Дүсем
| Дүсем | |
|---|---|
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Ләшәү Тамак авыл җирлеге[d][1] |
| Почта индексы | 423353 |
Дүсем — Татарстан Республикасының Сарман районындагы авыл.
Географиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Дүсем Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 235 чакрым, ә район үзәге Сарманнан көньяк-көнчыгышка таба 16 чакрым ераклыкта урнашкан[2].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]XVII гасырда нигезләнгән. Беренче тапкыр бу урынга Дүсмәкәй исемле кеше утырган. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул кешенең исеме Дүсмехәммәт булган. Авылның исеме башта шул кеше исеме белән Дүсмәкәй, ә аннан соң Дүсем дип аталган. Октябрь революциясенә кадәр, барлык авыллардагы шикелле, Дүсем авылында да яхшы җирләр, урманлык һәм болыннар, хәтта таучыклар да авылның байлары кулында булган. Бу елларда Дүсем авылында барысы 100 ләп вак крестьян хуҗалыгы булган. Шулардан 50 хуҗалык бер атлы, 20 хуҗалык 2 шәр атлы, ә калган хуҗалыклар бөтенләй атсыз булганнар. Алар байларга көнлекче булып ялланып эшләгәннәр. Дүсем авылы культура ягыннан да артта була. Авылда I мәхәллә, 1 мәчет булган. Авылда 2 мулла: Сәлихҗан һәм Шәрифҗан , мөәзин Шәйдулла булган. 1916 нчы елда халык көче белән бер мәдрәсә салынган. Анда Миргарифан хәлфә укыткан. Октябрь таңы аткач, Дүсем авылының йөзен тамырдан үзгәртергә мөмкинлекләр ачыла. Авылның тышкы күренеше дә башкачага әйләнә. Дүсем авылы Ләшәү Тамак һәм Минзәләбаш авыллары арасында утырган. Бу елларда, авыл ике урамнан тора.
Беренче комсомоллар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Дүсемдә беренче комсомоллар 4әү булган. Авылда бу вакытта оешма булмаганлыктан, алар Карамалда волость комсомол оешмасына кергәннәр. Аларны укытучы Зәйнуллин Сөнгать хәзерләгән. Алар: Лотфрахманов Ширияздан, Бабиков Хисмәт, Ибатуллин Хисмәт, Гарифуллин Газиз. Шуннан соңгы елларда авылда комсомол оешмасы оеша. Комсомоллар авылда газеталар уку, совет законнарын аңлату эшләрен алып барганнар.
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Халык саны | ||||||||||||
| 1859 | 1897 | 1913 | 1920 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
| 317 | 581 | 542 | 596 | 604 | 490 | 559 | 436 | 466 | 388 | 301 | 286 | |
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 273 кеше яши[3], шул исәптән:
татарлар — 100%[3].
Күренекле кешеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
- Гамирҗан Миргаҗан улы Дәүләтшин — күренекле татар галиме, тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты.
- Фәрит Зәкиҗан улы Яхин — язучы, галим.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -11.2 °C | -11.1 °C | -5.8 °C | 4.3 °C | 13.3 °C | 18.6 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 12 °C | 4.2 °C | -5.1 °C | -10.5 °C | 3.9 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[5]
Икътисады
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Социаль тармак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Бүгенге көндә авылда 120 ләп хуҗалык исәпләнә. Дүсем төп гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, клуб, китапханә, элемтә үзәге, кибетләр эшли. Газ кертелгән, авыл эчендә юллар күтәртелгән, мәчет бар. Авылда 3 урам бар: Совет урамы, Яшьләр һәм Гадел Кутуй урамнары.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ ОКТМО
- ↑ Implementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com 2018 елның 14 август көнендә архивланган.
- ↑ 3,0 3,1 Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
