгә бөтен Русиядән яшь гимнасткалары бәйгегә килә, иң яхшылары Мәскәү финал фестивалендә катнаша.

Әлинә элек ТВда ике тапшыру алып барган.

Әлинәгә Мурат Насыров һәм «Игра слов» төркеме "Әлинә" җырларын багышлаган.

Шәхси тормыш[үзгәртү]

В. Путин һәм Әлинә Кабаева

Тикшерелмәгән чыганак буенча Әлинә Кабаева һәм Русия президенты Владимир Путин рәсмисез гаилә мөнәсәбәтләрендә торалар, аларның уртак малае һәм кызы бар [1].

Искәрмәләр[үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]